Барлык яңалыклар

Башкортстан татарлары Милли-мәдәни мөхтәриятенең 10 еллык юбилей чаралары башланды

Уфада Опера һәм балет театры бинасында тантаналы утырыш бара. Бәйрәм чараларына Русиянең төрле төбәкләреннән кырыктан артык кунак, Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге җыелды. #национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Уфада Опера һәм балет театры бинасында тантаналы утырыш бара. Бәйрәм чараларына Русиянең төрле төбәкләреннән кырыктан артык кунак, Башкортстанның татар җәмәгатьчелеге җыелды.
Аннан инде бәйрәм чаралары Бүздәк районында дәвам итәчәк, Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге эше белән танышачак, "Бәлешфест" фестивалендә катнашачак. (Төрле сәбәпләр белән, фестиваль былтыр һәм быел мөселманнарның ураза тоткан вакытына туры килде, киләчәктә бу кабатланмас, дип ышандыра оештыручылар.)
Кунаклар кичә Габдулла Тукай, Салават Юлаев һәйкәлләре һәм Дуслык монументына чәчәкләр салды.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең юбилей чаралары Русия президенты Владимир Путин указы нигезендә расланган гомумдәүләт проектлары, аерым алганда, "Мәдәният" проекты кысаларында тормышка ашырыла.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: