

– Фатирың шушы буламы инде, класташ, да-а-а, хан сарае түгел икән, хан сарае түгел. – Рәсим ишектән кергәч тә Шәүкәткә кызганып карап куйды да түшәмгә ымлады. – Нигә тавык кетәгедәй тәбәнәк итәләрдер, сузылсаң, кул түшәмгә тия бит.
– Ике метр ярым инде, стандарт, – дип каршы төште Шәүкәт бу әрсез кунакка ачуы килеп. Хәзер бөтен фатирларның да түшәме шул биеклектә.
– Бөтен йортлар да болай тәбәнәк түгел, әнә, министрлыкта эшләгән өч туган абый элитный йортта тора, аның түшәме күк гөмбәзедәй биек, фатиры йөз квадрат метр бардыр, урап чыккысыз. Синең өч бүлмәле фатирың аның бер бүлмәсе кебек. Да-а-а, ремонт ясарга да кулың тими икән, акча җиткерәлмисеңдер инде.
– Шәүкәт гарьлегенән бер сүз дә әйтә алмый торды. Һай әттәгенәсе, тереләй суйды, ун ел күрешмәгәннәр иде, каян килеп чыкты бу Рәсим, тагын егерме ел күрмәсә дә түзәр иде әле. Ишектән күренгәч тә, берәр ярты утыртырга кирәк, дип уйлаган иде, бу мәгънәсез ачы телгә көмешкә да жәл.
– Ремонтны бетерергә җыенабыз, – дип аклана башлады Шәүкәт. – Обойларны, ишекләрне алыштырдык, җиһазларны яңарттык, идәнгә линолеум җәйдек.
– Бара инде, бара, – дип тынычландырды аны Рәсим, сыйныфташының йөрәген тоткалавын шәйләп. – Фатирың кысыграк та, болай ярый инде, кем әйтмешли, тешне кыссаң, түзәрлек. Ә машинаң нинди, “Тойота”-мазарда җилдерәсеңдер инде?
– Лада “Гранта” , – дип мыгырдады Шәүкәт, оялуыннан кызарынып.
– Ә эш урының кая, һаман институтта укытасыңмы, бездән бер сыйныф түбән укыган Хәлим былтыр ук профессор булган икән. Мәктәптә маңкасы агып йөри иде. –
– Күптән түгел фән кандидаты булдым, – дип пышылдады Шәүкәт гомеренең заяга үтүен төшенеп, тамагына төер килеп тыгылды.
– Ә ял итәргә кая йөрисең? – дип сораулары белән җәзалавын дәвам итте Рәсим. – Халык Төркия белән Мисырдан ялкып, Кытай ягына оча бит хәзер.
– Отпускыда каенанамның алты сутый бакчасында казынабыз, – диде сыйныфташ, үксеп җибәрүдән чак тыелып. Тынычланыр өчен бер-ике төймә валидол йотарга туры килде. Бераз утыргач кына аңа сөйләшү сәләте кире кайтты.
– Карале, Рәсим, үзең ни хәлдә соң, эшең, гаиләң турында бер сүз дә әйтмәдең бит әле.
– Нәрсәсен сөйлисең инде аның. – Рәсим кул гына селтәде. – Хатын белән аерылыштык, кризис, дип эштән кыскарттылар, кайвакыт икмәк алырлык та акча булмый. Инде тулай торактан да кусалар, ничек яшәрмен?
Боларны ишеткәч, агарынган, туктаусыз йөрәк тирәсен угалаган Шәүкәтнең битенә алсулык йөгерде, чиксез сагышка баткан карашлары очкынланып китте, турсайган иреннәре язылып, кысылган авызы тора-бара колагына җитте.
Шәүкәт ашыгып суыткычтан кадерле кунак көтеп, инде өч-дүрт ел моңаеп утырган затлы коньякны чыгарып, өстәлгә шапылдатып куйды да Рәсимне кочаклап алды. Аннан да кадерлерәк кунакның булуы мөмкин түгел. Сыйныфташ бит ул.
Автор фотосы.