

Совет чоры. Карл Маркс исемендәге күмәк хуҗалыкның яңа гына төзелгән зур клубында колхозчыларның гомум җыелышы бара. Бина эче бик зур булуына карамастан, хуҗалыкка караган төрле авыллардан җыелган халык белән шыгрым тулы. Көн тәртибендә төп мәсьәлә – яңа җитәкче сайлау. Сәхнәдәге кызыл ефәк капланган өстәл артында алдан билгеләнгән “актив” урын алгач, алар арасындагы инде күп еллар агроном булып эшләгән Нәзһәт Зарипов агай торып басты. Залдагылар җыелышны бу юлы парторг Сафин алып бармаячагын шунда ук аңлап алды.
Көн тәртибен коллективка ачып салгач, алып баручы сүзне өч ай элек кенә партия райкомы тарафыннан тәгаенләп куелган, яңа рәис вазыйфасына кандидат – иптәш Сәгыйтовка бирде. Бу мөлаем генә күренгән урта яшьләрдәге ир өч ай буена хуҗалыкта башкарылган барлык тармактагы уңышлар һәм җитешсезлекләрне җентекләп тикшерүен бәян итте. Элекке рәис эчкечелеккә бирелеп хуҗалыкны таркалу хәленә җиткергән иде – бары да күреп торды, шуңа күрә аны эшеннән бушатырга мәҗбүр булдылар. Бичарага карата “уголовный” яки “административ” эшләр кузгатылуы ишетелмәде.
– …Югарыда әйткәнемчә, күп кенә уңышлар белән елны тәмамласагыз да, шактый гына җитешсезлекләрне әйтеп китмичә булмый. Соңгы елда эре мөгезле терлек башы егерме биш процентка арткан, анысы партиябез күрсәтмәләренә ярашлы. Ә печәнлекләр мәйданы арту түгел, киресенчә, бераз кимегән. Бу һәм башка шундый диспропорцияләрне алдагы кышлату чорында бетерергә бурычлыбыз. Шул ук хәл хезмәтне механикалаштыруда да: техника искергән, күбесе кырылып беткән. Ә бит эш күләме елдан-ел артуга бара. Сарык көтүенә дә җәйләүлекләр кимегән. Умарталыкларны әйтсәк – бал кортлары борын төртерлек бер чәчкә калмаган. Бу гербицидларны саксыз куллангану нәтиҗәсе… Шуңа балның кимүе шиксез. Шулай итеп, иптәшләр, хуҗалыктагы бихисап диспропорцияләр начар нәтиҗәләргә китерә. Әгәр, сезнең ризалык белән мине рәис итеп сайлыйсыз икән, хуҗалыктагы бу диспропорцияләрне бетерүгә бөтен белемемне һәм көчемне куярмын дип ышандырам.
– Иптәшләр! Иптәшнең доклады тәмам, аңлашылмаган урыннары булдымы? Кемнәрнең соравы булыр? Әйдәгез, активрак булыгыз…
Зал тын гына утыра бирә, пышылдашып кына бер-берсе белән фикер алышалар, тик берсе дә эндәшергә кыймый. Шул тынлыкта алдагы рәттән, гомер буе кырда эшләү нәтиҗәсендә бармакларының кан тамырлары бүртеп торган, тыйнак кына кул күтәрелде.
– Әйдә, әйдә, Харрас бабай, башлап җибәр әле… Илле ел колхозда хезмәт салып, үгез белән җир сукалап ашлык үстереп, сүзең булмый калмас; әйдә, тыңлыйбыз сине!
– Анысы шулай, балалар, күп эшләнде, төрле чаклар булды… Бик рәхмәт җылы сүзеңә, анысы… ни, теге… яңа иптәшнең сөйләгәне дә аңлашылды димен – мөселманча сөйләде бит… фаразан, үзебезнең телдә бит. Менә… ни… бер аңлашылмаган сүзе мине боргычлый. Нәрсә була ул әйткән “диспрапурса”? Шуны аңлатып бирсәгезче.
– Хәзер, бабай, хәзер аңлатам, ник аңлатмаска – барчагызга да ап-ачык булыр. Докладта хәтсез кабатланды шул… Менә, мисал якыннан булсын өчен әйтәм, сезнең хәләл җефетегез Гөлчирә апа җыелышка килә алмадымы? Юу-ук, бик аңлыйбыз, – гаепләп әйтүем түгел, ә ни өчен килмәде? Чөнки аңа бу араны үтү авыр. Ат җигеп алып килергә дә башыбызга килмәгән! Идарә әгъзалары исеменнән гафу үтенәм … Чөнки аңа операциядән соң еракка йөрергә ярамый. Аякларының берсе озынрак калды. Гафу үтенәм, гаепләп әйтүем түгел, яхшырак аңлаешлы булсын өчен генә телгә алуым, берсе – шактый кыскарак. Менә шушы – ике бот арасындагы аерма, бабакачаем, “диспропорция” дип атала.
Кара аны, нәрсәләрне дә белми яшәгәнбез икән, дип тып-тын утырган зал кинәт дәррәү күтәрелеп, бот чабып көләргә тотынды, түшәмдәге люстраларга чаклы селкенә башлады. Алып баручы да, залның ни өчен шаркылдаганын аңлап алып, елмаергамы-юкмы дип аптырап торды да, көлүгә кушылды. Тик Харрас бабай гына, ниндидер ашыгыч эше исенә төшкән йөз белән, арткы ишеккә табан бәрелә-сугыла чыга башлады. Зариповның: “Кая ашыгасың әле, Харрас бабай, көн тәртибе каралып бетмәде бит?” диюенә ике кулы белән гафу үтенгәндәй ишарәләде. “Карчыкка аңлату эше үткәрәсем бар, онытканчы тизрәк кайтырга кирәк… Сез, җәмәгать, үз эшегезне дәвам итегез инде...”
Зал Харрас карт чыгып югалганнан соң да бик озак тынычлана алмый торды, аның каравы, яңа иптәшне рәис итеп сайлау көн тәртибе бер минутта эчендә хәл ителде.
Ясалма фәһем фотосы.