Барлык яңалыклар

ФӘН – ВЛАДИМИР ПУТИННЫҢ ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕНДӘ!

"Фән" гомумдәүләт проектының төп максаты – Башкортстанны Русиянең фәнни тикшеренүләр ягыннан иң нык үсешкән ун төбәге исемлегенә кертү. 2024 елга Башкортстан фәнни эзләнүләргә бүленгән чыгымнар ягыннан Русия төбәкләре арасында 12нче урынга күтәрелергә тиеш. 2017-2018 елларда ул бу өлкәдә 18нче урынны били иде. Быел исә республикабыз, бер баскычка күтәрелеп, 17нче урынга чыгарга тиеш. Моңа ирешү өчен яшь тикшеренүчеләрнең кимендә 20 фәнни-технологик үсеш проектына дәүләт ярдәме күрсәтү; гыйльми оешмаларның тикшеренү әсбапларының яртысыннан артыгын яңарту; Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәген, Башкортстан Фәннәр академиясен, югары уку йортларын, республиканың икътисади партнёрларын берләштерүче “Инновацион альянс” төзү бурычлары куела.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар нигезендә Башкортстанда 57 төбәк проекты башкарыла. Аларның һәркайсының үз бюджеты бар.
Мәсәлән, “Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә, республикада 3 төбәк проекты эшли. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”. Аларны башкаруга барлыгы 4,005 миллиард сум акча бүленә. Бу сумманың 2,545 миллиард сумы – федераль, 50 миллион сумы республика бюджетыннан бүленәчәк, 1,410 миллиарды исә бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителәчәк.
“Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә республикада башкарылган өч төбәк проектының да чыгымнары төрле. Мәсәлән, “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”гә – 2,450 миллиард, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”га – 1,050 миллиард, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”гә 505 миллион сум акча бүленәчәк. Проектлар 2024 елга кадәр Русиядәге һәм Башкортстандагы фән үсешен сизелерлек яхшыртырга тиеш.
Әлеге өч проектның уртак максаты бер – Башкортстанны Русиянең фәнни тикшеренүләр ягыннан иң нык үсешкән ун төбәге исемлегенә кертү. 2024 елга Башкортстан фәнни эзләнүләргә бүленгән чыгымнар ягыннан Русия төбәкләре арасында 12нче урынга күтәрелергә тиеш. 2017-2018 елларда ул бу өлкәдә 18нче урынны били иде. Быел исә республикабыз, бер баскычка күтәрелеп, 17нче урынга чыгарга тиеш. Моңа ирешү өчен яшь тикшеренүчеләрнең кимендә 20 фәнни-технологик үсеш проектына дәүләт ярдәме күрсәтү; гыйльми оешмаларның тикшеренү әсбапларының яртысыннан артыгын яңарту; Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренүләр үзәген, Башкортстан Фәннәр академиясен, югары уку йортларын, республиканың икътисади партнёрларын берләштерүче “Инновацион альянс” төзү бурычлары куела.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: