Барлык яңалыклар

Иң оста курайчы кем?

"Лада-Гранта" Сибайга китте!#Национальныепроекты#Нацпроекты#Региональныепроекты#ВладимирПутин

18-19 майда Башкортстанның иң көнбатыш шәһәре ‒ Октябрьскига барлык республикадан 324 курайчы җыелды. Республиканың 100 еллыгы уңаеннан оештырылган ярышның төп бүләге дә мулдан иде ‒ "Лада-Гранта" автомобиле. Һәм ул Сибай шәһәренә юлланды: Мөхәммәт Түләбаев җитәкчелегендәге жюри иң оста курайчы итеп Шамил Кусямишевны таныды.
16 яшькә кадәр курайчылар ансамбльләре номинациясендә 1нче урында ‒ "Аманат" ансамбле (Благовещен шәһәре).
12 яшькә кадәр курайчылар арасында ‒ Хәким Гыйльманов (Уфа шәһәре).
12-16 яшьлек курайчылар арасында ‒ Радмир Гомәров (Туймазы).
16 яшьтән өлкән курайчылар арасында ‒ Айрат Карасов (Уфа), Динар Абдуллин (Стәрлетамак).
Иң өлкән курайчы ‒ Баймак районыннан 69 яшьлек Сабирҗан Байназаров.
Иң кече катнашучы Благовещен шәһәреннән Рамазан Галиәскаровка 8 яшь.
Конкурсны ябу тантанасында республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлау хатын укып ишеттерде.
Әлеге конкурс "Башкортстан Республикасы курайчылар берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә куелды. Һәм ул Русия Президенты Владимир Путинның май указларын гамәлгә ашыру максатында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында, аның "Русия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә русия гражданлык тәңгәллеген ныгытуга юнәлтелгән иҗади проектларга ярдәм итү" юнәлешендә тормышка ашырылды.
Д. Булатова.
Фото: http://www.bashinform.ru/news.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: