Барлык яңалыклар

Юбилей һәм бәлеш

Юбилей һәм бәлеш
16-17 май “Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасына 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Ул Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указына ярашлы, “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды
Чарада катнашучы кунаклар Башкортстан башкаласына 16 май килде. Кунакханәгә урнашканнан соң аларга Уфа буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар Габдулла Тукай, Салават Юлаев һәйкәлләренә һәм Дуслык монументына чәчәкләр салды.
17 май чара пленар утырыш белән башланды. Пленар утырыш Башкортстан башлыгы хакимиятенең иҗтимагый-сәяси идарәсе башлыгы Урал Килсенбаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Башкортстан халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллинаның котлау чыгышы белән ачылды. Аннан соң федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Русия дәүләт думасы депутаты, Милләт эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул федераль татар милли-мәдәни мөхтәриятенең Русиядә иң зур оешма – аның 39 бүлекчәсе булуын әйтте. Башкарылган һәм алда торган эшләр турында сөйләде.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева чыгышында башкарылган кайбер зур эшләрне атап үтте һәм оешма эшендә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Аннан соң бүләкләү чарасы узды.
Пленар утырыш оешманың тарихы һәм бүгенге эшчәнлеге турында фильм карау белән тәмамланды.
Аннан соң бәйрәм чаралары Бүздәк районында дәвам итте. Кунаклар башта Таулар авылы халкының рухи-мәдәни тормышы, милли мәктәп белән танышты, аннан район үзәгендә “Бәлешфест” дип аталган милли ризык фестивалендә катнашты. Биредә Башкортстанда яшәүче халыкларның милли ашлары тәкъдим ителде. Бәлеш бәйгесе һәм аны пешерү буенча осталык дәресе күрсәтелде.
Чараларда милли киемнәр һәм сувенирлар сәүдә-күргәзмәсе эшләде.
Мөнир ВАФИН.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: