Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 март , 13:30

Хәмит КАРАМАЛИНСКИЙ. Пальма. Сатирик хикәя

Бераздан «сары чәчле» кызларга сүз катучылар да күренә башлады. Игътибардан, әлбәттә, канәгать калдылар.

Хәмит КАРАМАЛИНСКИЙ. Пальма. Сатирик хикәя
Хәмит КАРАМАЛИНСКИЙ. Пальма. Сатирик хикәя

Гөлзия белән Нургизә ике төрле өлкәдә эшләсәләр дә, язмышлары охшаш булып чыкты. Йөрәкләре дулкынлануданмы, әллә башка хыял-теләкләр уянуданмы – икесе дә бер вакытта фитнес залына йөри башладылар һәм шунда таныштылар.

Яшереп торасы юк: тормыш мәшәкатьләре басып, пирожный-морожный яратудан киңәеп киткән бил-янбашларын да тәртипкә китерү нияте бар иде.

Балалары үсеп, күптән инде үз тормышларын корганнар. Шуңа күрә артык мәшәкатьләре юк кебек. Артык мәшәкать юк дигәннән, ни гаҗәптер – икесенең дә ирләре юк. Юк дисәң дә дөрес түгел инде: булганнар, әлбәттә. Кайчандыр гаилә корганнар, балалар үстергәннәр, мал-мөлкәт туплаганнар.

Икесенең дә гаилә тарихы, язсаң, трилогия булырлык. Һәм, күчермә кебек, бер-берсенә охшаган. Имеш, ирләре аларны сәбәп табып ташлап киткән. Ә чынлыкта, тормышның бер этабына җиткәч, икесе дә ирләрен үзләре тибеп чыгарып җибәргәннәр. Аларча, гаепле – ирләр үзләре. Балалар үскән, йорт-җир җайланган, ирнең кирәге беткән.

Ханымнар фитнеска ныклап керештеләр. Ике айдан соң сизелерлек үзгәрешләр күренә башлады. Билләре нечкәрде, гәүдәләре матурайды. Дуслыклары да ныгыды, серләре дә уртакка әйләнде.

Көннәр үтә торды, күңелләрне җилкетеп яз да якынлашты. Шул вакытта аларда бер уй туды. Озакламый җәй җитәчәк бит – кайда да булса барып ял итеп кайту теләге дә бар. Озак уйлап тормаган «нечкә билле кызлар» пальмалар үскән диңгез буена юллама алып куйдылар.

Фитнеска йөрүне дәвам иттеләр. Каядыр ишетепме, укыпмы – теге як егетләре сары чәчле кызларга бик мөкиббән икән. Шуны белгәч, чәчләрен дә буяттылар. Хәзер алар рәсемдәге гүзәлләрдән дә ким түгел иде.

Ниһаять, ялга китәр көн дә җитте. Гөлзия – зур оешманың баш бухгалтеры, ә Нургизә – төзелеш идарәсенең юристы. Чемоданнарга күптән әзерләп куелган киемнәр, күзлекләр, эшләпәләр салынды.

Аэропорттагы шау-шу аларны тагын да дәртләндереп җибәрде. Самолет күтәрелеп, аннары йомшак кына җиргә төшкән ара – аларга төш кебек тоелды.

Кунакханәгә килеп урнашкач, тирә-яктагы матурлыкка сокланып туя алмадылар. Кул сузымы гына җирдә диңгез ялтырый, алтын комлы ярга дулкыннар йөгерә.

Икенче көнне үк диңгезгә киттеләр. Башта кояшта кызындылар, аннары көлешә-көлешә суга чумдылар. Бераздан «сары чәчле» кызларга сүз катучылар да күренә башлады. Игътибардан, әлбәттә, канәгать калдылар.

Көннәр үтә барды, ханымнар тагын да кыюланды. Тиздән «текә егетләрне» эләктерәчәкләренә дә ышандылар.

Бишенче көнне кич Гөлзия, колагына кадәр елмаеп, бик чибәр бер егетне култыклап килеп керде. Егетнең матурлыгы хәтта һинд фильмнары актерларыннан да ким түгел иде. Беркадәр сөйләшеп утыргач, Гөлзия кавалеры белән бүлмәсенә кереп китте.

Бераздан ул Нургизәгә шат хәбәр җиткерде: сөйгәненең дусты бар икән, иртәгә таныштырырга телиләр.

Икенче көнне аларны ресторанга чакырдылар. Ханымнар да ныклап бизәнде: иреннәргә өч кат помада, биткә әллә ничә крем, бизәнү әйберләре...

Ресторандагы мул табын, чәчәк бәйләмнәре, хөрмәт – барысы да аларны бөтенләй баштан яздырды. Шәраб, матур сүзләр үзенекен эшләде. Кич бик күңелле үтте. Төнлә кунакханәгә кайттылар. Үзләрен хәтта күкнең иң югары катламында – экзосферада йөргән кебек хис иттеләр.

Икенче көнне шәһәр базарын карарга чыккач, пальма сурәте төшерелгән футболкалар күрделәр. Астына «Ләззәт» дип язылган иде. Шатланып алып куйдылар.

Киләсе көнне егетләр аларны машиналарга утыртып, төзелә торган йортларын күрсәттеләр. Матур ике катлы йортлар. Тиздән шунда күченеп яшәргә җыеналар икән. Әгәр үзләренә туры килгән хатын-кызлар табылса, алып калачакларын да яшермиләр. Бу хәбәрдән ханымнарның башлары әйләнде.

Кич белән шәһәрнең иң кыйммәтле ресторанына чакырдылар. Кич бик күңелле узды.

Ә иртән... ишек шакыдылар. Кунакханә хезмәткәре түләү кәгазе китерде. Ресторан өчен дә түләргә кирәк икән. Гөлзия Нургизәгә йөгереп керде. Анда да шул ук хәл.

Сумкаларын ачып карасалар – акчалары юк. Алтын алкалары, муенсалары, балдаклары да югалган. Ә теге чибәр егетләрне беркем дә күрмәгән, белмәгән булып чыкты...

Кайтып барганда поезд тәгәрмәчләре дә мыскыл иткәндәй тоелды:
«Паль-ма... ләз-зәт... паль-ма... ләз-зәт...»

Өйләренә көч-хәл белән кайтып җиткәндә, буялган чәчләренең төбе карала башлаган, ә йөзләрендәге тәкәбберлек юкка чыккан иде. Хәзер генә алар бервакытта да кадерен белмәгән ирләренең кирәклеген аңладылар...

ИИ сурәте.

Хәмит КАРАМАЛИНСКИЙ. Пальма. Сатирик хикәя
Хәмит КАРАМАЛИНСКИЙ. Пальма. Сатирик хикәя
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас