Барлык яңалыклар

“ГОМЕР БУЕ МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТТЕМ”

Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов 1937нче елның 22нче сентябрендә Башкортстанның Борай районы Яңа Кизгән авылында дөньяга килә. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре. 120дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән, 11 монография авторы. “Халыклар дуслыгы”, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары, 15кә якын медаль белән бүләкләнгән. 1983-2005 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының ректоры. 2005-2008 елларда Русия Дәүләт думасы депутаты. Соңыннан педагогия университетында ректор киңәшчесе булып эшли. Яше өлкән булуга карамастан, ул әле дә Русия Президенты Владимир Путинның май Указлары нигезендә гамәлгә кергән “Фән” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга үз өлешен кертә. Шул уңайдан без Эдуард ага белән кызыклы әңгәмә кордык.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Шәйхулла улы Хәмитов 1937нче елның 22нче сентябрендә Башкортстанның Борай районы Яңа Кизгән авылында дөньяга килә. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре. 120дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән, 11 монография авторы. “Халыклар дуслыгы”, “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары, 15кә якын медаль белән бүләкләнгән. 1983-2005 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының ректоры. 2005-2008 елларда Русия Дәүләт думасы депутаты. Соңыннан педагогия университетында ректор киңәшчесе булып эшли. Яше өлкән булуга карамастан, ул әле дә Русия Президенты Владимир Путинның май Указлары нигезендә гамәлгә кергән “Фән” һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруга үз өлешен кертә. Шул уңайдан без Эдуард ага белән кызыклы әңгәмә кордык.
– Республика халкы Сезне, беренче чиратта, зур галим буларак белә. Фәнгә кереп китү тарихыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.
– Монда әтиемнең роле зур. Ул – һөнәре буенча математик, 1936нчы елда Укытучылар әзерләү институтын тәмамлаган. Шуннан соң аны Борай районы Яңа Кизгән авылына мәктәп директоры итеп җибәргәннәр. Шунда башлангыч сыйныфларда укытучы Нурия исемле кыз белән танышкан. Өйләнешкәннәр. Озакламый мин туганмын.
Булачак профессиямне балачактан ук сайладым. Укытучы эшенең бөтен авырлыгын, нечкәлекләрен кечкенәдән үк күреп-татып үстем. Югары сыйныфларда укыганда, әтием кечерәк сыйныфларда укучыларның контроль эшләрен тикшерү өчен миңа бирә иде. Мәктәптә дә кеше чишә алмаган математик мәсьәләләрне, тактага чыгып, үзем эшләп күрсәтә идем. Алтын медальле аттестат алырга бер генә “дүртлем” артыграк булып чыкты.
Дөрес, башка яшьтәш малайлар кебек үк, мин дә кечкенә чакта авиатор булырга хыялана идем. Ләкин, көтмәгәндә, аягымны сындырдым. Дөрес төзәлмәде. Бу минем хыялларыма чик куйды.
1954нче елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Ул вакытта мәктәпләрдә югары белемле укытучылар җитешми иде. Шунлыктан, ул вакыттагы БАССР Мәгариф министрының махсус күрсәтмәсе белән, безне бер елга алдан, 1958нче елның март аенда ук, V курс өчен дәүләт имтиханнарын тапшыртып, чыгарып җибәрделәр. Мин кызыл дипломга лаек булдым.Ул вакытта белгечләрне ректор махсус юллама буенча эшкә җибәрә иде. Мине Сибай шәһәренә тәгаенләделәр. Әти ул чорда Нуриман районына күченгән иде. Аның янына кайтып, тыныч кына көз җитүен көтеп ятам. Август азагы җитүгә, көтмәгәндә, Бөре пединститутына кабат чакыртып алдылар. “Яхшы студент булды, сиңа фән юлыннан китәргә кирәк”, – дип, физика кафедрасында ассистент итеп эшкә калдырдылар.Бераз вакыт үткәч, Куйбышев (хәзерге Самара) дәүләт педагогия институтының аспирантурасына укырга кердем. Кандидатлык диссертациясен якладым. 1964-1966нчы елларда шунда ук өлкән укытучы, доцент булып эшләдем. 1966нчы елда физика-математика факультетының деканы итеп сайландым. Әйткәндәй, мин СССРда сайлау юлы белән вазыйфага килгән беренче декан булдым. Моңа кадәр аларны билгеләп кенә куя торган булганнар.Ләкин халык юкка гына: “Торган җирдән туган җир яхшы”, – дип әйтми шул. Җирсү хисе биләп алды. Сагынуыма чыдый алмыйча, Башкортстанга кайтырга булдым. Ул вакытта республикада гыйльми кадрларга кытлык иде. Бер генә сан китерәм: 1960нчы елларда БАССРда барлыгы 9 профессор бар иде. Шуларның 8е – медицина институтында, берсе нефть институтында эшли. Ә Куйбышев шәһәренең мин эшләгән педагогия институтында гына да – 32 фән докторы, профессор! Шулай итеп, 1966нчы елда Уфага кайтып төштем. Нефть институтына физика кафедрасы мөдире итеп эшкә чакырдылар. Анда өч еллап хезмәт куйдым.1967нче елда Башкортстан дәүләт педагогия институты ачылды. Төгәл бер ел үткәч, анда физика укытыла башлады. 1969нчы елда обком күрсәтмәсе белән мине шунда эшкә күчерделәр. Башта – физика кафедрасы мөдире, аннары – факультет деканы, ә 1972-1983нче елларда БДПИның уку-укыту эшләре буенча проректоры булып эшләдем. 1983-2005нче елларда бу уку йортының ректоры вазыйфасын биләдем.Мактанып әйтмим, шушы вакыт аралыгында институтны 50000 чамасы студент тәмамлаган. Мин аларның һәркайсын йөзгә таный идем. Шуның аркасында хәтта кайбер мәрәкәле хәлләр дә килеп чыккалады. Өйгә кайтыр юлым Уфаның Пушкин һәм Гоголь урамнары чатыннан үтә. Шул почмакта сыраханә урнашкан. Анда һәрчак чират, кайчак БДПИда укучы егетләр дә “сыйланып” чыгалар. Шуларның берәрсенең чиратта торуын күрсәм (йөз-кыяфәтләрен таныйм бит инде!), артларына киләм дә басам. Оялып, чыгып китәргә мәҗбүр була теге мескеннәр. Бер уйласаң, педагогик тәрбиянең бер алымы булган инде бу.
– Сезнең озак вакыт милли хәрәкәттә булуыгыз, 1998-2005нче елларда Башкортстан татарлары конгрессын җитәкләвегезне дә яхшы беләбез. Республикада яшәүче милләттәшләребезнең рухи тормышы өчен әһәмиятле карарлар да шул елларда кабул ителде... Ул чор нинди сыйфатлары белән хәтерегезгә кереп калган?
– Җәмәгать эшләренә керешүем 1972-1973нче елларга, БДПИ проректоры булып эшләү дәверемә туры килде. Бу чорда мин Уфа шәһәр советының ике чакырылышына депутат итеп сайландым. Фән һәм яшьләр эшләре буенча комиссиядә эшләдем. Бик күп проблемаларны хәл итәргә туры килде. Башкортстан Югары советының 12нче чакырылышына сайланып, Мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре буенча комитетны җитәкләдем.
Гомер буе туган халкыма, милләтемә хезмәт иттем. Күңелемдә татарлык хисе балачактан ук яши иде. Шул уңайдан хәтеремә бер вакыйга килеп төште. 1960нчы еллар башы... Без инде Борайда яшибез. Әти – РОНО мөдире. Ул чорда Борай урта мәктәбендә өч унынчы сыйныф бар иде: икесе – татарча, берсе урысча укый. Бөтен эреле-ваклы түрә баласы урыс сыйныфында белем ала. Шулчак әти: “Улым, татар сыйныфына барасыңмы, әллә урысныкынамы?” – дип сорады. Минем инде егет корына кергән чак, татарча шигырьләр дә сызгалаштырам, шуңа күрә һич икеләнмичә: “Татарныкына!” – дип җавапладым.
1980нче елларда халкыбызның чишелмәгән рухи проблемалары хәттин ашкан иде. Без, зыялылар, бергә җыелып, аларны чишү юллары турында сөйләшәбез, һәркем бу эшкә кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Шулай итеп, милли хәрәкәткә дә кереп киттем.
1998нче елда Башкортстан татарлары конгрессының I съезды үтте. шунда мине оешманың рәисе итеп сайлап куйдылар. Миңа ышанып бетмәгән кайберәүләрнең: “Ә син татарча сүләшә беләсеңме соң? – дип сораганнары да булды. “Мин сүләшә белмим, сөйләшә беләм!” – дип җавапладым аларга. Оялып, тын калдылар...
Бу авыр йөкне җиде ел буена тарттым. Конгресс җитәкчелеге татар җәмәгать оешмалары һәм хөкүмәт арасындагы арадашчы, үзенә күрә бер буфер ролен үти иде. Популистик өндәү-чакыруларга бирешмичә, салкын акыл белән шактый күп эшләрне башкарып чыга алдык. Мәсәлән, “Нур” театрының төзелешен дәүләт тарафыннан финанслау, мәктәп өчен татар теле дәреслекләрен республикада нәшер итә башлау шундыйлардан булды.
Шулай да минем өчен иң әһәмиятлесе – БДПИда татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачу булды. 50 кешелек ике төркемнең берсе татар һәм урыс тел-әдәбияты буенча махсуслашса, икенчесе татар һәм чит телләр укытучыларын әзерли башлады. Анысы аеруча мөһим, чөнки авыл мәктәпләрендә чит телләрне укыту шактый түбән дәрәҗәдә булып, белгечләр җитешми иде. Шунлыктан авыл балалары югары уку йортларының чит телләр факультетларына керә алмады. Аларның урыннарын махсуслашкан шәһәр мәктәпләрендә белем алган балалар ала иде. Ике профильле татар-инглиз, татар-немец, татар-француз төркемнәрен ачу бу гаделсезлеккә чик куйды.
– Мәгариф турында сүз чыккач, үземне борчыган бер сорауны бирмичә кала алмыйм. Соңгы дистә елда уку-укыту системасы зур үзгәрешләр кичерде. Аларның иң күп бәхәс тудырганы – урта мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханнары кертелү булгандыр, мөгаен. Гомерен педагогик хезмәткә багышлап, Русия Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитетында хезмәт куйган, бу өлкәгә кагылган берничә законның авторы яки автордашы сыйфатында чыгыш ясаган шәхес буларак, Сезнең мәктәп системасындагы үзгәрешләргә мөнәсәбәтегезне ишетәсе килә.
– Минем фикеремчә, ил алдында бүген ике төп мәсьәлә тора. Аларның беренчесе икътисад үсешенә кагыла. Турысын әйтик, ничек кенә үзебезне тынычландырмыйк, икътисад торышы канәгатьләнерлек түгел. Өр-яңа концептуаль үсеш юлларын эзләү һәм табу кирәк.
Икенче зур мәсьәлә яшь буынны тәрбияләүгә кагыла. Җәмгыять егет һәм кызларыбызны илнең рухи һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә тиеш. Мин бу өлкәне махсус анализлап барам. Мондый үрнәк булып бүген кемнәр хезмәт итә соң? Үз кызыннан да яшьрәк егеткә кияүгә чыккан “примадонналар”, биш ир аерган гламур хатын-кызлар, тагын әллә кемнәр. Арада бер генә хезмәт кешесе дә юк. Нәтиҗәдә яшь буынның аңында “уңышлы булыйм дисәң, биш тапкыр өйләнергә, кәеф-сафа корып кына яшәргә кирәк” дигән ялган караш туа. Бу бик аяныч, әлбәттә.
“Үзгәртеп кору”лардан соң, СССР таркалгач, мәктәпләр өстеннән тәрбия функцияләрен бөтенләй алып ташладылар. Имеш, мәктәп бары тик теге яки бу фәнне укытырга гына тиеш, ә тәрбия эше тулаем гаилә, ата-ана өстендә. Бу – хата караш. Мәгариф – ул белем бирү белән тәрбия эшенең табигый синтезы.
Соңгы елларда тәрбия эшен дини яссылыкка күчерү бара. Телевизордан поплар, сирәгрәк булса да муллалар чыгыш ясый. Мин диннең тәрбияви әһәмиятен аңлыйм. Ләкин ул халыкны тәрбияли торган бердәнбер корал түгел бит! Атеистларга да сүз бирергә кирәк. Конституция нигезендә Русиядә вөҗдан иреге игълан ителгән, шул ук вакытта дин дәүләттән аерылган. Бүген исә дин дәүләт идеологиясе коралына әверелеп бара. “Барысы да Аллаһ кулында, алма пеш, авызга килеп төш” дип, берни дә эшләмичә, икътисадны үстерүдә, үз хәлен яхшыртуда ярдәмне Күкләрдән көтеп ятучылар артык күбәеп китте. Моның белән шулай ук килешеп бетеп булмый. Дини тәрбия гомум тәрбия процессын алыштырырга тиеш түгел, ул башка тәрбияви институтлар, алымнар белән бергә эшләргә тиеш, минемчә.
БДИ системасын кертүгә мин теш-тырнагым белән каршы булдым. Аны башта аны тулаем тест рәвешендә керттеләр. Права алганда юл кагыйдәләреннән сынау тапшыргандагы кебек. Иң надан кеше дә дүрт вариант җавапның берсенә төртеп 25-30 балл җыя ала иде. Укучының иҗади фантазиясен күзаллау, сөйләү, язу осталыгын сынау турында биредә сүз дә булырга мөмкин түгел. Шөкер, ниһаять, моны аңлап алып, БДИ үткәрү методикасында үзгәрешләр башланды, алар тулаем тест рәвешендә үткәрелүдән туктады. АКШта да, Көнбатыш Европада да берничә тапкыр булырга туры килде. Анда бу системадан инде күптән баш тартканнар. Ә без исә кабат шул бер үк тырмага басабыз.
БДИ нәтиҗәләре нигезендә генә вузларга кабул итүне дә дөрес эш дип санамыйм. Бер гыйбрәтле вакыйга турында да сөйләп үтим. БДИ системасы кергән генә елларда Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында диктант яздыралар. Студентларның барысы да диярлек урыс теленнән БДИны 100 баллга тапшырып, зур конкурс үтеп укырга кергән яшьләр. Нәтиҗәләр нинди булган, дип сорыйсызмы? Берничә дистә студенттан бары тик өч кеше генә диктантны “өчле”гә яза, калганнары һәммәсе дә “икеле” алалар. Аларның нинди юл белән урыс теленнән БДИны 100 баллга тапшыруын үзегез чамалыйсыздыр инде, шәт. Нәтиҗәдә, МДУ җитәкчеләре абитуриентлар кабул иткәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәп, уку йортының эчке имтиханнарын да үткәрүгә күчте.
Тагын шунысы ачуга тия: бездә БДИ нәтиҗәләренә нигезләнеп, гади авыл баласы да илнең иң дәрәҗәле Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына керә ала, дип шапырынырга яраталар. Ләкин гади крестьян баласының ата-анасы аны дистәләрчә мең сум чыгым сораган зур шәһәргә җибәрә аламы-юкмы, акчасы бармы-юкмы – бу турыда уйлаган кеше күренми. Ә бит бу – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Аннары, хәтта ул бала дәрәҗәле вузда уку алдынгысы булып танылып, яхшы белем алып чыккан очракта да, аның илебездә калуы икеле. Чит ил оешмалары андыйларга чират торалар, һәм күпләр, “озын” акчага алданып, Ватаныбызны ташлап китә, “ярлы” АКШ кебек илләргә эшкә урнаша, шунда төпләнә. Моңа чик куярга вакыт. Чит илгә китәргә уйлагансың икән, сине укытуга сарыф ителгән акчаны бюджетка кире кайтар, яисә сине кабул иткән дәүләт кире кайтарсын. Шунсыз булмый.
Гомумән, җирле хакимиятләр талантлы балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, аларның үсеше өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш.
– Бу хакта сөйләгәндә, югары уку йортлары системасындагы үзгәрешләргә, аларның биш еллык специалитеттан баш тартып, ике дәрәҗәле уку-укыту системасына – бакалаврлар һәм магистрлар әзерләүгә күчү мәсьәләсенә дә кагылмыйча мөмкин түгел...
– Бу – бик авырткан мәсьәлә. Бәлки әлеге система аерым өлкәләрдә үз-үзен аклыйдыр да. Бәлки... Ләкин педагоглар әзерләүдә аның зыяны гына бар. Дүрт ел укып, бакалавр квалификациясен алып чыккан педагог ни укытасы предметын, ни укыту методикасын юньләп үзләштермәгән була. Андыйлар мәктәпкә килгәч, нишләргә белми. Минем карашка, укытучылар әзерләүнең иң нәтиҗәле һәм үтемле формасы – биш еллык специалитет. Ул вакыт тарафыннан сыналу үткән.
Уйлап карагыз, кайсыгызның гына дүрт ел укып, бакалавр дәрәҗәсен алган табибта дәваланасы килер икән? Ә бит укытучы да шундый ук табиб. Ул – җан табибы, баланы шәхес итеп тәрбияләүче зат. Дөрес, хөкүмәтебез сүздә укытучы хезмәтенең әһәмиятен таныса да, мәгариф системасындагы хезмәт хаклары иң түбәннәрдән булып кала.
Мин бер әйберне беләм: булачак укытучыларны яшьтән әзерләргә кирәк. Бу өлкәдә педагогия училищеларының әһәмияте бик зур. Алардан килгән студентларыбыз мәгарифнең элитар катламын тәшкил итә. Алар теорияне практика белән бәйли, алган белемнәрен тормышта файдалана белә. Ләкин мондый уку йортларының саны шулай ук елдан-ел кими бара.
Быел мәгариф системасында бик кызыклы бер үзгәреш күзгә ташланды. IX сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты, мәктәптән китеп, урта махсус белем бирүче уку йортларына – колледжларга, училищеларга, техникумнарга укырга керде. Былтыр бу сан 30 процентка да тулмый иде. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Яшь кеше дүрт яки алты ел вузда укып, бакалавр яисә магистр дипломын алып чыга, ләкин эш таба алмый. Ә училище яки техникум тәмамлаучылар өчен һәрвакыт эш бар.
Аннары, 1990нчы елларда, лицензия алып, диплом тарату эшенә керешкән коммерция вузлары яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләрдәй таралып китте. Яшьләр аларда “укып”, диплом алып чыктылар да эш урыннарына дәгъва итә башладылар. Теге яки бу белгечлек буенча тәкъдим ителгән белгечләр саны икътисади ихтыяҗдан артып китте, ясалма ажиотаж туды. Шөкер, соңгы елларда дәүләт моны аңлап, шактый гына коммерция вузларының лицензияләрен тартып алса да, 1990нчы елларның шаукымы әле дә сизелә.
– Тормышыгызда хәтергә иң нык уелып калган вакыйга нинди булды?
– Алар күп инде. Шулай да җелеккә иң үткәне – 1983нче елда БДПИ ректоры булып тәгаенләнү булгандыр. Элекке җитәкчебез, легендар шәхес Рөстәм Кузеев хаклы ялга чыккач, аңа алмаш әзерләү мәсьәләсе килеп туды. Дәгъвачылар арасында мин дә бар, чөнки ул вакытта проректор – ректор урынбасары булып эшли идем. Башта обкомга чакырттылар. Беренче секретарь М.З. Шакиров ике сәгатьләп сөйләшеп утырды, соңыннан, берни дә әйтмичә, чыгарып җибәрде.
Бер атналап вакыт үткәч, обкомнан шылтыраттылар. Мине ректор итеп билгеләү турында фәрман чыккан икән. Тик аны раслату өчен Мәскәүгә барырга кирәк. Башкалада әлеге кәгазьне башта РСФСРның Халык мәгарифе министрлыгында, аннары СССР Мәгариф министрлыгында, соңыннан КПСС Үзәк Комитетының фән, пропаганда бүлекләрендә раслаттым. Ә иң соңгы имзаны янә КПССның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре М.З. Шакиров куйды.
Ректор вазыйфасына раслану өчен миңа 17(!) инстанция аша үтәргә туры килде. Ул вакытта җаваплы вазыйфага тәгаенләнәсе кешеләрне шулай иләк аша, энә күзеннән үткәрәләр иде шул.
– Әңгәмәбезнең ахырында гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.
– Тормыш иптәшем Мария Бөре педагогия институтын тәмамлап, гомер буе нефть сәнәгатендә эшләде. Аның исеменә карап, марҗага өйләнгән икән бу, дип аптырамагыз. Мария – саф татар кызы. Совет чорында шундый интернациональ, милләтсез исемнәр бирү модада иде. Мин дә Эдуард атлы бит.
Бергәләп ике кыз үстердек. Алар да үзем кебек фән юлыннан киттеләр. Өлкәне Эльза – педагогия фәннәре докторы, профессор, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның рәсем сәнгате кафедрасы мөдире. Кечесе Әлфия – медицина фәннәре кандидаты, БДМУ доценты. Ике оныкабыз үсеп җитте.
– Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Эдуард ага!
Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: