Турысын әйтик, мондый хәл – үзе үк аптырарлык. Чөнки Советлар Союзы таркалгач, илдә гыйльми өлкә хәерче хәлендә калды. Аңа нефть “энә”се күзлегеннән генә, әрәмтамакка караган кебек мөнәсәбәт хакимлек итте. Янәсе, фән нәрсәгә кирәк, фәнни эшкәртмәләрнең ил икътисадына бер хәҗәте дә юк бит, алардан башка да “кара алтын”, газ, файдалы казылмаларны сатып бер илле ел бер кайгысыз яшәп була. Менә шушы кулланучылар “фәлсәфәсе” аркасында, илебез гыйлем үсеше ягыннан Африка дәүләтләре дәрәҗәсендә калды.
Хәзер инде җитәкчелек фән өлкәсендә яңа технологик сикереш кирәклеген ачык аңлый. Чөнки алга киткән илләрдә фән иң кирәкле өлкәләрдән исәпләнә. Мәсәлән, Җир шарында гыйльми өлкәгә юнәлтелгән чыгымнарның 26 проценты АКШныкы. Аның икътисади көченнән дә әлегә безгә көнләшергә генә кала. Шуңа да “Фән” гомумдәүләт проекты үз алдына өч амбициоз максат куя. Беренчесе – 2024 елга Русия үзе өчен өстенлекле өлкәләрдә фәнни яктан иң нык үсешкән биш дәүләт исемлегенә тиеш; икенчесе – Русиядә фән белән шөгыльләнү үз галимнәребез өчен дә, читтән чакырылучылар өчен дә мәртәбәле эшкә әверелергә тиеш; өченчесе – моның өчен фәнгә тотылган чыгымнар бермә-бер артырга тиеш. Шул очракта гына Русия фәнни өлкәдә үсешкән дәүләтләр белән конкурентлыкка керергә мөмкин.