Барлык яңалыклар

АВЫЛ КИТАПХАНӘСЕ – МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ

Илдә тормышка ашырылучы 12 гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган иде. “Мәдәният” гомумдәүләт проектына караган “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният” юнәлешләре Башкортстанда ныклы игътибар астында. Бу максаттан һәр эшләнгән эшкә мониторинг ясала. Мисалга, китапханәчеләр китапхәнәгә күпме кеше йөрүен, китапханәнең үзендә яисә башка урында үткәргән массакүләм чараларында ничә катнашучы барлыгын исәпкә ала. Әлбәттә инде, алар китапхәнәгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырыша. Китапны популярлаштыру өчен төрле мөмкинлекләр, кызыклы ысуллар эзли. Китапханәләренең авылларда, районнарда мәдәни үзәкләргә әверелеп баруын искә алганда, һәртөрле мәдәни чараларның әһәмияте бигрәк тә арта. Бу уңайдан, Дүртөйле районыннан килгән бер мәкаләне тәкъдим итәбез. АВЫЛ КИТАПХАНӘСЕ – МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ Әдәби әсәрләр буенча әзерләнгән театраль постановкалар, һичшиксез, китапханә тормышын җанландырып җибәрә. Бу алым мәгълүмат таратуны җиңеләйтә, әдәбиятка, китап укуга кызыксыну уята. Дүртөйле районының Иванай авылы модельле китапханәсендә яңарак язучы Дилбәр Булатованың “Лифт” хикәясен сәхнәләштерделәр.#региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан;

Илдә тормышка ашырылучы 12 гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган иде. “Мәдәният” гомумдәүләт проектына караган “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният” юнәлешләре Башкортстанда ныклы игътибар астында. Бу максаттан һәр эшләнгән эшкә
мониторинг ясала. Мисалга, китапханәчеләр китапхәнәгә күпме кеше йөрүен, китапханәнең үзендә яисә башка урында үткәргән массакүләм чараларында ничә катнашучы барлыгын исәпкә ала. Әлбәттә инде, алар китапхәнәгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәргә тырыша. Китапны популярлаштыру өчен төрле мөмкинлекләр, кызыклы ысуллар эзли. Китапханәләренең авылларда, районнарда мәдәни үзәкләргә әверелеп баруын искә алганда, һәртөрле мәдәни чараларның әһәмияте бигрәк тә арта. Бу уңайдан, Дүртөйле районыннан килгән бер мәкаләне тәкъдим итәбез.
АВЫЛ КИТАПХАНӘСЕ – МӘДӘНИЯТ ҮЗӘГЕ
Әдәби әсәрләр буенча әзерләнгән театраль постановкалар, һичшиксез, китапханә тормышын җанландырып җибәрә. Бу алым мәгълүмат таратуны җиңеләйтә, әдәбиятка, китап укуга кызыксыну уята. Дүртөйле районының Иванай авылы модельле китапханәсендә яңарак язучы Дилбәр Булатованың “Лифт” хикәясен сәхнәләштерделәр. Иванай авыл китапханәсе мөдире Гөлназ Ханова әйтүенчә, бу әсәрне сайлау очраклы түгел. Хикәядә күтәрелгән мәхәббәт, аерылышу темасы бүген беркемне дә битараф калдырмый. Статистикага күз салсаң, язылышкан һәр ун парның алтысы аерылышуга гариза яза. Күңел яралары, канатлары каерылган кошчыктай ятим балалар – бу авырлыкларны ничек җиңәргә дә, яшәр өчен каян көч алырга? Язучы күтәргән проблемалар тирән булса да, әсәр гади, аңлаешлы тел белән язылган. Лифт образы исә үзара мөнәсәбәтләрне, күңел торышын яңа баскычка күтәрә алырдай мөмкинлек буларак кабул ителә.
Фәридә ролен Ләйсән Фатыйхова башкарды. Ихлас хисләр кайчан югалган да, мәхәббәт кая булган соң? Кайда ялгышканнар? Бу хисләрне, ир хыянәтен татыган ханым образын ул бик оста җиткерде. Илһам ролендә Азат Фатыйхов иде. Илһам озак еллар ике хатын белән яши, тик бу хакта Фәридәгә әйтергә кыймый. Айдар (Илһам белән Фәридәнең улы) ролен Артур Фатыйхов бик оста гәүдәләндерде. Фәридәнең апасы Әлфира булып китапханәче Регина Хәйруллинага чыгыш ясады.
Һәвәскәр артистларның уенын чарага җыелучылар бик җылы кабул итте. Соңыннан постановкага анализ ясалды. Ник дигәндә, тамашасылар арасында Дүртөйле районының “Дулкын” иҗат берләшмәсе әгъзалары да бар иде. Берләшмәнең җитәкчесе Зилә Мөхәммәтова һәр рольгә карата үз фикерләрен әйтсә, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы Әнисә Ягъфәрова артистларга рәхмәт белдерде. Русия Федерациясенең почетлы нефтьчесе Ринат Нуретдинов үз китапларын бүләк итте. Ә инде Фатыйховлар гаиләсенә китапханә исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Алар – китапханәгә иң еш йөрүче, иң күп китап укучы гаилә дә икән.
Клара СӘФӘРОВА,
Дүртөйле районының
“Дулкын” иҗат берләшмәсе әгъзасы.
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас: