Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
15 февраль , 22:24

Әлиф ГАЛИМОВ. Туган көн

Күрше хатыны шәп  минем. Үземнеке дә начар түгел дә ул, тик күршенекенә тыныч кына карый алмыйм.

Әлиф ГАЛИМОВ. Туган көн
Әлиф ГАЛИМОВ. Туган көн

“Күршенең хатыны – кыз, тавыгы каз булып күренә” диләр. Күрше хатыны шәп  минем. Үземнеке дә начар түгел дә ул, тик күршенекенә тыныч кына карый алмыйм. Коттедж поселогында яшәгәнгә күрә,  бер-беребезне еш күрәбез, бигрәк тә ял көннәрендә.

Безнең бакчаларны бүлеп тимерчыбыктан үрелгән челтәр сузылган. Аның буенда үскән карлыган-крыжовник куакларын искә алмасаң, ихата-бакчалар шәрран ачык. Яз көннәре җитеп, бакча эшләре башлану белән, ирексездән, минем күзләр күрше бакчасында – нәкъ кәҗәнеке кебек. Ә анда гүзәл зат чокына. Кыска гына күлмәк, я шорты кигән була, эссе көннәрне бөтенләй йөзү костюмында гына йөри. Арты белән борылып иелеп эшләгәндә минем тынычлык югала, кулга эш бармый, тәрбияле кеше буларак күзләремне читкә төбим, тик барыбер ниндидер сихри көч кире бора, карарга мәҗбүр итә. Карашлар очрашса, бер-беребезне сәламлибез, кайчак сөйләшеп тә алабыз. Бик шаян хатын, сүзгә дә кесәгә кереп бара торганнардан түгел. Июнь урталарында балаларын авылга кайтарып куялар да, ире белән җәй буе икәү генә яшиләр, “әтәч белән тавык” кебек.  Ире эше буенча  каядыр йөри, кайчак ике-өч  көнгә югалып тора. Анысы – тыныч кына үз эченә бикләнеп яши торган кешеләрнең берсе. Ул булмаган  көннәрдә инде минем күзәтү көчәя, бакчада ешрак булашам. Хатын мактый, эшкә һәвәсләнеп киттең, ди. Беркөн шулай күрше хатыны бакчада күренмәгәч, өенә керергә булдым. Ире дә күренми,  машинасы да ихатада юк. Аллага тапшырдым. Кергәч берәр сәбәбен табармын “по обстановке”, дип уйлап, бакча аша гына аларга барып кердем. Ишек ачык иде, гүзәл зат  кыска гына халаттан өендә йөреп ята. Мине күргәч, бераз аптырап китте бугай, тик үзен тиз кулга алды:

– Әллә сагынып киттеңме?

– Нәкъ шулай, бүген күренмисең бит, әллә берүзең генәме?

– Ә сиңа тагын кем кирәк?

– Юк, юк, берсе дә кирәкми, син булгач җиткән.

– Алай икән, – дип, ул елмаеп җибәрде. Мин хыялымда аның кочагында идем инде. Ул да күзләрен майландырып тора. Вакыт җитте бугай. Мин кулларымны җәеп аны кочакларга укталдым. “Әп” итим дисәм, ул  кинәт ишек ягына караш ташлады. Борылып карасам, ире кайткан! Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Күршем белән кул биреп күрештем. Ул миңа серле генә карап:

– Әллә минем хатынны  кочакларга җыенасың инде? – дип куйды. Хатыны аны тизрәк тынычландырырга теләп:

– Күршеңә бит балык җене кагылган, колачын җәеп, менә шушы зурлык балык эләктерә яздым, дип мактанырга теләгән иде, и вообще, ул безне кунакка чакырырга кергән. Иртәгә туган көне икән.

– Әйе, рәхим итегез, – дидем мин иренә карап.

– Рәхмәт инде, күптән җанны иреккә чыгарган юк иде, керербез.

Минем өстән тау төшкән кебек булды, тынычланып:

– Иртәгә көтәбез! – дип чыгып киттем. Иң кызыгы шул: минем, чыннан да, туган көнем җиткән иде. Димәк, күрше хатыны да миңа битараф түгел, интернет аша мәгълүмат туплаган.

– Иртәгә туган көнең, кемнәрне чакырасың? – дип каршы алды хатын.

– Чакырдым инде күршеләрне, – дидем бик җиңел котылуыма сөенеп. – Башка кеше җыеп тормабыз, төгәл дата түгел бит.

Ул бераз аптырап калса да, каршы килмәде:

– Синең туган көнең, үзең чакыргансың, әзерләник әйдә!

Уңган шул минем хатын, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара, бигрәк тә пешеренергә, табын җыярга оста.
Монысында да шулай булды, күршеләр керәсе вакытка барлык
ризыклар әзерләнеп, матур гына өстәл корылган иде. Билгеләнгән вакытка күчтәнәчләрен, бүләкләрен күтәреп, күршеләр килеп керде. Без аларны бик җылы каршылап, кунак бүлмәсенә үттек. Утырышып алгач, хатын торып сүз башлады, мине котлап теләкләрен теләде, сүзен бетереп, үбеп алырга да онытмады. Күршем белән мин рюмкаларны, хатыннар кызыл шәраб салынган бокалларын чәкәштереп эчеп куйдык. Капкалап алдык. Күршеләр дә чиратлашып мине котлап җылы сүзләр әйттеләр. Эчәбез, ашыйбыз. Күрше әйтмешли, җанны иреккә чыгарабыз. Бераз җылынып алгач, хатыннар җыр сузды, без дә кушылдык, биеп тә алдык. “Перекур” ясарга вакыт җитте. Без күрше белән йорт алдына чыктык, шунда ул сигаретын кабызып миңа  җитди генә карады сүз башлады:

– Син, күршем, ачуланма, бар да әйбәт, тик бу чара синең ихтыяр белән оештырылмаган, минем хатынның эше, четерекле хәлдән котылыр өчен генә. Колачыңны җәеп, аны кочакларга чамалаганда, зур балык турында сөйләми идең. Мин барысын да аңласам да тавыш күтәрмәскә, әлегә бу мәсьәләне тыныч юл белән чишәргә булдым. Мине мәхлук дип уйлама. Хатын белән әңгәмә үткәрдем, аңлаштык. Мин дә гөнаһсыз кеше түгел, тик күршеләр арасында андый хәлләр булмаска тиеш.
Бу сүзләрне ишеткәч, мин бөтенләй айнып киттем. Без өйгә кереп, өстәл артына урнашкач, күршем сүз алды:

– Монысы хуҗалар өчен! Ут күршеләр булып яшик, – дип рюмкасын күтәрде.

Тик мин генә бу тостның безнең килешү өчен икәнлеген аңлый идем...

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас