

УРТАК ТАНЫШЛАР
Галимҗан дискотекада бер чибәр кыз белән танышты. Алар бертуктаусыз гел бергә биеделәр. Кызның исеме Мария булып чыкты. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп дискотека беткәнен сизми дә калдылар.
– Мария, беләсеңме, минем әтиләр кунакка китте, миндә аулак, әллә безгә барабызмы?
– Без бит әле таныш та түгел диярлек, ярамас.
– Таныштык ич, минем берничә яңа кино бар, төне буе карарбыз.
– Кыен бит, әле танышып та өлгермәдек, ә инде аулакка барабыз.
– Әйдә инде, Мария. Таныштык ласа.
– Ярый алайса, әйдә, кино карарбыз.
Өйләренә кайтып чәй эчкәч тә Галимҗан телевизор куйды. Кино беткәне сизелми дә калды.
– Әйдә инде, хәзер ятыйк, – дип Галимҗан тәкъдим ясады.
– Син нәрсә сөйлисең, Галимҗан? Нинди яту ди, без бит әле юньле-башлы таныш та түгел.
– Ничек инде таныш түгел? Бергә биедек, чәй эчтек, кино карадык.
– Моңа бары 5-6 сәгать вакыт үтте. Безнең хәтта уртак танышларыбыз да юк.
– Ә син Владимир Путин, Дмитрий Медведевны беләсеңме?
– Беләм.
– Алла Пугачева, Максим Галкинны беләсеңме?
– Беләм.
– Менә күрәсеңме, безнең уртак танышлар байтак икән. Әйдә, Машенька, чишен, ят!
БАШЫҢНЫ САКЛА
Хәния гомер бакый кызларына:
– Башыңны сакла, балам, берүк башыңны сакла, – дип бик еш кабатлый иде.
Әллә шуңа микән инде Хәниянең кызлары кояшта яулыксыз, яңгырда чатырсыз, буранда бүрексез йөрмәделәр. Ләкин мода дигән каһәр суккан нәрсә генә дөнья әйләнешенә, кеше гадәтләренә җитди үзгәрешләр кертеп торды. Яңгырда, җилдә, хәтта беренче карлар яуганда да кызларның кендеге ачык йөри башлады. Башкаларга ияреп Хәниянең кызлары да бу гадәттән читтә калмады, ике кат чалбар кигәндә дә, кендекләре шыр ачык булды. Бу хәлдән соң Хәния кызларына:
– Кендегеңне сакла, балам, кендегеңне сакла, – дия башлады.
Әллә тормыш усаллашты, әллә гадәтләр бик еш үзгәреш кичерде, яшьләр арасында кабат бер начар гадәт барлыкка килде. Ике сүзнең арасына әшәке сүзләр кергәли башлады. Мондый сүзләрне ишетеп, Хәния кызларына:
– Колагыңны сакла, балам, колагыңны капла, – дип кенә торды.
Беркөн Хәниянең төпчек кызын күршегә шәһәрдән кунакка кайткан егет мотоциклга утыртып киткәнен күргән ахирәтләре:
– Хәния, кызыңны мотоциклга утыртып урманга табан алып киттеләр, – дип куркуларын аңа да җиткерделәр.
– Әй, Ходаем, каска кияргә онытмаса ярар иде, – дигәнен Хәния сизми дә калды.
Йөзәрләгән уйлар арасында: “Башыңны сакла, балам, берүк башыңны сакла”, – дигән уйлар йөгереп үтте...
Бер-ике сәгать үтмәде, Хәниянең капка төбенә мотоцикл килеп туктады. Күршегә кайткан кунак егете кызны төшерде дә, үзе каядыр китеп олакты. Кызын каршы алырга чыккан Хәния бераз шаккатып торды да, ни әйтергә белми, сүзсез калды. Кызының башында каскасы барлыкка бар, ләкин өстендәге барлык киемнәре бөгәрләнеп беткән иде...
– Балам, башкаеңны...
Хәния тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ләкин теленә башка бер генә сүз дә килмәде.
Автор фотосы.