Кызык-мызык
14 Мая , 02:33

Земфир АХЪЯРОВ. Калифорния кунагы

Балыкка да Америка катышмаса булмыйдыр инде. Исең китәр, сәясәт җиле безнең буага да кагылып киткән.

Земфир АХЪЯРОВ. Калифорния кунагыЗемфир АХЪЯРОВ. Калифорния кунагы
Земфир АХЪЯРОВ. Калифорния кунагы

Минем борынга яз исе үзе генә килеп бәрелми, балык исе белән бергә кушылып килә. Өстәвенә Аллергия дигән зәхмәте дә сагалап тора. Ярый, Аллергиясе торып торсын, балык исе кытыклый борын очын. Балык тоту өчен кирәк булган нәрсәләр әзерлек сызыгына куела. Транспорт, кармак кирәк-яраклары һәм башкалар.

Билгеле, җимсез балык кармаклауны күз алдына китереп тә булмый. Якшы гына, ашаган суалчан кирәк. Кулга көрәк алдым да абзар артына чыктым. Суалчан дигәннән үзебезнең суалчанның бик мәртәбәсе юк, Америкадан безнең якларга килеп чыккан суалчан кирәк. Туган җире Калифорния штаты булган, кызыл, исле суалчанны таптыралар балыклар да. Балыкка да Америка катышмаса булмыйдыр инде. Исең китәр, сәясәт җиле безнең буага да кагылып исеп киткән. Ярый, сәясәт башка вакытка калсын, мин суалчан артыннан чыктым бит.

Абзар артына үттем дә ындырдан гына, ике арадагы бәләкәй капка аша күршенең абзар артындагы тирес өеменә килдем. Савытымны да зуррагын алдым, бер чокыганда мул гына чумырыйм янәсе. Күрше эштә, минем тирес астын чокыганны күрми. Тирес астындагы балчыкка көрәгемне батырдым да казый башладым. Балчыгы дымлы, үзле, каешланып көрәгемә сыланды. Көрәгемне чистарту өчен, үзебезгә чыгып, тагы бер көрәк алып килдем. Чистарттым да казыйм, тик юк бит әй!  Хет сыңар суалчан  булсачы! Тирләтә башлады, күлмәгемне салып куеп, тирес өеменең төбен, балчыксызрак җирен, казырга тотындым. Бер тыктым көрәкне, ике..., шул вакытта безелдәгән тавышлар ишетелде. Украиннар, әллә мине күреп,  әллә дрон җибәргәннәрме?! Мин аңышканчы, безелдәгән тавышларның хуҗалары тирес астыннан үзләре дә күренә башладылар. Умарта кортларына охшаган кортлар! Шунда ук абына-сөртенә үзебезнең ындырга таба чаптым. Анаңны корт чаккыры, безелдәгән тавышлар миннән калмый килә. Борылып карау юк.

Үзебезнең мал абзарына кереп качтым дигәндә, берсе колак яфрагын тишәргә өлгерде, хет алка тагып куй! Язарга ярамаган хәтсез генә сүзләр авыздан чыгып очты. Әлә-лә авырта-а-а. Кыздыра башлады кинәт, эссе уколны берьюлы берничәне казадылар диярсең. Яндыра гына. Безелдәгән тавышлар тынгач, акрын гына капканы ачып, утарга күз ташладым, күренмиләр. Бакчага кереп салкын су белән юындым. Башны суга да тыгып тордым – авыртуы бераз басылгандай итте.  Бөтен этлек, корткыч Америкадан чыга. Суалчанына чаклы җәфалый әдәм баласын. Үзебезнең суалчанга ни җитә. Аяк астында буталып йөргән үзебезнең суалчанны  санга сукмаган булабыз, кадере юк. Бүгеннән башлап Калифорния кунагына борылып карыйсым да юк. Үзебезнең суалчанга үзебезнең балыклар эләгер әле Аллаһы боерса!

Автор фотосы.

Земфир АХЪЯРОВ. Калифорния кунагы
Земфир АХЪЯРОВ. Калифорния кунагы
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас