Барлык яңалыклар

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ: “Татар әдәбияты тарихы” сигезтомлыгына Башкортстан вәкилләре дә керә

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында “Татар әдәбияты тарихы” сигезтомлыгын төзеп, нәшер итү эше бара.

Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов (1959) Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күренекле тәнкыйтьче.
“Заман белән бергә” (2004), “Яңарыш юлыннан” (2008), Рухи таяныч” (2011), “Основные направления развития современного татарского литературоведения” (2011) һ.б. китаплар, җыентыклар, шулай ук мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр авторы. Казан шәһәрендә яши.
– Әлфәт әфәнде, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сигезтомлык “Татар әдәбияты тарихы”н әзерләвен беләбез. Ул институтның үз башлангычы белән эшләнәме, әллә бу хакта махсус Хөкүмәт карары бармы? Әлегә ничә том чыкты? Аларны әдәбият сөючеләр кайдан сатып алырга мөмкин?
– Әйе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге бүгенге көндә сигез томлык “Татар әдәбияты тарихы”ын эшләү белән мәшгуль. Әлеге эшне Татарстан хөкүмәтенең безнең алга бурыч итеп куйды, ул ”2014-2020 елларда ТРда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча дәүләт программасы нигезендә нәшер ителә. Хәзергә алты том басылып чыкты, соңгысы 2018 ел ахырында дөнья күрәчәк. Объектив сәбәпләргә бәйле, китапларның тиражы күп түгел, нибары 1500 данә генә. Алар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына җибәрелә. Киң җәмәгатьчелек өчен томлыклар кабаттан, яңа тираж белән басылып чыгачак.
– Бу томнарның элекке алтытомлыктан төп яңалыгы нидән гыйбарәт?
– Белүебезчә, “Татар әдәбияты тарихы”ның алтытомлыгы 1984 –2001 елларда дөнья күрде. Әлеге басмада күпгасырлык татар әдәбияты тарихының тирән катламнары барланып, халыкның рухи тормышындагы урыны, үсеш-үзгәреш тенденцияләре билгеләнә, сүз сәнгатенең аерым этап-чорларына күзәтү ясалып, әйдәп баручы әдипләрнең иҗат портретлары бирелә. Әлеге хезмәт, һичшиксез, татар әдәбият фәненең җитди казанышы булып тора. Шуның белән бергә, марксистик-ленинчыл методологиягә нигезләнеп эшләнгән алтытомлыкта (моннан бары тик алтынчы том гына котыла) татар әдәбияты тарихы бөтен тулылыгында һәм эстетик байлыгында ачылмавын һәм бәяләнмәвен (бигрәк тә совет чоры әдәбиятының) күрәбез.
1980 елларның икенче яртысында җәмгыятьтә барган үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә әдәбият белеме дә җитди үзгәреш кичерә. Бу, беренче чиратта, идеологик басымнан котылуда, төп иҗат методы буларак социалистик реализмның тарихта калуында, сыйнфыйлык һәм партиялелек принципларыннан баш тартуда чагылды. Ә инде язма мирасыбызның соңгы елларда табылган чыганаклары татар әдәбияты тарихын бөтен тулылыгында өйрәнүгә җирлек булып тора. Шундый шартларда моңа кадәр әдәбият тарихын өйрәнүдә булган кимчелек-каршылыклар ачыкланды: алар исәбенә әдәби процессны сәяси-иҗтимагый вакыйгаларга иллюстрация буларак өйрәнү; идеологиягә яраклашып язылган әсәрләрне күпертеп бәяләү; атеистик карашларга нигезләнеп бәяләүгә нисбәтле әсәрләр турында ясалма яисә берьяклы нәтиҗәләр ясау; әдәбият тарихында “ак таплар” барлыкка килү һ.б. кертергә мөмкин.
Сигезтомлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны, бер яктан, бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, икенче яктан, халыкның яшәү рәвешен милли идея чагылышында, өченче яктан, үзенең эчке закончалыкларына бәйле үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп, дүртенчедән, әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп, әдәби-эстетик, фәлсәфи һәм әхлакый яссылыкта өйрәнү тора. Шуннан чыгып, татар әдәбият фәне алдында түбәндәге бурычлар тора: беренчедән, күпгасырлык рухи ядкәрләрне, бай хәзинәбезне барлау, җәмәгатьчелеккә таныту, бигрәк тә яшь буынга җиткерү; икенчедән, әлеге мирасны бүгенге фән югарылыгыннан бәяләү; өченчедән, Татарстаннан читтәге һәм чит илләрдәге татар әдәбиятын бөтен итеп карап, әдәби әйләнешкә кертү; дүртенчедән, әдәби мирасны дини тәгълимат, Коръәни карашлар белән тыгыз бәйләнештә тикшерү; бишенчедән, классик мирасны милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре яктылыгында ачып, Россия һәм дөнья күләмендә таныту һ.б.
– Татар әдәбиятын чорларга бүлү мәсьәләсе әдәбиятчылар арасында һәрчак зур бәхәсләр тудырып килә. ХХ-ХХI йөз татар әдәбиятын мөстәкыйль үсеш этапларына бүлү аеруча катлаулы. Бу мәсьәләне төзүчеләр ничек хәл итте? Уртак фикергә килә алдыгызмы?
– Сез хаклы, иҗтимагый-мәдәни күренешләрне, шул исәптән әдәбият тарихын, чор-этапларга бүлү мәсьәләсе һәрдаим кызу бәхәсләр тудыра. Сигезтомлыкны эшләү барышында да булды алар. Барлык галим-голамәне канәгатьләндерә торган бүленеш юктыр ул, мөгаен. Аеруча ХХ гасыр әдәбиятына нисбәтле фикер каршылыклары күп очрый. Сигезтомлык түбәндәгечә бүленде: 1 том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр; 2 том – XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр; 3 том – XIX гасыр; 4 том – ХХ гасыр башы; 5 том – 1917-1956 еллар; 6 том – 1956-1985 еллар; 7 том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр; 8 том – XXI гасыр башы татар әдәбияты.
– Башкортстан татар каләм әһелләрен борчыган бер мәсьәләгә кагылмыйча үтә алмыйм. Эш шунда: 1990нчы елларга кадәр әдәбият сәясәткә буйсындырылып, “бер республика – бер әдәбият” принцибы эзмә-эзлекле тормышка ашырылды. Ягъни татар әдәбияты бары тик Татарстан кысыларында гына каралды, гәрчә анда татарларның дүрттән бер өлеше генә яшәсә дә. Башкортстанда яшәүче татар әдипләре татар әдәби “корабыннан” төшереп калдырылды. Ә бит биредә инде татар әдәби мохите гөрләп яши, Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсендә дә 60лап язучы-шагыйрь иҗат итә, унлап әдип Татарстан Язучылар берлегендә тора. Төбәк әдәбиятына яңа җыентыкта урын бүленәме? Башкортстандагы татар әдәбияты әдәби күренеш буларак аерым тикшереләме? Башка төбәкләр, мәсьәлән, Себер татарлары әдәбияты белән хәлләр ничек тора?
– Әйе, Сез бик җитди мәсьәләгә игътибарны җәлеп итәсез. Чыннан да, моңа кадәр татар әдәбияты тарихында, яисә мәктәп һәм югары уку йортлары программаларында, нигездә, Татарстанда яшәүче, яисә бирегә читтән килеп төпләнгән әдипләр генә урын алды. Сигезтомлыкның мөһим бер яңалыгы булып республикадан читтә яшәүче әдипләр иҗатын да чагылдыру тора. Әлеге мәсьәлә буенча 6-8 томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләрнең, аерым алганда, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Булат Сөләймәнов һ.б. иҗат портретларын бирү күздә тотыла. Бу мәсьәләдә әдәбият галимнәре, шулай ук Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдәбияты берләшмәсе җитәкчелеге белән дә киңәшләшеп эшләрбез дип уйлыйм.
– Башкортстан югары уку йортларында эшләүче татар галимнәре әлеге сигезтомлыкны төзүдә катнашамы? Проектның ахыры кайчанга планлаштырыла?
– Сигезтомлыкны эшләүгә әдәбият тарихының төрле чор-этапларын, аерым әдипләр иҗатын өйрәнүче галимнәр тартылды. Мисал өчен, басылып чыккан томлыкларда Камил Дәүләтшин һәм Фаил Фәтхетдинов (Уфа) мәкаләләре урнаштырылган булса, 5 томда Илсур Мансуров (Стәрлетамак) язмасы урын алды, 6 томда исә БДУ һәм БДПУ галимнәре Илдус Фазлетдинов белән Альбина Хәлиуллина мәкаләләре басылып чыкты. Әдәбият тарихының 7-8 томнарын эшләгәндә, нигездә Татарстаннан читтәге татар әдәбиятына күзәтү ясаганда һәм аерым әдипләрнең иҗат портретларын язганда Башкортстан галимнәренең ярдәменә исәп тотабыз. Бу мәсьәлә буенча инде эш башланды. Якын арада алтынчы томның план-проспекты расланып, аерым галимнәргә план-задание җиткереләчәк.
Без һәр елны бер том исәбеннән сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп, укучылар кулына тапшырырбыз дип өметләнәбез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Өмет-ниятләрегез тормышка ашсын!
Әңгәмәне Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ алып барды.
Читайте нас: