Кызык-мызык
20 Сентября , 11:48

Зәйфә САЛИХОВА. Сайлыйбыз, җәмәгать! (Уены-чыны бергә)

Сайлау – мөһим генә түгел, тылсымлы  вакыйга  шул ул, анда катнашыр өчен хәтта үле җаннар да терелә.

Зәйфә САЛИХОВА. Сайлыйбыз, җәмәгать! (Уены-чыны бергә)Зәйфә САЛИХОВА. Сайлыйбыз, җәмәгать! (Уены-чыны бергә)
Зәйфә САЛИХОВА. Сайлыйбыз, җәмәгать! (Уены-чыны бергә)

И безнең халыкның тапкырлыгы!  Торып-торып хәйраннар каласың. Бәй, шулай дими, ни дисең!  Көнүзәк темага мәзәкләрне ә дигәнче уйлап чыгара да куя ул,  Аллаһы Тәгалә талантны өеп биргән язучыларың бер якта торсын. Ә халыкның  иҗат җимеше үзе кыска, үзе мәгънәле, ягъни мәсәлән, үтречески шәп була. Кыскасы, тормыш нинди – мәзәге шундый инде аның, җәмәгать. Тыңлап кына торыгыз, баштан ук сөйлим, һәм, нәлисә,  үзегез дә шулай икәненә ышанырсыз. 

Ниса ахирәтен,  тагын  берничә дус  хатынын  Миниса  ныклап чәйгә чакырды:

 – Күптән күрешкән юк, өчпочмак пешердем, тормыш хәлләрен сөйләшеп утырырбыз, –  диде ул, – кара аны, килми калма, сагындырдың. Бу таҗлы вирус барыбызны да өйләргә бикләп куйган иде, аллага шөкер, үтте бит, үтте, югыйсә кеше  күргән дә юк иде.

 Нигә парлап, ирләре белән  бергә чакырмаган дисезме? Бик парлап чакырыр иде дә. Миниса да,  ахирәтләре дә илдә ишәйгәннән-ишәя барган тол хатыннар сафында чөнки, ирләре кайсысыныкы –  йөрәк, рак авыруларыннан, берсенеке әле күптән түгел генә әлеге зәхмәт чиреннән мантый алмыйча, пенсиягә чыкмас борын ук, теге дөньяга китеп бардылар шул.

 Шуннанмы? Әй, әйе, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, мәзәк турында әйтмәкче идем бит әле. Ниса түти бер сайлауга баргач, иң эсвежи, көн кадагына мач китереп суккан анекдот ишетеп кайткан иде. Ул әлләни яңа да түгелдер инде, сайлау көне якынлашканга гына чокып чыгарып, яңартып сөйлиләрдер. Вацапка керсәң, шигырь юлларына салганын да укый аласың ул көлкеле хәлләрне. Кайсы зирәге уйлап чыгарды икән, әллә минем белән булган хәлләрне күреп-белеп торды микән ул кеше дип аптырый Ниса  апагыз.

Ә көн кадагына суккан мәзәк болай.

Бер бабай сайлауга барган. Матур киемле ханым исемлектән бабайның исем-шәрифләрен табып, паспортын карап кул куйдырткан да  бюллетень кәгазләрен биреп,  чаршау артына, кабинага озаткан. Бабай кирәк җиргә птичкә куеп чыгып, кыягазларын урнага салып, эшен бетергән. Ә үзе һаман кайтып китми,  ишек  катында  таптана икән.

Кизүдә торучы:

– Бабай, эшең бетте бит инде, нигә һаман кайтмыйсың? – дип сораган, аптырабрак.

Бабай:

–  Карчыгым үлгәненә инде алты ел, ә исемлеккә кертелгән. Килгәнен көтәм, бәлки, күрешербез бүген, –   ди икән.

Менә шушы мәзәкне сөйләгәч, әй көлделәр, әй көлделәр сайлауга барасы  хатыннар, берсе капкан чәенә чәчи язды хәтта.

Шул мәзәкне Ниса түти һич  оныталмый. Көлсәң көл, еласаң ела: аның  белән дә нәкъ шундый хәл булды бит. Бер генә тапкыр булса, чурт с ним, дияр идең дә ул. Юк шул менә. Кәк сайлау көне җиттеме, ул үзенең байтактан вафат булган ире белән чак очрашмый кала. Район яки республика депутатларын сайлау булсынмы, яисә  тагын да югарыгамы, аңлы кеше буларак, берсенә дә бармыйча калганы юк Ниса апагызның. Намус белән гражданлык бурычын үтәргә бара һәм барган саен әллә нишләп, сискәнеп китә, чиксез  аптырашта кала. Сайлаучылар исемлегендә аның исем-фамилиясе янында унбиш еллап  элек вафат булган иренең дә исем-шәрифләре акка кара  белән язылган була! Өнсез кала инде апакаебыз, ничек инде, бу исемлекне каян карап, ничек төзиләр икән соң дип шаклар ката?!  Барган саен, ирем вафат, сызып ташлагыз дип искәртеп, сыздырып кайтып китә. Сайлау җиттеме, тагын шул ук хәл!

Үзе белән генә шундый хәл икән дип уйлый иде ул. Баксаң, андый адәм ышанмаслык  хәлләр адым саен икән. Чәйгә килгән Надия  күршесе - бер иркәйнең байтак еллар мәрхүм булган хатынының исемен күреп, аптырашта калып кайтуын сөйләде.

Бу юлы, бәлки, сызып ыргытканнардыр, ни әйтсәң дә, югарыга ук сайлыйбыз бит, гаделлек кирәк, гаделлек! Сызмасалар, әллә анекдоттагы теге бабай сыман көтеп торырга микән, бәлки, ире сайлауга килер Ниса апагызның?!.

Сайлау – мөһим генә түгел, тылсымлы  вакыйга  шул ул, анда катнашыр өчен хәтта үле җаннар да терелә.

Сайлыйбыз, җәмәгать!

Автор рәсеме.

Зәйфә САЛИХОВА. Сайлыйбыз, җәмәгать! (Уены-чыны бергә)
Зәйфә САЛИХОВА. Сайлыйбыз, җәмәгать! (Уены-чыны бергә)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас