Барлык яңалыклар

“Эшкуарлык сәгате” файдалы башлангычларны саный

“Эшкуарлык сәгате” файдалы башлангычларны саный
Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты тормышка ашырыла. Аларның һәркайсының үз бюджеты бар.
Дәүләт проектының “Кече, урта һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм итү” юнәлешендә “Эшкуарлык сәгатьләре” дигән чаралар уза.
Шушы көннәрдә Ярмәкәй районында биш проект тикшерелде. “Башкортстанның Төньяк Нива”сы проекты 2800 баш савым сыерына исәпләнгән комплекс төзүне күз уңында тота. Ул 100 кешегә эш урыннары булдырачак. Проект узган елда тормышка ашырыла башлаган иде.
Маретта Оганесянның “Сыр ихатасы” һәм Гөлназ Шәфыйгуллинаның “Шават” ширкәте авыл хуҗалыгы кооперативлары оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Күмәк фермерлар хуҗалыгы җитәкчесе Рәфис Исламов чәчүлек җирләрне зурайту өчен иген саклау урыннарын хәл итү мәсьәләсен күтәрде.
Бу һәм калган бар проектлар да контрольгә алынды.
“Эшкуарлык сәгатьләре” чараларында республикада барлыгы 57 миллиард сумлык 542 инвестиция проекты каралды. Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт идарәсенең матбугат үзәге башы Диләрә Рәхимова сүзләренә караганда, бүгенге көнгә барлыгы 30 мәйданда инвестиция проектлары тикшерелгән.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: