

Хәнәфинең алтынчы сыйныфка җитүенә карамастан, танау асты һәрдаим юеш булып, бичараның кесәсендә әнисе салган кулъяулыклары сыгып ташлардай хәлдә була иде. Шуңа күрә малайлар арасында аның кушаматы да – “Маңкыс” иде. Көзгә таба, нәкъ укулар башланган чорга бакчаларда көнбагышлар җитешә, авыл халкы дәррәү бердәм кая барса – шунда көнбагыш “чертләтә” башлый. Шул сәбәпле укуның беренче айлары мәктәп бинасын көнбагыш кабыгыннан арындыру буенча көрәшкә багышлана. Бу хакта класс сәгатьләрендә дә сөйлиләр, гаепләре булганнарны “учительская”га кертеп тиргиләр, алай да бу гадәттән туктатып булмагач, мәктәп директоры үз кулы белән һәр укучының кесәсен тикшерә башлады. Дәресләр башланганчы үткәрелә торган “физзарядка”ны бүлеп, директор абый рәт буйлап өлкән сыйныфлардан түбәнрәкләргә табан күчеп килә. Кайсына ул кесәсен актарып әйләндереп чыгарырга гына кушса, кайберәүләренең кесәсенә, ышанмыйча инде, үзе кереп чыга. Бу чарада тезелеп торган укучыларның аяк астына шактый гына көнбагыш түгелә, гаеплеләрне “физрук” абый исемлеккә теркәп бара. Менә директор абый алтынчы сыйныф каршына килеп җитә. Бер, ике, биш укучының кесәсе тикшерелә, инде чират Хәнәвигә җитә. “Чыгар кесәләреңне, әйдә тизрәк күрсәт!” Тик укучы берни дәшергә кыймый катып тора, кесәне дә күрсәтми, кыенсына инде, бахырың, анда барыбер көнбагыш була алмый бит инде! Директор абый түземсезлек белән “Нәрсә катып торасың?” дип ике кулын ике кесәсенә тыгып, тиз генә тартып ала. Тик тизлек файда итми: аның бармакларына ияреп сузылып торган саргылт сыекча тартылып чыга. “Бу нәрсә? Хәшәрәт! Каян чыккан шуның кадәр маңка? Чтобы иртәгә танавың да, кесәләрең дә коп-коры булсын!”
Шул сүзләр белән директор абый, кулларын чирканып сөрткәч кулъяулыгын читкә бәреп, мәктәп бинасына юнәлде. Бу вакыйгадан соң мәктәптә генә түгел, ихатада да көнбагыш чүбе күренмәде, кесә тикшерүләр дә узмады. Әмма Хәнәви башкача мәктәпкә килмәде, аны әнисе читтә яшәгән һәм шунда эшкә урнашкан ире, ягъни, улының әтисе янына алып киткән дип сөйләделәр.
Ике дистә чамасы ел үткәч, Себернең яңа төзелгән шәһәрләренең берсендә эшләүче инженер Хәнәфидән шул якка йөреп эшләүчеләр “Якташларга сәләм!”нәрен алып кайтып җиткерделәр. Корыткан булса кирәк якташ борынын!
Ясалма фәһем сурәте.