Барлык яңалыклар

Күпбалалы гаиләләр транспорт салымын түләми

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә транспорт салымына ташлама каралган, ягъни ата-ананың берсе яисә опекун (попечитель) транспорт салымын түләмәсә дә була. Ташлама нинди транспорт чараларына кагыла соң? #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;

«Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә транспорт салымына ташлама каралган, ягъни ата-ананың берсе яисә опекун (попечитель) транспорт салымын түләмәсә дә була. Ташлама нинди транспорт чараларына кагыла соң? Двигатель куәте 150 ат көченә кадәр автомобильләр һәм 125 ат көченә кадәр автобуслар – бу ике төр транспорт чарасының һәркайсыннан берәрсен сайлап алырга мөмкин. Салым ташламасы 2018 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.
Ташламага ия булу өчен салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Түбәндәге кәгазьләрнең копиясе кирәк булачак:
– гариза бирүче-салым түләүченең паспорты;
– күпбалалы гаилә таныклыгы;
– балаларның туу турындагы таныклыклары.
Льготага гариза бер тапкыр гына бирелә. Аннан белгечләр ташламага хокукны, транспорт чарасының сатылу-сатылмавын күзәтеп барачак.
Бу җәһәттән Башкортстан бюджетыннан тотылган чыгымнар ел саен 150 млн. сум тәшкил итәр дип фаразлана.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: