

Кичә көн буе күрше Фәрит белән Гөлбикәнең ире Әмир дә, утыннарын кисеп, ярып, утынлыкка кертеп, өеп куйдылар. Рәхмәт кенә. Бер сүзе дә юк Гөлбикәнең. Әмма дә ләкин шул эшләренең азагы гел бер төрле тәмамлана. Ирләр бит бер эш эшләсә, үзләрен бүләкли белә. Ә син хатын-кызны алып кара: баш күтәрми күпме кер юа; тузанын да калдырмый, бөтен өйне җыештырып чыга. Ә ашарга пешерүне алсак, бер әзерләгәнче күпме биергә кирәк. Аннары табак-савытны кем юа? Барысы өчен дә сиңа иң зур бүләк – ике чынаяк чәй, вакытың булса әле.
Әмир белән Фәрит галәмәт зур эш башкаргач, тәмләп ашап алганнан соң, ничектер бер ял кирәк бит инде дип уйлап, авыл кибетенә юл алды. Кибет бездә идарәдән кала, иң кирәкле урын санала. Аның сатучысы гына да ни тора бит! Үтә хәйләкәр, искиткеч ачык йөзле, һәркем турында тулы мәгълүматны хәтеренә сеңдергән; ягымлылыгы белән конкурсларда җиңү яуларлык, түп-түгәрәк Сәфинә апа хуҗа анда. Кояштай елмаеп каршы алды түткәең юлчыларны. “Нәрсә, егетләр, эш беттеме?” – бу аның иң яраткан соравы. Шушы сорау белән җаннарны эретә дә куя инде безнең сатучы. Шул минутта синең арыганнарыңны сизгән иң якын туганыңа әйләнә. Билгеле инде, эш беткәч, “төгәлләргә” дип бөтен ирләр дә шунда ашыга. Талон заманы бит, хәерсез... Андропов абзыкай закон чыгара торгач, “каш төзәтәм дип, күз чыгара” язды. Көчләп аракы эчәргә өйрәтү шул буладыр инде. Бәй, талонга килгәч, синең өчен генә тәгаенләнгән булгач, ничек эчмисең аны. Талонныкы беткәч, кәнишне, Сәфинәгә ялынырга кала. Әмир белән Фәрит тә бик каты арыганлыкларын тасвирлап сөйләп биргәч, түткәең: “Егетләр, беркемгә дә әйтмәгез, сезнең өчен генә калдырган ике яртым бар”, – дип, тиз генә, кеше кергәләгәнче, шешәләрне гәзиткә төреп, Әмирнең култык астына кыстырды. Монысы инде чын сатучының иң кирәкле алымыдыр. Сатылмый яткан күпме әйберен сатып җибәрде ул шулай итеп. Синең өчен генә дигәч, ничек кире кайтарып бирәсең инде аны, ошамаса да. Фәрит белән Әмир шатлыкларыннан калган акчаларын кайтарганны да көтми, таю ягын карадылар. “Шәп тә инде безнең Сәфинә апа”, – дип, мактый-мактый, өйдә капкаларга берәр нәрсә табылмасмы дип, һәркем үз ягына атлады. Бер телем икмәкне кисеп тә өлгермәде Әмир, дүрт яшьлек улы Артур килеп керде. “Әти, кайчан алып барасың инде балыкка? Иртәгә булды бит инде”, – дип шыңшырга тотынды. Чынлап та, хәзер ничәнче тапкыр “иртәгә” дип алдый ул малаен. “Ярый, җыен”, – диде үзе дә көтмәгәндә. Келәттән тиз генә күптән әзерләп куйган кармакны эләктерделәр дә, түтәлдән ике-өч кыярны кесәгә тыгып, тизрәк чыгып шылу ягын караганда, Әмир кинәт тукталып калды. Мунчада кер юган хатынына: “Без Артур белән балыкка,” – дип кычкырды да, чыгып та сыздылар. Ә Фәрит тыкрыкта, икмәк белән помидор алып чыгып, күптән зарыгып көтеп тора инде аларны.
Искиткеч матур ул безнең авыл. Тирә-якта берәү. Биек булмаган тауларда үскән төрле агачлар өч яклап уратып алган. Шул таулардан челтерәп агып төшкән чишмәләр җыелып, күлгә әйләнгән. Ялтырап яткан күлдә йөгереп кечкенә дулкыннар куыша. Кояш көзгедә чагылган кебек күзләрне камаштыра. Күлнең җиләс һавасы йөрәккә ял бирә, күңелгә ниндидер рәхәтлек, дәрт өсти.
Артурны кармагы белән күл буендагы басма янына урнаштыргач, кечкенә табыннарын корып та җибәрде егетләр. Җылынмасын дип, бер шешәне басма астынарак суга салып куйдылар, ә икенчесен башладылар. Сүзләр куерганнан-куера барды. Бер-берсен бүлә-бүлә, әллә ниләрне искә төшереп, сөйләштеләр дә сөйләштеләр.
Ул арада Артур кармак башына карап утырып тәмам арыды. Бер дә кызык түгел икән ул гел суга карап утыру. Күзләрен челт-челт йомгалап алды да: “Ярый, балык эләгә торсын”, – дип, яр буенда йөреп килергә уйлады. Ә анда!.. Үткән атнада гына юк иде бит әле – ике йомран тишеге! Бер атна элегрәктер, зур малайлар белән су салып, бер йомранны чыгарганнар иде.
“Эх, кайдан гына алырга соң берәр савыт?” – дип, кире күл буена килде.
Ә-ә, менә бит бер шешә ялтырап ята, суы да туп-тулы. Тик, нишләптер, бик нык итеп ябып куйганнар. Тырыша торгач, ачты да, йомран тишегенә салып та җибәрде. “Әй, сасыган су булды бу”, – дип күлгә чиста суга йөгерде. Ун-унбиш шешә салгандыр, юк, чыкмый бит йомран.
Әмир белән Фәрит беренчесен төгәлләп, кикерә-кикерә, икенче шешәне алырга килсәләр... Менә сиңа мә. Юк шешә. Үз күзләренә үзләре ышанмый: “Шушында гына куйган идек бит, әйеме?” дия-дия, бөтен тирә-якны карап чыкканнан соң, Артурны күреп алдылар. Ә ул, чыраен сытып : “Әти, чыкмый йомран, мә, син чыгарып кара”, – дип буш шешәне Әмиргә сузды.
Автор фотосы.