Барлык яңалыклар

ВЛАДИМИР ПУТИН МЕГАГРАНТ АЛУЧЫ ЯШЬ ГАЛИМНӘР БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Әлеге грантлар “Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә Русия Президентының май указларына ярашлы тапшырыла. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Әлеге грантлар “Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә Русия Президентының май указларына ярашлы тапшырыла.
Гомумдәүләт проекты нигезендә соңгы ике ел эчендә Русиядә 80нән артык яңа гыйльми лаборатория ачылган. Аларның гомум саны бүгенгә 286га җиткән. Иң мөһиме шул: мондый үзәкләр бүген элекке кебек Мәскәү һәм Петербургта гына түгел, илнең Түбән Новгород, Пермь, Тюмень, Екатеринбург, Ростов, Саратов, Иркутск, Красноярск, Севастополь кебек төбәк калаларында да төзелде. Бу хакта Владимир ПУТИН дәүләт грантларына лаек булган яшь галимнәр белән очрашуда белдерде.
– Безнең фән яшьрәк, көндәшлеккә сәләтлерәк була бара. Асылда, Русиянең яңа фәнни географиясе оешып килә: көчле фәнни мәктәпләр Мәскәү белән Петербургта гына түгел, башка шәһәрләрдә дә актив үсешә. Хезмәткәрләрнең 60 процентына якынына 39 яшь тә тулмаган, – диде Президент.
Ул ил төбәкләрендә фәнни потенциалны ныгыту һәм галимнәргә заманча эш шартлары тудыру дәвам ителәчәген белдерде. Фәнни учреждениеләрнең һәм вузларның приборлар базасы яңартыла башлаган да инде. Шулай ук, ирекле, нәтиҗәле фәнни иҗат бюрократик киртәләрне бетерүне күздә тота.
- Финанслау белән проблема булмаячак, - диде Владимир Путин. - Чыганаклар бар. Ләкин тикшеренүләр кызыклы, максатка ярашлы булырга, аларның нәтиҗәләре үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырырга тиеш.
Башкортстанда да фәнгә яшьләрне җәлеп итү буенча зур эш җәелдерелде. Мәсәлән, 2018 елда фәнни оешмаларда эшләүчеләрнең 55,6 процентын 39 яшькә кадәргеләр тәшкил иткән. Быел бу күрсәткечне 56 процентка җиткерү күз уңында тотыла. 2020 елда ул – 56,1, 2021 елда – 56,2, 2024 елда – 56,5 процентка җитәргә тиеш. Аларның халыкара фәнни журналларда нәшер ителгән тикшеренү нәтиҗәләре Башкортстан фәненең данын күтәрергә тиеш.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: