Барлык яңалыклар

Мәдәният өчен акча жәлләмибез

2018нче елның 7нче маенда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе үсешенең 2024нче елга кадәр гомумдәүләт максатлары һәм стратегик мәсәләләре хакындагы” указга кул куйды. Аның кысаларында 12 проект расланды.12 проектның берсе – “Мәдәният” гомумдәүләт проекты. Ул өч бүлекне берләштерә: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният”. “Мәдәният” гомумдәүләт проектының кураторы – Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец, җитәкчесе – Русия Федерациясе Мәдәният минстры Владимир Мединский.

2018нче елның 7нче маенда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Русия Федерациясе үсешенең 2024нче елга кадәр гомумдәүләт максатлары һәм стратегик мәсәләләре хакындагы” указга кул куйды. Аның кысаларында 12 проект расланды.
Бу проектлар иҗтимагый, икътисади юнәлешләрне, фән, мәгариф, мәдәният, экология мәсьәләләрен үз эченә ала, аларның гомум бюджеты 25 триллион сумнан артып китә. Мәгълүматый материаллар 11нче февральдә Русия Федерациясе Хөкүмәте сайтында дөнья күрде.
12 проектның берсе – “Мәдәният” гомумдәүләт проекты. Ул өч бүлекне берләштерә: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр”, “Санлы мәдәният”. “Мәдәният” гомумдәүләт проектының кураторы – Русия Федерациясе Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец, җитәкчесе – Русия Федерациясе Мәдәният минстры Владимир Мединский.
Билгеләнгән максатларны тормышка ашыру өчен 2019–2024 елларда 113,5 млрд сум (федераль бюджеттан – 109,7 миллиард сум, РФ субъектлары бюджетыннан – 3,8 миллиард сум) акча тотылачак.
Иң мул финанслау “Мәдәни мохит” юнәлеше өчен (84 миллиард сум) каралган. (Бу хакта тулырак: https://www.mkrf.ru/press/news/natsionalnyy_proekt_kultura_plany_i_napravleniya/)
Проектны тормышка ашыру өчен Башкортстан Мәдәният министрлыгы да киң эшчәнлек җәелдерде (документлар, мәгълүмат министрлык сайтында бирелеп бара: https://culture.bashkortostan.ru/activity/14617/).
Русия төбәкләре үз мөмкинлекләрен дә файдалана. Бу җәһәттән Башкортстан яхшы исәптә.
Ольга Ярилова билгеләп үтүенчә, Якутия федераль акчаларның һәр 1 миллион сумына өстәп 2,6 миллион сум тотса, Оренбург өлкәсе – 1,2 миллион сум, ә Башкортстан – 3 миллион сум тотачак (https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/173803/).
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: