Барлык яңалыклар

ЯЗМЫШЫБЫЗ – ҮЗЕБЕЗНЕҢ КУЛДА!

Фән һәрвакыт халыкның реаль тормыш ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш. Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты нәкъ шушы максатны куя.Шул уңайдан без “Башкортстан Республикасының 2030нчы елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе”нең максатлары һәм бурычлары, төп эчтәлеге хакында Башкортстан Республикасының стратегик тикшеренүләр институты директоры, икътисад фәннәре докторы Дмитрий Валерьевич КОТОВ белән әңгәмә кордык.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Фән һәрвакыт халыкның реаль тормыш ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнештә торырга тиеш. Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты нәкъ шушы максатны куя.
Шул уңайдан без “Башкортстан Республикасының 2030нчы елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе”нең максатлары һәм бурычлары, төп эчтәлеге хакында Башкортстан Республикасының стратегик тикшеренүләр институты директоры, икътисад фәннәре докторы Дмитрий Валерьевич КОТОВ белән әңгәмә кордык.
– Дмитрий Валерьевич, әлеге стратегия республикага ни өчен кирәк соң? Республика икътисады акрын булса да үсә, нефть эшкәртү заводларының, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кереме бюджетны тулыландыру өчен әлегә җитә кебек бит. Акчаны һәм хәләл көчне бушка сарыф итү түгелме соң бу проект?
– Бүгенге көндә – Башкортстан Республикасының икътисади куәтен ике өлкә – нефтехимия һәм машиналар төзү билгели. Бюджетның да төп өлешен шулардан алынган керем тәшкил итә. Шуны аңларга кирәк – бу инде кичәге көн. “Кара алтын”ның дөнья базарындагы бәясе төшүе дә, альтернатив энергия чыганаклары өлкәсендәге эзләнүләр дә – шуңа ишарә.
Әлеге вакытта бар дөньяның икътисади үсешен микроэлектроника билгели. Ләкин бу да тиздән артта калырга мөмкин. Галимнәр фаразлавынча, 2035нче елдан соң Җир шары бөтенләй яңа икътисади эрага аяк басарга тиеш. Бүгенге көн өчен бөтенләй башка сыймастай булып тоелган яңа милли технологияләргә нигезләнгән социаль-икътисади мөнәсәбәтләр аның асылын тәшкил итәчәк.
Әлеге барыш белән барсак, без бу чорга бөтенләй әзерлексез керәчәкбез, икътисадның барлык өлкәләрендә дә артта калачакбыз. Киләчәккә төптән уйланылган, стратегик караш кирәк! Менә шуны уйлап, Башкортстан Хөкүмәтенең махсус карары буенча төзелгән безнең төркем “Башкортстан Республикасының 2030нчы елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе”н булдыру буенча эш башлап җибәрде. Бүгенге көндә ул инде гамәлгә ашырыла.
– Стратегиянең төп максатлары белән дә таныштырып үтсәгез иде...
– Проектның төп максаты – 2030нчы елга Башкортстанны Русиянең иң куәтле ун төбәге исемлегенә кертү. Моның өчен төбәкнең кискен алгарышын тәэмин итәрлек социаль-икътисади шартлар тудыру мөһим. Безнең карашка, моның ике юлы бар. Беренчедән, республика икътисадының бүгенге көндә илдә иң алдынгы урыннарны биләгән өлкәләрен алга таба үстереп, аларны заман таләпләренә яраклаштыру кирәк. Икенчедән, технологик инициативалар системасын булдырып, яшәешнең фән һәм икътисад, фән һәм кеше бәйләнешенә нигезләнгән яңа алымнарын, ысулларын булдыру.
Шуны аңларга кирәк: үткән заман, андагы кануннар инде беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячак. Киләчәгебез аэронет, фуднет дип аталган транснациональ бәйләнешләр челтәренең үсеше, яңа конкурентлык системалары барлыкка килүе белән билгеләнәчәк. Шуңа әзерлек максатыннан русиякүләм “Милли технологик инициативалар үзәге” составында “Башкортстан технологик инициатива”сы бүлеге булдырылды. Ул республика икътисадының фәнни-техник үсешен билгелиячәк.
– Әлеге максатларга ирешү өчен нинди чаралар планлаштырыла соң? Проектның эчтәлеге ниләрдән гыйбарәт?
– “Башкортстан Республикасының 2030нчы елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе” әлегә алты төрле инициативаны берләштерә. Алар яшәешебезнең барлык өлкәләрен дә иңләргә тиеш. Беренчесе “Яңа индустрияләр һәм сәүдә мәйданнары” дип атала һәм икътисадның реаль секторын үз эченә ала. Бу – бик мөһим инициатива.
Аның асылында республика икътисадның ике төп үсеш ноктасын формалаштыру идеясе ята. Алар – тик Башкортстанга гына хас булачак. Беренчесе – химнет. Республика элек-электән үзенең химия сәнәгате белән дан тотты. Әлеге инициатива химия һәм нефтехимия сәнәгатенең яңа җитештерү тармакларын эзләү, заманча технологияләр файдаланып, индустриаль технопарклар, инжиниринг үзәкләре челтәрен булдыру һәм әзер продукцияне кулланучыга җиткерүнең яңа юлларын табуны күз уңында тота.
Икенче үсеш ноктасы фуднет дип атала. Башкортстан борын-борыннан үзенең экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе белән дан тотты. Билгеле, гражданнарның сәламәтлеге дә туклануга бәйле. Без, гади кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып, шушы ике өлкәне бер-берсенә аерылгысыз рәвештә бәйләү максатын куйдык.
Күз алдыгызга китерегез: 2030нчы ел. Сез дәваханәгә барасыз һәм, анализлар тапшырып, үзегезнең тән составыгыз, сәламәтлегегез, кайсы авыруларга бирешүчәнлегегез турында төгәл белешмә аласыз. Шуның нигезендә, табиб атнаның һәр көненә сезгә туклану рационын төзи. Шуны күтәреп, сез үзегезгә беркетелгән фермер янына барасыз һәм табиб тарафыннан киңәш ителгән продуктны кирәк кадәр сатып аласыз. Шул рәвешле, җитештерүче белән кулланучы арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыкка килә. Билгеле, әлегә бу сүзләр фантастика булып кына яңгырыйдыр, ләкин, ышаныгыз, ун-унбиш елдан алар чынбарлыкка ашачак.
Икенче инициативаны без “Гаилә – 2030” дип атадык. Социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, Башкортстан гаилә институтына ихтирам дәрәҗәсе буенча Русиядә беренче урында тора икән! Гаилә республикадагы кеше потенциалын үстерүдә хәлиткеч роль уйный. Безнең фикеребезчә, гаилә институтын үстерү өчен төп дүрт шартны үтәргә кирәк. Беренчесе – гаилә әгъзаларының бер-берсе һәм җәмгыять алдында социаль җаваплылыгын арттыру. Икенче шарт – белем алуның дәвамлылыгын һәм өзлексезлеклеген тәэмин итү. Аңлатып үтим: бүген мәктәпне тәмамлаучылар өчен республика югары уку йортларының абруе бик югары түгел. Иң белемле һәм амбицияле яшьләр югары белем алу өчен Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан кебек зур калаларга юл ала, ягъни “ми”ләр республикадан читкә китә. Без республикада туып-үсеп, монда урта белем алган егет-кызларыбызның чит шәһәрләрдәге вузларга таралып югалуына чик куярга тиешбез. Моның өчен югары уку йортларында бирелгән белем сыйфатын күтәреп, аларны федераль дәрәҗәгә җиткерергә кирәк. Кеше Башкортстанда туган икән, ул монда ук иң югары квалификацияле белгеч булып җитешергә тиеш. Өченче шарт – гаилә вакыйгалары индустриясен үстерү, башта ата-ана, балалар арасында, аннары чит гаиләләр белән бергәләшеп, төрле конкурс-фестивальләр оештыру, аларны республика дәрәҗәсенә күтәрү. Алар бездә әле дә даими үткәрелеп килә, шуңа күрә бу өлкәгә игътибарны көчәйтү генә кирәк. Дүртенче шарт – гаилә эшкуарлыгын үстерү. Кеше үз гаиләсе өчен, беренче чиратта, үзе җаваплы – моны ачык аңларга кирәк. Дәүләттән ярдәм көтеп ятарга ярамый – үзеңнең матди иминлегең өчен үзеңә җиң сызганып эшләргә кирәк. Әлеге дүрт шарт тулаем үтәлсә, Башкортстанда гаилә институты тагын да ныгыячак. Ә гаилә ныклыгы – җәмгыять ныклыгы ул.
“Зирәк идарә – һәркенең уңышы” дип аталган өченче стратегик инициатива тәүге ике инициативаның башкарылышын тәэмин итү өчен кирәк. Аның төп максаты – дәүләт идарәсе органнарының эшчәнлеген камилләштерү, аларны гади халыкка якынайту. Әлеге инициатива ике проектны үз эченә ала. Аларның беренчесе идарә органнары эчендәге структур үзгәрешләрне күз уңында тотса, икенчесе хакимиятнең җәмгыять һәм бизнес белән мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрү максатын куя. Һәр кеше дәүләт белән идарә итүдә катнашырга тиеш. Моның өчен республикадагы һәр йортны диярлек Интернет-бәйләнеш белән тәэмин итү, компьютерларны “электрон хөкүмәт” сервисына тоташтыру карала. Эре бизнес вәкилләре дә, гади хуҗабикәләр дә республика өчен әһәмиятле карарларны кабул итәр алдыннан ук үз фикерен белдерергә хокуклы. Безнең язмышыбыз республика язмышы белән аерылгысыз бәйле, шуңа күрә һәр кеше Ватаныбыз киләчәге өчен җаваплылык хисе тоярга тиеш.
“Республиканың тигез территориаль үсеше” дип аталган дүртенче стратегик инициатива Башкортстандагы төрле төбәкләрнең үзләренә генә хас проблемаларын хәл итеп, аларның тигез үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Турысын әйтик: республиканың Урал аръягы, төньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш районнары әлегә югары икътисади күрсәткечләр, халыкның югары яшәү дәрәҗәсе белән мактана алмый. Эш урыннары җитешми, халыкның финанс хәле дә үзәктә яшәүчеләр белән чагыштырганда күпкә мөшкелрәк. Без бу көрчектән чыгарга тиешлебез. Моның өчен конкрет һәр төбәккә хас проблемаларны ачыклап, аларны комплекслы рәвештә хәл итү юлларын эзләү мөһим. Моның өчен авыл хуҗалыгы кластерлары, индустриаль парклар челтәре оештыру планлаштырыла.
Бездә һәр районның кабатланмас үз икътисади йөзе бар. Мәсәлән, Бөрҗән – балы, Илеш икмәге белән дан тота. Әлеге инициативаны тормышка ашырганда без һәр төбәкнең икътисади үзенчәлекләренә таянып эш итәргә тиешбез. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен урында ук эшкәртү һәм шунда ук җитештерүченең үз кибетләре аша сатуга чыгару, азык-төлекнең үзкыйммәтен дә, сатудагы бәясен дә шактый киметер иде. Бу очракта алыпсатар-арадашчыларның инде кирәге калмаячак, турыдан-туры “җитештерүче – сатып алучы” чылбыры барлыкка киләчәк. Әлеге инициатива чыгышымның иң башында аталган ике инициативаның хәл ителешен тәэмин итәргә тиеш.
Картага карасаң, Уфаның Идел буе һәм Урал федераль округындагы миллионнан артык кеше яшәгән барлык зур шәһәрләрдән чагыштырмача бер үк – 500 чакрым ераклыкта урнашуын күрергә мөмкин. Якын-тирәдә мондый уңайлы географик шартлар бүтән беркайда да юк. Барлык зур сәүдә юллары да башкалабыз, республика аша уза. Тиздән сафка кереп, Көнбатыш Европаны Кытай белән бәйләргә тиешле “Яңа ефәк юлы” да Башкортстан районнарыннан үтәчәк. Борын-борыннан юл үткән җирдә сәүдә дә кызу барган, финанс керемнәре дә зур булган. Без ул районнарда агросәнәгать һәм агросәнәгать кластерлары төзеп, бюджетка өстәмә акча алырга планлаштырабыз.
Бер сүз белән әйткәндә, дәүләт төбәкләргә бюджет акчасын таратып утырырга тиеш түгел, аның төп бурычы – урындагы җитәкчелек һәм халык район бюджетына табыш кертсен өчен шартлар тудыру. “Әзергә – бәзер” психологиясеннән котылырга вакыт. Аерым шәхес тә, район да, төбәк тә, тулаем алганда, республика да үз киләчәге өчен, беренче чиратта, үзе җаваплы. Менә, мәсәлән, республика бюджетыннан һәр бала өчен 288 сумлык пособие таратабыз. Бу – бик бәләкәй акча, әмма ул Башкортстанда яшәүче һәр балага – миллионер гаиләсендә туганмы ул, әллә ярлы гаиләдәме – таратыла. Җыйгач, бик зур сумма килеп чыга. Ә бит шул ук акчаны күпкә зуррак күләмдә адреслы итеп – бары тик аз тәэмин ителүчеләргә генә дә тапшырып булыр иде. Төбәкләр белән дә шул ук хәл – республика хөкүмәте бары тик җиң сызганып эшләгән, яхшы яшәргә омтылган районнарга гына бюджеттан ярдәм итәргә тиеш. Әрәмтамакларга арабызда урын юк.
– Әлеге инициативалар һәммәсе дә матди тормышка, икътисадка кагыла. Рухи өлкә ничектер читтә кала кебек. Ә бит әдәбияты, мәдәнияте булмаган халыкның киләчәге дә юк. Идеологик эшнең әһәмияте дә бәяләп бетергесез. Ул дәүләтне дәүләт итеп, халыкны бер йодрыкка туплаучы көч. Бу өлкәләрдә нинди дә булса яңа алымнарга нигезләнгән чаралар планлаштырыламы?
– Әйе, бүген рухи өлкәгә игътибар җитешми. Проектның мәдәнияткә кагылган өлеше дә әлегә әзерләнеп бетмәгән, аңа төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү таләп ителә. Идеологиягә килгәндә исә, Башкортстанның ил эчендәге уңай образын һәм монда яшәүчеләрнең гражданлык тәңгәллеген формалаштыру – үзәк максатларыбызның берсе. Безнең бишенче инициативабыз нәкъ шул максатка хезмәт итә.
Аны әзерләү барышында, “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбендә җыелып, без “Башкортстан” төшенчәсенең ил халкы аңында нинди сыйфатлар белән ассоциацияләшүен тикшердек. Моның өчен Интернеттагы Башкортстан белән бәйле хәбәрләргә мониторинг үткәрдек. Нәтиҗәләрне күргәч, ис-акылыбыз китте! “Башкортстан” атамасы кергән һәр биш хәбәрнең өчесендә республика кире яктан искә алына, ике генә хәбәр – уңай. Шунысын да өстик: туган ягыбыз белән бәйле Интернет-тэгларның (эзләү атамаларының. – И.Ф.) күпчелеге “Башнефть” һәм “Салават Юлаев” исемнәре белән бәйле. Анысы да без көткәнчә түгел: Интернетта күбрәк “Башнефть”кә бәйле скандаллар һәм “Салават Юлаев” хоккей командасының казанышлары гына искә алына. Милли батырыбыз да, данлыклы башкорт балы, башкорт аты да телгә алынмый анда. Шулай итеп, без Башкортстанның бөтен халык, барлык милләтләр тарафыннан бер бәхәссез кабул ителерлек брендын, халыкара образын эшләүгә тотындык. Ул туган төягебезнең һәр тарихи дәвердә дә дошманнарны килештерүче тынычлык үзәге булуына нигезләнә. Башкортстан җирендә беркайчан да милли һәм дини нигездә низаглар чыкмаган һәм, иманым камил, чыкмаячак та! Шөкер, соңгы вакытта хезмәт җимешләребез күренә – Интернетта республикабызга мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә башлады да инде.
Бу инициативаның икенче бер тармагы – Башкортстанда яшәүчеләрнең милләтенә, диненә, мәдәни кыйммәтләренең төрлелегенә карамыйча, аларны “башкортстанлы” төшенчәсе астында берләштерү, һәр кешедә туган җиребезнең тарихы, табигате, казанышлары белән горурлык хисе тәрбияләү. Шул рәвешле, без һәр милләтнең телен, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, аларның территориаль яссылыктан чыгып берләштерү, “Башкортстан кешесе” төшенчәсен бренд дәрәҗәсенә күтәрү максатын куябыз.
– Болар барысы да яхшы, әлбәттә. Ләкин, нинди генә уңай башлангычлар булмасын, аларны башкарып чыгу өчен, беренче чиратта, акча кирәк. Әлеге проектны финанслау чыганаклары бармы соң?
– “Инвестицион эшчәнлекне активлаштыру” дип аталган алтынчы инициативабыз нәкъ шушы мәсьәләгә багышланган. Хәзерге шартларда инвестицияләрсез икътисадны күтәрү мөмкин түгел. Ләкин, турысын әйтергә кирәк, без күрше Татарстан үрнәге буенча, финанс чыганакларын читтән җәлеп итү юлыннан китә алмыйбыз. Вакыты үтте. Резервларны үзебездән, республика эченнән табарга кирәк. Моның өчен ерак йөрисе дә түгел, акча – аяк астында. Бүгенге көндә республика банкларында төрле депозитлар һәм картисәпләр рәвешендә республикада яшәүчеләрнең 30 миллиард сумнан артык акчасы саклана. Бер хәрәкәтсез яткан шул акчаларны Башкортстан өчен әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен җәлеп итеп булмыймыни? Бу мәсьәләне кичекмәстән күтәрергә кирәк.
Әлеге өлкәдә уңышлы тәҗрибә үрнәкләре бүген үк бар. Мәсәлән, күп кенә авылларда урындагы халык һәм идарә органнары, финансларын берләштереп, барысы өчен дә әһәмиятле эшләрне тормышка ашыра: йортларга су үткәрә, урамнарга асфальт сала, зират коймаларын яңарта һәм башкалар. Моның өчен кирәкле чыгымнарның бер өлешен хакимият үз өстенә ала, икенчесен халык үзе җыя. Шул очракта уртак милекнең кадере арта, җирле үзидарә эшчәнлеге уңышлы нәтиҗәләр китерә.
– Белүебезчә, “2030нчы елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе” ут күршеләребез – Татарстан Республикасында кабул ителеп, инде тормышка ашырылып килә. Башкортстан проекты күршеләребезнекеннән ни яклары белән аерыла? Шул хакта берничә сүз әйтеп узсагыз иде.
– Ике проектның да максатлары бер үк, әлбәттә. Татарстанлылар да, без дә республикаларыбызда яшәүче халыкның имин һәм бай яшәвен, икътисадның тотрыклы булуын телибез. Ләкин бу максатка ирешү юллары төптән аерыла. Татарстан инвестицияләр җәлеп итү өчен дә, гыйльми потенциалын үстерү өчен дә, Русия, дөнья алдында үзенең күркәм имиджын тудырырга омтыла. Шул рәвешле, ул акчаны да, акылларны да читтән җыя. Без исә акыл ияләрен үзебездә, Башкортстан яшьләре арасыннан үстереп чыгару өчен тырышабыз. Инвестицияләрне дә үзебезнең эчке резервлардан табу максатын куябыз. Кайсы юл уңышлырак булыр – вакыт күрсәтер.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: без Русиянең иң гүзәл, табигать байлыкларына бай, хезмәтчән халкы белән данлыклы төбәгендә яшибез. Балаларыбызның, оныкларыбызның киләчәге бүген хәл ителә. Әгәр нигезле икътисади модель төзеп, югарыда атап үтелгән башлангычларның үтәлешен тәэмин итә алсак, иртәгәсе көнебез дә якты һәм ышанычлы булыр. Язмышыбыз тик үзебезнең кулларда гына – шушы хакыйкатьне онытмасак иде!
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Дмитрий Валерьевич! Әлеге проектның җимешле нәтиҗәләрен бергәләп күрергә насыйп булсын!
Әңгәмәдәш: Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: