Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы илдә 12 гомумдәүләт проекты расланды.
Аларның берсе – “Мәдәният” гомумдәүләт проекты. Ул өч бүлекне берләштерә: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният”. Чынлап та, мәдәни мохитне үстерү, иҗади шәхесләргә эшләр өчен уңай шартлар тудыру – дәүләт дәрәҗәсендәге бурычлар. Бу уңайдан без мәдәният, җырчылар, популярлык турындагы фикерләре белән уртаклашуын үтенеп, танылган автор-башкаручы һәм композитор Ризван ХӘКИМОВка мөрәҗәгать иттек.
Халкыбыз талантларга чиксез бай. Кайчан гына әле бер буын булып Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхи, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Фәдис Ганиев, ИлСаф, Асаф Вәлиев, Нәфкать Нигъмәтуллин һ.б. артистларыбыз татар сәхнәсен тотты. Бүген инде алар үкчәсенә басып яшь дулкын: Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаевалар килә...
Еллар дәвамында популяр булу җиңелдән түгел. Ни дисәң, иҗат дөньясында, бигрәк тә җыр сәнгатендә сәләтле яшьләр, еш кына, якты йолдызлар сыман, гөлт итеп балкып алалар да, сүнәләр-сүреләләр. Хәтердә аларның бер яки берничә генә җыры сакланып кала. Ә инде еллар, дистә еллар, я булмаса гомер буе сәхнә аргамагы иярендә калу санаулы җырчыларның кулыннан килә.
Бу җәһәттән композиторларның, шагыйрьләрнең сәхнә гомере озынрак: алар иҗат иткән җырларны яшьләр дә башкара ала. Ләкин биредә дә вакыт иләге рәхимсез: үткәннән киләчәккә үтү хокугын бары тик моңлы көйләр, чын җырлар гына яулый ала. Җырлары еллар сынавын үтә алган композитор, шагыйрь бәхетле: аның талантына бәяне халык һәм вакыт үзе биргән!
Андый бәхетле шәхесләр арасында Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәкимов та бар. Бүген без аның белән сәхнә, җыр, җырчы, тамашачы хакында әңгәмә корабыз. Сөбханалла, еллар аны үзгәртмәгән дә диярлек. Элеккечә үк җиңел хәрәкәтле, уйчан-моңсу карашлы ул. Ә бит, гомер китабының битләрен ачып карасаң, һәр бит саен гастрольләр, тамашачы тулы заллар, берсеннән-берсе моңлы җырлар, табышлар һәм югалтулар... Әйдәгез, сүне аның үзенә бирик.
Сәхнәне яшьләр бизи. Тамашачыга алар кирәк. Ә минем үз проектларым бар. Композиторлар фестивале, мәсәлән. Безнең иҗади төркемнең дә төп максаты сәхнәгә яшьләрне чыгару, яшь җырчыларны тәрбияләү булды.
Җырчылар, яңгырдан соң үрчегән гөмбәләрдәй, күпләр. Тик алар беркемгә дә кирәкми. Үз-үзләрен генә күтәрмәсәләр, беркем дә аларны үстерергә җыенмый. Яшь җырчы танылган җырчының төркеменә эләксә дә, танылганы яшьрәген үзенә эшләтергә, файдаланырга тырышачак. Үзеннән уздырып җибәрә башлаганчы.
Фидан абый Гафаров белән Дүртөйле районы көннәрендә йөрибез. Фидан абый миңа гримеркада әйтә: "Ризван, син җырчы түгел бит", – ди. Мин әйтәм: "Беләм. Без Нәфисә белән үзебезне бервакытта да җырчы дип санамадык. Без, үз аркаларыбызны куеп, яшьләргә трамплин кебек булдык. Бездән яшьләр, канатланып, зур сәхнәгә очты. Мин – автор". Һәм мин автор булып калам.
Русиянең кайсы төбәкләрен генә гизмәдек! Үзебезнең Башкортстан, Татарстан, Себер... Шөкер, беркайчан да буш залга җырламадык. Соңгы концертларга халык бигрәк тә дәррәү йөрде. Тамашачыдан агылган җылы дулкынны тоям. Шатмын, талантлы яшьләр килә. Телебезне, милли моңыбызны яшәтү өчен үземнән күпмедер өлеш кертә алганмын икән – мин бәхетле!
Яшьләрнең күбесе махсус, я югары уку йортлары тәмамласа да, иң яхшы укытучы – тормыш, сәхнә үзе. Теория – бер нәрсә, ә тормыш – башбирмәс чаптар ат ул. Яшьләрне тәрбияләми булмый. Иң беренче чиратта, тәртип кирәк. Хәмердән, тәмәкедән баш тартырга. Үзеңне кулга алырга. Тырышырга. Шул чакта гына тормыш чаптары сыртыннан чөеп төшермәс, сине максатыңа илтеп җиткерер.
Кайбер яшьләр, концертта бер җырына кул чапсалар, очыныбрак китә. "Ашыкмагыз, – димен. – Әле сәхнәгә бер генә адым ясадыгыз. Әле сезгә тирне түгәсе дә түгәсе, җирне сөрәсе дә сөрәсе. Мактаганга ышанмагыз. Дусларыгыз күбәер. Аларны онытмагыз. Ләкин алар ук сезне юкка чыгарырга да мөмкин. Ниндидер биеклекне яулагач, шунда калырга тырышыгыз. Тик халыкны онытмагыз, җирдән йөрегез. Шуны да белегез: халык үзе күтәрә, үзе үк аяк астына салып таптый да ала".
Безнең төркемдә канат ныгыткан Радик Юлъякшинга да кат-кат шуны тукыйм. Радик бездә дүрт ел эшләде. Мине үз итеп "Батя" дип йөртә. Берничә җырыма ("Елама, ярсыма", "И Ходай, исәнлек бир безгә" һ. б.) өр-яңа, яшьләрчә сулыш өрде. Ул заманча стильдә җырлый, ләкин шунысы кызык: аны өлкәннәр дә яратып кабул итә. Өч телдә җырлагач, хәтта урыслар да килә концертына. Мәскәүдә бик яхшы продюсерга очрады. Аның уңышларына ихлас куанам.
Гомумән, популярлык бик үзенчәлекле нәрсә. Тамашачы җырның сүзләренә бик игътибарлы. Мин үзем дә шигырьгә, аның һәр сүзенә бик бәйләнчек кешемен. Сүзләр көй сорап торырга тиеш. 90нчы еллардан бирле бергә эшләгән Марат Кәбиров белән бер-беребезне ярты сүздән аңлап торабыз. Көн дә шалтыратып сөйләшми калганыбыз юк. Бөтен концертларның сценарийларын икәү төзибез. "Үтми торчы, гомер"нең сүзләрен үзгәртә-үзгәртә җиде тапкыр яздык. Һәр җырым бала кебек. "Иң ошаганын әйтегез әле", – дисәләр, берсен дә аерып әйтә алмам кебек.
Җырны беркемгә дә тәкъдим иткәнем юк, җырчылар үзләре сорап килә. Килгән кешегә ишегем ачык. Гомер буе өемнән кеше өзелмәде. Әйбәт җыр, агымсу юлын тапкан кебек, үз юлын таба ул.
Ә иң мөһиме – тамашачыны ихтирам итәргә кирәк. Без, мәсәлән, әдәпсез, тупас юмордан баш тарттык. Күпләр бит тамашага гаиләләре, өлкән яшьтәге әниләре белән килә, моң эзләп килә. Моң халкыбызның һәр күзәнәгендә. Еш кына үзем дә уйланам, ник көйләр яза башладым соң, дим. Мөгаен да аның сәбәпләрен тирәннән, балачактан ук эзләргә кирәктер.
Гаиләдә җиде бала үстек. Әткәй бик иртә үлеп китте. Миңа сигез яшь иде ул чакта. Ул фин сугышында яраланган булган. Аны авыл халкы бик ярата иде. Ач балаларга рөхсәтсез ашлык биргәне өчен бер ел утырып та кайткан. Без эш белән үстек. Дүртенче сыйныфтан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Бәләкәйдән үк нәрсәдер уйлап чыгарырга, оештырырга яраттым. Берәр спорт ярышына барасыбыз булса, колхоз рәисенә машина сорап керә ала идем. Ул сәләт концерт-гастрольләр әзерләгәндә бик ярап куйды. Кунакханәдә кунган юк – дусларым һәр шәһәр саен. Төркемебезне һәркайда, туйга кунак көткән кебек, көтеп алалар. Үзең әйбәт булсаң, кешеләр дә сиңа әйбәт була.
Әнкәйнең, авылдашларның җырлавын ишетеп, тыңлап үстем. Бәләкәйдән гармун уйнарга өйрәндем. Безнең халык гомер бакый моңлы булган. Күпне күреп, күпне кичереп, ул кичерешләрен моңга салган.
Чишмә башы – халыкта. Халык кичергәнне кичереп, ул күтәргәнне иңең белән күтәреп кенә аның йөрәгенә үтеп керердәй җырлар иҗат итеп була. Һәркемнең үз кайгысы, үз шатлыгы бар. Җыр да тыныч чакта түгел, я кайгылы, я шатлыклы вакытларда гына туа. Халык үз итеп, яратып кабул итмәсә, яза алмыйсың. Яратса, тагын да язасы килә. Кайбер яшьләр сүзен дә үзе яза, көен дә, аннан үзе чыгып җырлый да. Кагыйдә буларак, кулны да үзенә чабарга туры килә.
Ходай бирмәсә, композиторлыкка укып чыгып та бер җыр да яза алмаска мөмкинсең. Җыр яше дә, карты да җырларлык, табыннарда гөрләтеп җырлап утырырлык булырга тиеш. Мин үзем бу яклап Илгиз Закиров, Урал Рәшитов, Роберт Тимербаев, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка композиторларның иҗатын хөрмәт итәм.
Аннан, сәхнә – авыр хезмәт ул. Ул яхшы физик әзерлек, сәламәтлек таләп итә. Гастрольләрне сөйлисе дә юк. Мин, мәсәлән, утыз биш яшемә кадәр аракыны авызга алган кеше түгел идем, тәмәке тартмадым. Чаңгы, бокс буенча беренче разрядым бар. Футбол, хоккей яратам. Армиягә китәр алдыннан үземне чыныктыра башлаган идем, әлегә кадәр дәвам итәм. Тренажерларда шөгыльләнәм. Күп ашамыйм. Йорт эшләрен үзем башкарам – бик чиста торам, монысы – әнкәйдән килгән тәрбия.
Кызларны да иркәләп үстермәдем. Алар белән горурланам. Тәртипле, әдәпле булдылар. Ала𠬬¬– минем юанычым, куанычым. Үзләренең тормышы, гаиләләре бар. Яралы чакларымда ялгыз калдырмадылар, янымда булдылар. Әле дә гел бергәбез, киңәшләшеп яшибез. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Мин аларга исәнлек-саулык, бәхет телим.
Әйе, миңа ачы югалтулар да кичерергә туры килде. Ләкин мин үземне бәхетле кешемендер, дип уйлыйм. Башкарган эшләрем, яратып эшләвем, үз юлымнан баруым белән бәхетлемен. Әткәй үләр алдыннан, һәркайсыбызны кочаклап, үз сүзен әйтте: "Кешеләргә гел изгелек күрсәтергә кирәк, шул үзеңә кайта", – диде ул. Мин әткәм сүзен тотарга, кулымнан килгәнчә, изгелек кылырга тырышып яшәдем кебек...
Ризван абый хаклы. Чынлап та, гомер узган саен үткәннәргә ешрак әйләнеп карыйсың, ныграк уйланасың. Ниләр эшләдем, үземә, гаиләмә, якыннарыма, милләтемә, кешеләргә нинди файдам тиде дип фикер йөртәсең. Ярый ла без үткән юлларга көл түгел, гөлләр яткан булса. Ярый ла без күз яшьләренең ачысына түгел, татлысына, елмаюларның һәм моңнарның яктысына сәбәпче булсак... Ул яктан Ризван абый чын мәгънәсендә бәхетле: аның йөрәгеннән чыккан җырларны халкы яратып күтәреп ала, табыннарда гөрләтеп җырлый, юлларында юлдаш итеп көйли! Аның акыл көче, сабыр ихтыяры яшьләргә канат куя. Нечкә зәвыгы, тырышлык белән ныгытылган таланты халкыбыз күңелендә ургыган һәм төптән, тирәннән килгән моң агымын түкми-чәчми бүгенгегә һәм киләчәккә ташыра.
Тәгәрмәчләр сулкылдыйлар,
Җырлавымнан туктап калсам,