Барлык яңалыклар

МММ юбилеен билгели

МММ юбилеен билгели
Русия президенты Владимир Путин тарафыннан куелган гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру эшләре дәвам итә. 12 гомумдәүләт проектының 9нчысы Мәдәният турында. Анда Русия халкында рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр нигезендә ватанпәрвәрлек арттыруга да зур игътибар бирелгән.
16-18 май көннәрендә Уфада узачак Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте (МММ) юбилеен да шушы юнәлештәге эш дип бәяләргә була.
Бүген башланачак чаралар планы турында Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина шуларны сөйләде:
– 16 май көнне кунакларны кабул итү, шәһәр белән таныштыру, Габдулла Тукай, Салават Юлаев һәйкәлләре һәм Дуслык монументына чәчәкләр салу узачак.
Икенче көнне пленар утырыш узачак. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтариятенең 10 еллыгы уңаеннан төшерелгән кинофильм карау оештырылчак. Аннан Бүздәк районына сәфәр. Анда кунакларны Бүздәк татар милли-мәдәни үзәге эше белән таныштырачакбыз һәм “Бәлешфест” уздырачакбыз.
Чараларда Мәскәүдән федераль милли-мәдәни мөхтарият, Татарстан милли-мәдәни мөхтарияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Казанның Дуслык йорты җитәкчеләре чакырылган. Бәйрәм чараларында Русия төбәкләрендәге 40тан артык төбәк мөхтариятләре җитәкчеләре дә катнашачак. Бәйрәмдә Русия дәүләт Думасы депутаты, Милләт эшләре комитеты рәисе, Русия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйлметдинов та киләчәк, – диде Альбина Хәлилуллина.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: