

Ул көнне иртәдән бирле башы чатнап авыртты Фәтхинең. Чөнки бик каты махмыр белән авырый иде. Махмырның нәрсә икәнен үз башыннан үткәргәннәр яхшы белә. Бер-ике “стопка”ны (сүзе дә нинди бит, “стоп”, ягъни, тукта! туктал! дигәнне аңлата) капламыйча котылырмын димә ул явыздан.
Аның Сәйдәсе өйдә спиртлы эчемлекләр сакламый, шуңа Фәтхи, вакыт әрәм итеп, эзләнеп маташмады. Элегрәк запассыз тормыйлар иде. Тик кер юу машинасында керләр арасына яшерелгәне дә, тирес астына күмелгәне дә, хәтта мич юллыгына менеп кунаклаганы да эзсез югала башлагач, Сәйдә ирен “иснәнеп йөрисең” дип, сүкте-сүкте дә, “ул ләгънәтне башкача өемә кертмим” дип, ант итте һәм шушы көнгәчә антына тугры калды. Иснәнми Фәтхи! Этмени ул иснәнеп йөрергә. Бары тик эчке сиземләвенә таянып эш итә. Һәм ул эчке сиземләү, нишләптер, эчемлек эзләгәндә генә бар куәтенә эшли. Моның нигә алай икәнен ир үзе дә аңлата алмый. Әйтәләр бит, кеше организмында әллә күпме өйрәнелмәгән, ачылмаган серләр ята, дип.
Фәтхи шешенгән йөзен кепка козырегының күләгәсе белән каплабрак урамга чыкты. Тирә-юньдә үле тынлык. Авыл бушап калган. Бөтен халык печәндә. Нишләп Фәтхи печәндә түгел дип сорарсыз. Әнә шул печән аркасында авырып ята бит инде ул. Кичә үзләренә тигән өлешне чаптырган иде. Тракторчыны сыйлый торгач, үзе дә ару гына булган, ничек кайтып ятканын да хәтерләми.
Фәтхи, карана-карана, урам буйлап атлады. Неужели беркем дә өйдә юк? Аларга өч йорт аша гына яшәүче Баһавилар турыннан үткәндә, күзенә ал яулыклы хатын-кыз башы чалынып калды. Ихатага якынрак килде. Баһавиның бичәсе Мәймүнә базда үреп яткан бәрәңгеләрне тазартып, таска тутырып булаша иде. Ир капканы сак кына ачып, Мәймүнәгә якынлашты.
– Сәлам бирдек! – Тавышы ярыйсы көр чыкты. Фәтхинең керүен сизмәгән хатын дертләп китте, борылып, сораулы карашын аңа төбәде. Фәтхи алан-йолан карангалап, җилкәсен кашыды, аннары:
– Ни бит әле... э-э-э, – дип сузды.
Мәймүнә түзмәде, аны бүлдереп:
– Баһави җибәрдеме? – дип сорады.
– Эһе-эһе. – Эшнең кая таба тәгәрәгәнен чамалаган Фәтхинең куанычы эченә сыймый иде.
Мәймүнә пычрак кулларын кое янында торган сулы чиләккә тыгып юып алды һәм алъяпкычына сөртә-сөртә өенә юнәлде. Авызы ерылган Фәтхи дә аңа иярде. Өйгә кергәч, хатын газ плитәсе артыннан көмештәй сәмәй белән мөлдерәмә тулы өч литрлы банка тартып чыгарды. Бүлеп салырга уйлап, күзләре белән савыт эзли башлады. Моны күреп, Фәтхи җәһәт кенә:
– Чиреге белән кушты, – дип әйтеп куйды...
* * *
Кичен Баһавилар йортында давыл купты. Хатынын “тавык баш”, “аңгыра сарык” дип, эт итеп сүкте Баһави. Алай да кул күтәрергә җөрьәт итмәде, чөнки ап-айнык иде. “Чүпрәк баш, ай чүпрәк баш!” Кызган ир ишекле-түрле йөренде. Бераздан чыдамады, шәп-шәп атлап, Фәтхиләргә таба китте.
Бу вакытта тәмам мәлҗерәгән Фәтхи, алгы яктагы диванда ниндидер җырның көен исенә төшерә алмый, авыз эченнән генә мөгерәп ята иде. Баһави ишекне бар көченә тибеп ачып, эчкә узды. Алагаем олы гәүдәле авылдашының ачудан акайган күзләрен күрүгә секунд эчендә айныды Фәтхи.
– Убь-ю-ю-ю! – Теш арасыннан сузылып чыккан бу дәшһәтле сүз Фәтхигә электр тогы суккандай тәэсир итте. Баһавиның уртача кәбестә зурлыгындагы йодрыгы күтәрелергә өлгермәде, Фәтхи яткан җиреннән сикереп торып, ачык форточка аша тышка ыргылды. Тегесе аның үкчәсе яргаланып беткән утыз сигезенче размерлы аяк табанын гына күреп калды. Титаклый-титаклый, бәрәңге бакчасының аргы башына ук җитеп баручы Фәтхине куып йөрүнең мәгънәсез эш икәненә төшенгән Баһави, кул селтәп, кайтыр якка борылды. Ачуы басылган иде инде аның.
Ә Фәтхигә килгәндә, сул аягындагы баш бармагының буыны чыккан, бераздан ул сәнәк сабы юанлыгы булып шешеп китте. Машина яллап, күчтәнәчләрен кыстырып, күрше авылдагы буын утыртучыга барып килде. Сәмәй хакын Сәйдә Мәймүнәгә акчалата түләде. Печән эшен шәһәрдәге уллары кайткач тәмамлап куйдылар.
Күп тә үтми Фәтхи эчүен бөтенләйгә ташлады. Авылдашларының: “Ничек болай ансат кына ташлый алдың?” – дип төпченүенә каршы, елмаеп кына куя. Хатыннар эчкән ирләрен битәрләгәндә, еш кына Фәтхине искә төшерәләр, сәрхүшләренә аны үрнәк итеп куялар.
...Күп еллар узгач кына Фәтхи миңа үзенең күпләрне кызыксындырган серен чиште. Баксаң, рюмкага үрелүгә үк теге чыккан бармагы үтереп сызлый башлый икән. Шулай итеп, Фәтхигә икенең берен сайларга туры килгән.
Шула-а-а-й, кеше организмында әлегәчә өйрәнелмәгән, чишелмәгән әллә күпме серләр ятадыр әле.
Фото: Freepik.com