Барлык яңалыклар

ТЕЛ ЯЗМЫШЫ – ТОРМЫШ АСЫЛЫ

Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәхиятулла улы НАСЫЙПОВ 1964нче елның 16нчы мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында дөньяга килә. Филология фәннәре докторы, профессор, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире. “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы”, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, “Русия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” билгеләре, Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Спиридон Яндушның “Туган якны өйрәнү өчен” медале, “Русиянең алтын кафедрасы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 250 якын гыйльми хезмәт, шул исәптән, 5 монография, Башкортстан мәктәпләре өчен “Татар теле. 9 сыйныф” дәреслеге, “Тел теориясенә кереш” һ.б. уку әсбаплары авторы.Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы бүген республикада Русия Президенты Владимир ПУТИНның май Указлары нигезендә билгеләнгән "Фән" һәм "Мәгариф" гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Без кафедраның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында Илшат Сәхиятулла улының үзе белән әңгәмә кордык.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Сәхиятулла улы НАСЫЙПОВ 1964нче елның 16нчы мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында дөньяга килә. Филология фәннәре докторы, профессор, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире. “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы”, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, “Русия Федерациясенең югары профессиональ белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” билгеләре, Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты, Спиридон Яндушның “Туган якны өйрәнү өчен” медале, “Русиянең алтын кафедрасы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 250 якын гыйльми хезмәт, шул исәптән, 5 монография, Башкортстан мәктәпләре өчен “Татар теле. 9 сыйныф” дәреслеге, “Тел теориясенә кереш” һ.б. уку әсбаплары авторы.
– Илшат Сәхиятуллович, Сезне, беренче чиратта, галим буларак беләләр. Фәнгә кереп китү юлыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.
– Фәнгә килүем, мөгаен, мәктәп елларыннан ук башлангандыр. Укытучыларымның миңа булган ышанычы, игътибары ятим канатларыма көч бирде. Иске Күктау мәктәбе укытучыларын гел якты хисләр белән искә алам. Мәктәп директоры Рәмзә абый Ямалов миңа зур ышаныч белдерде, “Син укытучы булырга тиеш”, диде һәм РОНО мөдире Рәис Әхмәдуллин белән юллама буенча Уфага БДПИга укырга җибәрделәр. Теләгем тарих-инглиз белгечлегенә укырга керү иде. Ә анда чит телдән дә имтихан бирергә кирәк булып чыкты. Безнең мәктәптә инглиз теле укытылмау сәбәпле, документларымны кабул итмәделәр, мин кире авылыма кайтып киттем.
Шулай да укытучыларым мине укырга кертүнең икенче юлын эзләп тапты – ВЛКСМ өлкә комитеты юлламасы буенча Чиләбе педагогия институтына җибәрделәр. Анда имтиханнарны яхшы гына тапшырып кайттым. Тик, ни өчендер, Чиләбе күңелелемә ятмады. Уйланып йөргәч, әниемә бу турыда әйттем. Башкача ул шәһәргә барып тормыйча, медицина институтына укырга керү өчен Уфага юлга чыктым. Табиб булу минем балачак хыялы иде, ул мәктәп елларында ныгыды гына. Моңа әтиемнең мал табибы булуы да зур йогынты ясагандыр. Автовокзалда татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчем Инсия апа Гыйльфанова– Галиеваны очраттым. Ул миңа: “Илшат, БДУга бар, син анда бер каршылыксыз укырга керәчәксең”, – диде.
Күрәсең язмышым шул булгандыр, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, студент булып киттем. Беренче көннән бик теләп укыдым. Менә шулай уйламаган җирдән язмышым мине үз юлы белән алып китте.
Әйтүемчә, тормышта очраган укытучыларымнан бик уңдым. Танылган тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхуловта белем алу үзе генә дә нинди мәртәбә! Ул мине шул тылсымлы, сихри фән дөньясына алып керүче булды. Студент чакта ук Мәскәү, Свердловски, Алабуга, Ташкент, Уфа шәһәрләрендәге күпсанлы гыйльми конференцияләрдә катнаштым. Соңыннан фән серләрен Казанда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасында үзләштердем. Академик Мирфатыйх Зәкиев кул астында кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклау бәхете тиде. Югары дәрәҗәгә ирешүемдә институт директоры, профессор Ким Миңнуллинның өлеше зур. Татар галимнәреннән Әдһәм Тенишев, Леонид Арсланов, Флүрә Сафиуллина, Дөрия Рамазанова, Рәиф Әмиров һ.б. йогынтысы зур булды миңа. Төрки-татарларның мари, мордва һәм удмуртлар белән тел бәйләнешләрен тикшердем. Бу эштәге ярдәмнәре өчен башкортлардан Данис Тикеев, Кәрим Ишбаев, чувашлардан Виталий Радионов, Николай Егоров, удмуртлардан Иван Тараканов, мордвалардан Николай Бутыловка рәхмәтлемен. Стәрлетамакта кафедрада чувашлар белән бергә озак еллар эшләргә туры килде. Мин бу халыкның күп асыл уллары һәм кызлары белән аралаштым, аларның тырышлыгына һәм эштәге үҗәтлегенә хәйран калып, үзебезгә үрнәккә куя идем. Чын мәгънәсендә халыкларның дуслык мәктәбен шунда уздым, аның асылына төшендем, шуңа да мин моның кадерен беләм.
– Югары уку йортын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын кайда башладыгыз?
– Ул вакытларда белгечләрне махсус юллама буенча эшкә җибәрәләр иде. Мин уку нәтиҗәләре рейтингы буенча Авыргазы районын сайладым, Тукай авылын мәктәбендә укытучы булып хезмәт юлымны башладым. Тырышлыгымны күреп, тиз арада директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары итеп тә үрләттеләр. Ул мәктәптә ике ел эшләү дәверем бары тик яхшы тәэсоратлар гына калдырды. 1989нчы елдан Стәрлетамак педагогия институтындагы милли мәктәптә урыс телен укыту кафедрасына ассистент итеп чакырдылар. Шәһәр татар җәмәгатьчелеге белән берлектә 1993нче елда филология факультетында татар бүлеге ачуга ирештек һәм мин анда мөдир итеп сайландым. 1997-2012нче елларда – татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, академиянең уку эшләре һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр буенча проректоры вазыйфасын башкардым.
– Белүемчә, Сез эшләгән дәвердә кафедрага илебезнең мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен «Русиянең алтын кафедрасы» дигән дипломы бирелгән һәм Сез алтын медальгә лаек булгансыз. Шулай ук Казанда узган Бөтенрусия конкурсында татар теле кафедралары арасында иң яхшысы дип табылгансыз. Бу Сезнең эшчәнлекнең яхшы күрсәткече. Шул ук вакытта колачлы гыйльми эшчәнлек тә алып баргансыз...
– Гомумән, мин кайда һәм нинди вазыйфа башкаруыма карамастан, “йөзеп” эшләдем. Бу шулай булырга тиеш тә. Әлбәттә, кафедраның казанышларына барлык коллективның хезмәте салынган иде. Хезмәттәшләремнең таянычын тоеп эшләмәсәм, фән докторы була алыр идем микән? Фән бит ул тулысынча үзенә бирелүне таләп итә, шуңа күрә күп физик һәм ихтыяр көче сарыф ителә.
– Үз вакытында Авыргазы районы мәгариф бүлеге перспективалы укытучыны Стәрлетамакка җибәрәсе килмәгән кебек, 2012нче ел ахырында Сезне Стәрлетамактан җибәрәсе килмәүләре турында да хәбәрдарбыз.
– М. Акмулла исемендәге БДПУ җитәкчелегеннән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазыйфасына өч тапкыр чакыру алдым. Өчесендә дә баш тарттым. Чөнки Стәрлетамакны, аның халкын, эш урынымны чиксез яраттым һәм ташлап китәсем килмәде. Ни дисәң дә, бер урыннан икенчесенә күченеп китү җиңел эш түгел. Инде дүртенчегә тагы чакыру алгач, гаиләм белән киңәшләшеп, ризалашырга булдым.
– Башкала Сезне ничек каршы алды?
– Кыенлыклар турында уйламаска тырыштым. Чөнки иңнәремдә шактый зур эш тәҗрибәсе тупланган иде. Уку йорты җитәкчелеге дә ярдәм итте. Тәҗрибәле укытучылар да тупланган булгач, бурычларны да зурдан куйдылар. Шулардан – коллектив алдында уку сыйфатын, укыту-тәрбия һәм фәнни-методик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, укытучыларның академик мобильлеген яхшырту, матди-техник базаны заманча таләпләргә һәм өченче буын дәүләт стандартларына ярашлы ныгыту һәм башкалар.
– Кафедраның фәнни-методик бәйләнешләре белән дә таныштырсагыз иде.
– Барлык эшләребезне Башкорстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлектә башкарабыз. Безнең Русиянең һәм Казахстан вузларының туган тел кафедралары белән элемтәләребез ныклы. Уфа, Бәләбәй, Дәүләкән һәм Стәрлетамак шәһәрләренең татар гимназияләре нигезендә эксперименталь мәйданчыклар яшәп килде, даими рәвештә фәнни-методик семинарлар, тренинглар, ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрелеп торды. Уфаның 65 нче һәм 84 нче Татар гимназияләре педагогик практика буенча фәнни-методик база булып тора, магистратура өчен илнең төп вузлары һәм фәнни үзәкләре, «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләре, «Тулпар» журналы редакцияләре һөнәри, фәнни-педагогик һәм фәнни-тикшеренү базасы ролен үти.
– Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы «Идел-Урал буенда яшәүче халыкларның рухи һәм матди мәдәнияте» фәнни-тикшеренү темасы буенча күпкырлы эш алып бара. Бу хакта да сөйләп үтсәгез иде...
– Кафедра эшчәнлегенең төп максаты – югары белемле фәнни-педагогик кадрлар әзерләү, төбәктә туган телләр буенча фәнни тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру. Бу максатка ярашлы ул төрле фәнни конкурсларда һәм грантларда даими катнаша. Соңгы елларда гына укытучылар Русия фундаменталь тикшеренүләр фонды, Русия дәүләт фәнни фонды, Башкортстан Хөкүмәте, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына үзләренең фәнни-тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә кафедра «Габдулла Тукай һәм Башкортстан» дигән зур темага фәнни-тикшеренү эшләрен нәтиҗәле алып бара. Ул Габдулла Тукайның Уфа шәһәренә килүенә 100 ел тулуга бәйле ачылган, «Габдулла Тукай Уфада» мемориаль кабинетын җиһазлау һәм бөек татар шагыйренең иҗатын пропагандалауга, аның халыклар әдәбияты үсешенә, шул исәптән башкорт әдәбияты үсешенә әһәмиятле йогынтысын күрсәтүгә хезмәт итәчәк.
– Бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы Башкортстанда татаристика буенча әйдәп баручы фәнни-педагогик үзәк санала. Кафедра Русиянең һәм чит илләрнең бик күп уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары белән элемтә булдырган. Кайсыларын атап үтәр идегез?
– Чынлап та шулай. Безгә даими рәвештә төрле чаралар оештыру өчен ярдәм сорап та мөрәҗәгать итәләр, төрле делегацияләр килеп тора. Мәсәлән, татар мәгарифе көннәре дә бездә узды. Күптән түгел Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы башкарма комитеты рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация булды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин безнең кафедраның шәрәфле профессоры, даими рәвештә студентларга осталык дәресләре бирә. Башкортстан дәүләт университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге, Казахстанның Караганда «Болашак» университеты һәм С. Баишев исемендәге Актүбә университеты безнең белән үзара тыгыз фәнни хезмәттәшлектә торабыз. 2012нче елда Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә «Башкортстан Республикасында күптеллелек шартларында туган (татар) тел, әдәбият һәм мәдәниятнең яшәешен һәм үсешен өйрәнү» фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырылуы – кафедра үсешендә тагын бер баскыч булды. Кафедра каршында 2015нче елда шушы ук уку йортының Каюм Насыйри институтының фәнни-мәдәни үзәге эшли башлады (Әйткәндәй, мондый үзәкләр Мәскәү, С.Петербурга, Екатеринбург, Астана шәһәрләреннән соң бездә ачылды). Ул безгә республикада татар телен өйрәтүдә хәзерге заман технологияләрен кулланырга, онлайн формада бу уку йортының мәртәбәле профессорлары дәресләрен тыңларга, семинарларында катнашырга мөмкинлек бирә. Без үзебез дә аларның фәнни-методик чараларында даими катнашабыз, берләшеп башкарган эшләребез дә күп һәм уртак проектларыбыз да бар. Мин үзем, мәсәлән, соңгы биш елда бу уку йорты эшчәнлегендә чыгырылыш имтиханнары рәисе буларак та катнашам.
– Сер түгел, соңгы елларны туган телләргә карата мөнәсәбәт үзгәрде.
– Чынлап та, бүгенге көндә туган телне саклап калу мәсьәләсе көннән-көн авырлаша, ул, нигездә, укытучылар иңенә калып бара.Телне саклауның нигезе – гаиләдә булырга тиеш. Шулай ук җәмгыяттә телне үстерү өчен мохит булдыру да мөһим, дип саныйм. Безнең кафедрада килгәндә, хәлләр куркыныч түгел. Укырга керергә теләүчеләр саны арта, конкурс күрсәткечләре үсә һәм кабул итү сыйфаты яхшыра. Көндезге бүлектә бакалаврлар әзерләү программасы бигрәк тә үзенчәлекле. Без бу программага урта мәктәпне тәмамлаучыларны урыс теле һәм җәмгыять белеме буенча БДИ нигезендә, татар теле һәм әдәбияты буенча вузда инша буенча кабул итәбез. Студентларның беренче белгечлеге “Туган (татар) теле һәм әдәбияты”, ә икенче белгечлекне алар икенче курстан соң үзләре сайлап ала. Мондый мөмкинлек Русия вузларында безнең уку йортында гына бар. Мәсәлән, бүгенге студентлар я тарих, яки җәмгыять белеме, я хокук, я ОБЖ, я физик культура, хәтта информатика белгечлекләре буенча белем ала. Шулай да күпчелек студентлар я урыс теле, я инглиз теле белгечлекләрен сайлый. Шуңа күрә дә бу программа «Туган (татар) тел һәм әдәбият; сайлап алу профиле» дип атала да инде. Бу белгечлеккә абитуриентлар бик теләп һәм күпләп килә. Шуңа күрә конкурс нигезендә сайлап алу мөмкинлеге бар. Шуны да өстәп әйтер идем: безнең кафедрага мәктәп бусагасыннан әзерлек белән киләләр. Гадәттә, студентларыбыз без үткәргән олимпиада, фәнни-методик, иҗади чараларда катнашып, үз көчләрен сынаган укучылар. Алар еллар буе безнең белән бәйләнештә торалар. Читтән торып уку бүлеге дә «Туган (татар) тел һәм әдәбият” белгечлеге буенча кабул итә. Шуның өстенә бездә магистратура һәм аспирантурада укуны дәвам итү мөмкинлеге дә бар. Бу уку елында магистратурада “Полилингваль шартларда тел” программасын тәмамлап, “Төрки филология” һәм “Полилингваль шартларда туган тел һәм әдәбият” программаларын ачтык. Аларда безнең студентлар белән бергә казах студентлары күпләп белем ала. Бу үз чиратында халыкара аралашуга хезмәт итә, тугандаш халыклар белән багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирә.
– Сезнең зур иҗтимагый эшләр башкарауыгыз, Милли хәрәкәттә булуыгызны да беләбез. Журнал укучыларыбызны шул өлкәдәге эшчәнлегегез белән дә таныштырсагыз иде.
– Совет чорында халкыбызның рухи дөньясында мөһим чишелмәгән проблемалар да күп җыелган иде. Мин кайда эшләсәм дә, аларны чишү юлын эзләүдән читтә кала алмадым. Стәрлетамак татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә җитәкче буларак катнаштым. Шәһәр зыялылары белән берлектә бик күп мәсьәләләр күтәрдек, аларны чишү юлын эзләдек. Нәтиҗәдә, мәсәлән, мәктәпләрдә татар сыйныфлары һәм гимназия эшчәнлеге оештырылды, көллияттә һәм вузда татар бүлекләре ачылды. Бүген дә алар уңышлы эшләп килә. Хәзерге көндә мин – Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы.
– Тормыш юлыгыз җитди һәм кызыклы вакыйгаларга бай булган, төрле өлкәдә бик күп шәхесләр белән эшләгәнсез. Кайсыларын искә алыр идегез?
– Дөрес, күп аралашырга туры килде. Фән өлкәсендә кайбер исемнәрне атадым да инде. Һәртөрле эшчәнлек тә барыннан да элек җитәкчеләрдән тора. Аларның фатыйхасы, уңай мөнәсәбәте булмаса, әллә нәрсә башкарып булмый. Никтер миңа аяк чалучылар истә түгел, булмагандыр бәлки. Яшь чакта әрсезрәк идемме: максатка ирешүдә акыл белән, ләкин кыюрак бардым. Хәзер күбрәк тәҗрибәмә таянырга тырышам. Мин, беренче чиратта, ректорларымнан уңдым: Марс Хәмидуллин, Хәмит Баймурзин, Илгиз Кызыргулов, Раил Асадуллин белән эшләү еллары һәркайсы үзенчәлекле иде. Стәрлетамак җитәкчеләре заманында иҗтимагый эшчәнлегемдә күп ярдәм итте. Спартак Әхмәтов, Рөстәм Рәхимов, Мидхәт Хәкимов, Ягафәр Абдрәшитов, Илгиз Шәрипов, Хәниф Халиков, Марат Сәитов, Мөдәрис Шигабетдинов һ.б. җылылык белән искә алам. Алар минем ярдәмчеләрем, киңәшчеләрем булды. Катлаулы чорда иҗтимагый эшчәнлектә чын мәгънәсендә Эдуард Хәмитов мәктәбен уздым. Шулай ук Риза Магазов, Кәрим Яушев, Алик Локманов, Заһир Хәкимов һ.б. эшләү нәтиҗәле. Бүгенге көндә Римма Үтәшева, Флүзә Назаргулова, Нәфисә Акчурина, Зәлия Ахунова кебек асыл хатын-кызларыбызга сокланмый мөмкин түгел. Алар милләтебез киләчәгенә өмет уята. Аңлашыла ки, мин милләтебезнең бик күп тарихи шәхесләре, артистлары, рәссамнары белән дуслыктамын.
– Илшат Сәхиятуллович, халкыбыз, туган телебез – татар телен саклар өчен бик күп эшләр башкарасыз. Киләчәккә булган хыялларыгыз?
– Минем төп хыялым – гаиләмдә көн дә оныкларым белән туган телемдә сөйләшү. Тормыш иптәшем Әдилә белән икебезгә Айгөл кызым белән киявем Рөстәм оныклар сөю бәхетен бүләк итте. Кәмәл белән Әскәр, чын мәгънәсендә, тормышыбызның яме, асылы.
Зөһрә ГАЛИЕВА әңгәмәләште.
Читайте нас: