Кызык-мызык
12 Апреля , 17:37

Көлеп алыйк

Малай Карлсонны ничек кенә кызганмасын, әтисенә көймә моторы кирәк иде.

Көлеп алыйкКөлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Кияү егет кәләшенә:

– Әйдә, туй бүләгемне күрсәтәм.

– Юк! Әни миңа туйга кадәр ярамый, диде.

 

* * *

Ир белән хатын телевизордан ужастик карап ята. Экранда кинәт котсыз гыйфрит пәйда була. Хатын:

– Ай, әнием!

Ир (астыртын):

– Син дә таныдыңмыни?

 

* * *

– Кредит алдым әле.

– Ник?

– Пластик операция ясатам.

– Нигә сиңа операция?

– Кредит түләмәс өчен.

 

* * *

– Менә әйт әле, ник син үз кызың белән бардың инде ял итәргә?! Бу бит Тулага самавыр күтәреп барган сыман.

– Аның каравы, мин көн саен чәй эчтем.

 

* * *

 

Авылга килеп керү белән немецлар тавыкларны тотарга, кызлар куарга һәм дуңгызларны чалырга ташландылар. Бу өлкән яшьтәге немец туристларын гид көчкә тыеп кала алды.

 

* * *

Бервакыт Карлсон форточкага кысылып калды. Шул көннән башлап кондиционер уйлап чыгарылды.

 

* * *

Малай Карлсонны ничек кенә кызганмасын, әтисенә көймә моторы кирәк иде.

 

* * *

Рөстәм итекләрен киеп уйнарга чыгарга җыена.

– Улым, урамда җылы. Пычрак та, күлләвекләр дә юк. Сандалиларыңны гына ки, – ди әнисе.

– Табармын әле, – ди Рөстәм күзләрен елтыратып.

 

* * *

– Кем кичә “ужастиклар” карады?

– Мин.

– Бар, үз артыңнан җый.

 

* * *

Кулына чүкеч белән суккач, әдәбият укытучысы берничә минутка ОБЖ укытучысына әйләнеп алды.

 

* * *

Әби оныгы белән мәктәп-мәктәп уйнадылар. Соңыннан гына әби оныгы урынына дәрес әзерләгәнен абайлап алды.

 

* * *

Студент тарихтан имтихан биреп маташа, тик бернәрсә дә белми. Профессор аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тели:

– Булмаса, Бөек Ватан сугышы турында булса да сөйлә.

– Тирә-якта ут, төтен, шартлау һәм танклар, танклар...

 

* * *

– Җәтмәңә бүген дә бернәрсә кермәдемени? – дип сорый балыкчы хатыны иреннән.

– Керүен керде дә, водолазны ашап булмый бит инде.

 

Фото: shayantv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас