Барлык яңалыклар

ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ ХАЛЫК МӘНФӘГАТЕНДӘ ЭШЛИ!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар яшәешнең барлык өлкәләрен дә иңләп, халык тормышын сизелерлек яхшырту максатын куя.

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Алар яшәешнең барлык өлкәләрен дә иңләп, халык тормышын сизелерлек яхшырту максатын куя.
Әлеге проектлар түбәндәге юнәлешләрдә башкарыла: демография; сәламәтлек саклау; мәгариф; мәдәният; торлак һәм шәһәр мохите; экология; хәвефсез һәм сыйфатлы юллар; хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм халыкны эш белән тәэмин итү; Русиядә санлы икътисадны үстерү; кече һәм урта эшкуарлыкка, бу өлкәдәге шәхси башлангычларга ярдәм күрсәтү; халыкара кооперация һәм экспорт; фән. Проектларны тормышка ашыруга 2024 елга кадәр 175,136 миллиард сум акча бүленәчәк. Бу акчаның 85020,8 миллиарды – халыкка яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга, 15539,0 миллиарды – икътисади үсешне тәэмин итүгә, 74576,0 миллиарды кеше капиталын үстерүгә тотыла.
Санап үтелгән гомумдәүләт проектлары нигезендә, Башкортстанда 57 төбәк проекты тормышка ашырыла. Аларның һәркайсының үз бюджеты бар. Мәсәлән, “Фән” гомумдәүләт проекты нигезендә, республикада 3 төбәк проекты эшли. Бу исемлеккә түбәндәгеләр керә: “Башкортстанда фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү”, “Фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен алдынгы инфраструктура булдыру”, “Тикшеренүләр өлкәсен кадрлар белән тәэмин итү”. Аларны башкаруга 4,005 миллиард сум акча бүленә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: