Барлык яңалыклар

БЕЗ ТАРИХТА ЭЗЛЕБЕЗ!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Аларның һәркайсының үз бюджеты бар. Мәсәлән, “Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә, республикада 3 төбәк проекты эшли. Аларны башкаруда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы да актив катнаша. Түбәндә без сезне аның тарихы, эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып үтмәкчебез.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Аларның һәркайсының үз бюджеты бар. Мәсәлән, “Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә, республикада 3 төбәк проекты эшли. Аларны башкаруда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы да актив катнаша. Түбәндә без сезне аның тарихы, эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып үтмәкчебез.
Башкорт дәүләт университетының (ул вакытта – К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты) тарих-филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча беренче студентлар төркеме 1950нче елда кабул ителә. Аны башкорт тел гыйлеме кафедрасы мөдире, профессор Җәлил Киекбаев оештыра. Мөстәкыйль татар филологиясе кафедрасына нигез салу өчен Казаннан өч фән кандидаты – Габделхәй Әхәтов, Фәрит Хатыйпов һәм Әхәт Нигъмәтуллин чакырыла. Алар 1958 елда урындагы белгечләр Әмир Фатыйхов һәм Земфира Заһидуллиналар белән берлектә татар филологиясе кафедрасын нигезлиләр.
Кафедрада төрле елларда Суфиян Поварисов, Бәйнә Газизова (Сәлимгәрәева), Радик Сибәгатов, Үзбәк Гыймадиев, Риф Мөхәммәтҗанов, Хәләф Гарданов, Фазыл Фасиев, Камил Дәүләтшин, Сәгыйдулла Хафизов, Хәсән Сарьян, Муса Сираҗи, Вазих Исхаков, Рамил Миңнеәхмәтовлар укыта. Ул 1990нчы еллар башына кадәр республикадагы бердәнбер татар фәнни-мәдәни үзәге булып кала; 3000нән артык белгеч әзерли. Кафедраның бүгенге составы да төрле елларда татар-рус бүлеген тәмамлаган белгечләрдән тупланган. Бүгенге көндә аның белән филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхулов җитәкчелек итә.Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: