– Әлфис Суфиянович! Башкортстан Фәннәр академиясен тулы хокук белән илдә 1985-91 елларда барган үзгәртеп кору процесслары җимеше итеп карарга мөмкиндер. Гыйльми оешманың утыз елга якын гомер эчендә ирешелгән казанышлары да шактый. Сезнең карашка, аларның иң әһәмиятлеләре кайсылары? Һөнәри бәйрәмегезне нинди кәеф белән каршылыйсыз?
– Әйе, Башкортстан Фәннәр академиясе – 90нчы еллар башында, ил өчен шактый авыр шартларда төбәкләр арасында иӊ беренче булып барлыкка килгән гыйльми оешма. Башкортстанда академия оештырылгач, ул вакытта барган таркалу процессларына киртә куелды дип әйтергә кирәк. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, фәнни учреждениеләрдә һәм югары уку йортларында эшләгән галимнәр язмышына турыдан-туры кагылды. Шул елларда тикшеренүләрне, тәҗрибәләрне финанслау тукталды, хезмәт хакын түләү зур проблемага әверелде, галимнәребез, туган якларны ташлап, үзәккә, чит илләргә китә башлады. Менә шушы шартларда Башкортстан Фәннәр академиясе төзелү бик файдалы күренеш булды. Һәм безнең оешмабыз әлегә кадәр гыйльми даирәләрне берләштерү вазыйфасын үтәп килә.
Казанышларга килгәндә, алар шактый. Медицина, генетика, авыл хуҗалыгы, төгәл һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә зур тикшеренүләр алып барыла. Бүген безнеӊ иӊ мөһим бурычыбыз – шушы тикшеренүләрнеӊ нәтиҗәсен республиканыӊ сәяси, икътисади торышын яхшыртуга, республиканы яӊадан-яӊа икътисади биеклекләргә күтәрүгә юнәлтелгән. Менә шундый хәстәрлекләр белән яши безнеӊ галимнәр.
– Соңгы елларда Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан фәнни даирәләр алдына икътисади өлкә белән тыгыз хезмәттәшлек итү, инновацияле алымнар булдыру бурычы куелды. Бу өлкәдә Башкортстан Фәннәр академиясе нинди эш башкара?
– Бу, чынлап та, шулай. Фәнни хезмәтебезнеӊ нәтиҗәләре төбәкне, илне, бөтен дөньяны, кешелекне алга алып бару максатына юнәлтелгән. Бу фәннеӊ барлык өлкәләренә дә кагыла. Шуӊа күрә дә без, заман таләпләрен аңлап, хезмәтебезне бүгенге көн ихтыяҗларына тәңгәлләштереп эшләргә тырышабыз. Тикшеренүләрне планлаштырудан башлап, аларны азагына кадәр үтәп чыкканчы уртак максатка хезмәт итәбез – бу җитештерүне оптимальләштерү, аны яӊа технологияләр белән тәэмин итүне, баетуны күз уңында тота.
Бу уӊайдан шуны да әйтер идем. Былтыр без “Башкортстанның технологик башлангычы” дип аталган күләмле программа кабул иттек. Ул – югарыда аталган максатларны тормышка ашыруда фәннеӊ фундаменталь, гамәли юнәлешләрен производство белән бәйләүче, шул процессныӊ юлларын күрсәтүче программа. Ә монысы инде фән үсеше өчен аеруча катлаулы өлкә. Өстәп, шуны да билгелик: программа, үз эченә республика икътисады өчен бүген мөһим юнәлешләрне генә алып калмыйча, киләчәктә актуальләшәчәк өлкәләрне дә алдан күзалларга тиеш.
Республикада фән үсешендә барган яӊарышны исбатлаучы тагын да бер дәлил китереп үтим. Берничә ел элек тикшеренүләр галимнәр үзләре тәкъдим иткән юнәлешләр буенча гына башкарыла иде. Ә бүген инде без һәр елга тәгаенләнгән планнарыбызны “Фәнни тикшеренүләрнеӊ өстенлекле юнәлешләре” программасына ярашлы рәвештә алып барабыз. Бу программага заказларны төрле министрлыклар, ведомстволар бирә, алар үзләре өчен аеруча актуаль проблемаларны хәл итү юлларын табуны сорый.
Тагын бер яӊалык турында әйтми мөмкин түгел. Башкортстан Фәннәр академиясе аша федераль үзәктән килгән грант программалары да үтә. Республика Хөкүмәте грант откан оешмалар белән төрле килешүләр төзеде, шуңа күрә дә тикшеренүләр төбәк өчен актуаль һәм кирәкле булган темаларны үз эченә ала. Бу хәл дә гыйльми эшчәнлекне республика ихтыяҗларына якынайта һәм республиканыӊ үсешен тәэмин итә.
– 2017 елда республикабызда Башкортстан Фәннәр академиясе составындагы Стратегик тикшеренүләр институты тарафыннан төзелгән “Башкортстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе” кабул ителде. Анда куелган максат-бурычларны гамәлгә ашыруга Фәннәр академиясе нинди өлеш кертә?
– Әлеге Стратегия – ул безнеӊ галимнәр тарафыннан төзелгән документ. Ул – республиканыӊ соӊгы еллардагы үсешен, аныӊ мөмкинлекләрен анализлап, төбәкләр алдында нинди үсеш баскычлары торуын һәм шуларга күтәрелү стратегиясен билгеләүче җитди план. Билгеле, әлеге баскычларга ирешү һәр икътисади адымны фәнни яктан нигезләгәндә, көчәйткәндә генә мөмкин. Шуӊа күрә дә Стратегиядә билгеләнгән бөтен максат-бурычлар, юнәлешләр дә безнеӊ галимнәрнеӊ эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Шунысы игътибарга лаек: анда без, производствоны күтәрү юлларын гына билгеләп калмыйча, аны бүгенге көн таләпләренә яраклаштыру юлларын да күрсәтәбез.
– Әлеге көндә нинди проектлар буенча эш алып барасыз? Башкортстан Фәннәр академиясе алдында торган көнүзәк бурычлар белән уртаклашсагыз иде.
– Проектлар күп. Авыл хуҗалыгы тармагында җирнеӊ уӊдырышлылыгын күтәрүгә кагылышлы проектлар бар һәм без бу тәҗрибәне тарату өлкәсендә тикшеренүләр алып барабыз. Безнеӊ галимнәр тәкъдим иткән технологияләр бик өметле, алар бездәге катлаулы табигый шартларда да моӊа тиклем күрелмәгән уңыш алырга мөмкинлек бирә (академик Х. М. Сафин төркеме). Монда инде академия составындагы үсемлекләрнеӊ үсешендә стимуляторлар куллану һәм гербицидлар чыгару фәнни-тикшеренү институтыныӊ роле зур (А. М. Колбин).
Медицина өлкәсендәге проектлар да өметле. Алар, күп клиникаларда кулланылыш табып, авыруларны дәвалауныӊ яӊа ысулларын тәкъдим итә (академик В. М. Тимербулатов, мөхбир-әгъзалар Ш. Х. Ганцев, В. В. Плечев). Ә инде Күз авыруларын дәвалау фәнни-тикшеренү институтыныӊ даны Русиягә генә түгел, бөтен дөньяга таралды (мөхбир-әгъза М. М. Бикбов коллективы). Безнеӊ генетикларныӊ уӊышлары да киӊ билгеле: бүгенге генетик диагностика табибларга ярдәм итеп кенә калмый, күп авыруларныӊ сәбәбен, табигатен дә күрсәтә (академик Э. К. Хөснетдинова төркеме).
Техник өлкәләрдә эшләүче бүлекнеӊ заводлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре дә игътибарга лаек (мөхбир-әгъза В. С. Жернаков төркеме). Иҗтимагый фәннәр дә алга бара. Монда инде безнеӊ академия әгъзалары Ф. С. Сәетов, М. Н. Исәнбаев һәм башкаларны атап үтү кирәктер. Химия производствосы өлкәсендәге галимнәр дә бик уӊышлы эшләп килә (академиклар У. Б. Имашев, Ә. Г. Мостафин, Р. В. Кунакова, мөхбир-әгъзалар В. А. Докичев, В. В. Зорин).
Гомумиләштереп әйткәндә, соӊгы елларда академия тормышында җанланыш сизелә, һәм бу хәл барыбызны да шатландыра.
– Сер түгел, икътисади кризис фәнни тармакны финанслауда шактый зур авырлыклар тудыра. Башкортстан Фәннәр академиясенең матди хәле ничегрәк? Оешма үз-үзен тәэмин итә аламы?
– Шунысы шатлыклы: академияне финанслау буенча проблемалар юк, республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Хөкүмәте бу мәсьәләне һәрвакыт күз уӊында тота. Хезмәтебезгә яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз. Фәнни-тикшеренү институтларыныӊ үсеше безнеӊ киләчәкне тәэмин итүче фактор булуы көн кебек ачык.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Тынгысыз эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Әңгәмәне Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ алып барды.