Барлык яңалыклар

Русиядә «Мәдәният» проекты. Ул нәрсә ул?

Авылларга клублар кирәк, диелә бу проектта...

Белүебезчә, 2018 елда Русиядә федераль масштабта яңа гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Алар төп өч юнәлешне колачлый: «Кеше капиталы», «Уңайлы тормыш мохите» һәм «Икътисадый үсеш». Алар Русия Президенты В. В. Путин указына ярашлы 2024 елга кадәр тормышка ашыралачак.
«Кеше капиталы» юнәлешендә сәламәтлек саклау, демография, мәгариф белән беррәттән мәдәният өлкәсе дә бар. «Культура» сүзе латин теленнән алынган, «эшкәртү» дигәнне аңлата, соңрак «тәрбияләү, укыту, үстерү» дигән мәгънәләрне дә үз эченә ала. Татар теленә «мәдәният» сүзе исә гарәп теленнән үтеп кергән һәм «культура, цивилизацияле» дигән мәгънә бирә, гарәпчә мдн «шәһәр, кала булу» ул.
Проектның эчтәлеге, әлбәттә инде, мәдәният төшенчәсенең эчтәлегенә тәңгәл килә. «Мәдәният» гомумдәүләт проекты түбәндәге төп максатларны берләштерә: Русия халыкларының рухи һәм мәдәни кыйммәтләре нигезендә русия гражданлыгы тәңгәллеген ныгыту; мәдәни-мәгариф һәм музей комплексларын булдыру (алар үзләрендә концерт заллары, театраль, музыкаль, хореографик һәм башка иҗади мәктәпләрне, күргәзмә мәйданнарын берләштерәчәк); сәнгать уку йортларын матди яктан тәэмин итү; талантлы яшьләргә музыка сәнгатендә ярдәм итү; авыл биләмәләрендә клуб тибындгы мәдәни-ял оешмаларын төзү яки төзәтү; муниципаль китапханәләрне үстерү; 500 шәһәрдә виртуаль концерт заллары булдыру; кадрлар әзерләү; төбәкләрдә яшь тамашачы һәм курчак театрларын яңарту; РФ халыкларының мәдәни байлыгын саклау буенча ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итү һ. б.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: