Барлык яңалыклар

Русия Президенты Владимир Путин эшкуарлыкны яклый

Русия Президенты эшкуарлыкны яклый
2018 елның 7 маенда Русия Президенты Владимир Путинның гомумдәүләт проектлары турында фәрманы булган иде. Анда кече, урта һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм итү буенча да җитди бюджет һәм чаралар каралган. Башкортстанда бу юнәлештә 45 проект тормышка ашырылачак. Алар өчен 4 782,8 миллион сум акча бүлү каралган. Проектның максаты – урта, кече һәм шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр санын 25 миллион кешегә җиткерергә. Аеруча авыл хуҗалыгына зур игътибар бүленәчәк. Агымдагы елда ук республикада майлы һәм техник культуралар чәчү мәйданы 600 мең гектарга җиткереләчәк. Горчица, рапс, рыжик чәчү мәйданнары 9 процентка артачак. Бу культуралар тышкы базарда да зур сорау белән кулланыла. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде. Узган елны республика беренче тапкыр рапс мае һәм рапс шротын саткан иде. Керем 3,5 миллион доллар тәшкил итте.
Мөнир ВАФИН.
Увеличение численности занятых в сфере МСП, включая индивидуальных предпринимателей (млн чел.)
Базовое значение19,2
Цель на 201919,6
Цель на 202121,6
Цель на 202425
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: