– Исәнмесез!
Кем бу минем белән исәнләшә? Өстәлдәге кулъязмага иелгән башны калкыттым.
– Сау әле. Сез кем буласыз?
– Сез мине белмисез. Киләчәктә минем исемне телдән төшермәячәкләр. Ә хәзергә – башлап язучы гына.
Ай-һай, эре чирттерә бу! Сынап карарга кирәк әле үзен.
– Берәр әсәрегез исегездә юкмы?
– Нишләп булмасын! Телисезме, сезгә тоташ бер поэмамны сөйләп бирәм?
Поэма дигәч, котым алынды. Болай да кысынкы вакытымның бер сәгатен алачак бу. Шикләнебрәк сорап куйдым:
– Поэмагызны әйтәм, бик озын түгелме?
– Сезгә ничек тоелыр, миңа исә самый рас.
Ул башта күкрәген тутырып тын алды, аннан бер кулын алга ташлап сөйли башлады:
Бездә вертикаль вылач,
Шуңа йөзләрем көләч.
Башлап язучым, җилкәсеннән авыр йөк аударгандай, җиңел сулап куйды да, хуплау көтеп, миңа карады.
– Йә, ничек?
– Поэмаң шул ике юлда беттедәмени?
– Нигә аңа исегез китә? Әнә бер урыс шагыйре “О закрой свои бледные ноги” дип язган да аны поэма дип атаган диләр. Ә мин аны уздырдым. Тоташ бер юлга...
– Анысы шулай да ул...
Килгән кунагым миңа авыз ачарга да ирек бирмәде, үз зарын сөйләп китте:
– Менә шул поэмамны бер редакциядә дә кабул итмәделәр. Без танылган шагыйрьләрнең генә шигырьләрен басабыз, дип кире кайтардылар. Димәк, миңа үземне танытырга кирәк. Ә, минемчә, аның юлы бер генә. Әнә бәгъзе бер хатын-кызлар үзләрен шагыйрә дип йөртәләр. Үзләреннән башка аларны беркем дә белми. Шулар афишаларга исемнәрен ат башы зурлык хәрефләр белән яздырып эләләр дә юбилей кичәләре уздыралар. Шуннан гына танылып китәләр. Миңа да танылу өчен әнә шундый иҗат кичәсе уздырырга кирәк. Җитмәсә, форсаты да чыгып тора: талантлы энегезгә озакламый илле яшь тула бит. Шуңа юбилей үткәрүләрен сорап, филармониягә барган идем. Үзен режиссер дип таныштырган бер надан әлеге поэмамны укыды да: “Бу кадәр озын поэманы тыңлап, тамашачы ялкып бетәр, кыскарак шигырьләрегез юкмыни?” – дигән була. Үзе мәсхәрәләп елмайгандай итә. Нәрсәгә, мин әйтәм, шигырь? Артистлар нәрсә өчен? Биючеләр биер, курайчылар курайда уйнар, җырчылар җырлар. Шул җитмәгәнмени? Мисалга әлеге хатын-кызларның юбилей кичәләрен китердем. Исе дә китми. Юк, барыбер шигырьсез булмый, ди. Шигырегез булмаса, берәрсеннән бурычка булса да алып торыгыз, дип куып дигәндәй чыгарды.
– Режиссер дөрес әйткән, – дидем мин. – Шагыйрь кичәсен шигырьсез күз алдына китерүе кыен.
– Во-о! Менә шуңа мин сезгә килдем дә инде.
– Ә мин нишләргә тиеш соң?
– Бурычка берничә шигырь бирмәссезме дип килгән идем. Әлеге кичәдә үземнеке дип укыр өчен.
– Ничек инде минем шигырь сезнеке була?
– Мин аларны сездән бурычка гына алам бит. Соңыннан язачак шигырьләрем белән түләр идем әле.
– Миндә бурычка бирә торган шигырьләр юк шул, энекәш.
Күрәм, булачак юбилярның кәефе йөз дә сиксән градуска үзгәрде. Әле генә кечелекле тавышы үзенең капма-каршысына әйләнде.
– Алдыйсыз! Режиссер, бурычка шигырьләр биреп тора, дип нәкъ сезне әйтте.
– Юк, юк, ялгышасыз бугай. Режиссер икенче берәүне әйткәндер. Тукай, Гафури димәдеме?
Кунагым үтә дә ныкыш кеше булып чыкты.
– Димәк, бурычка шигырь бирүдән баш тартасыз инде? Саран бәндә икәнсез! Менә кем сез!
Шулай диде дә чыгар якка юнәлде. Аннан кире борылды:
– Тукай белән Гафури дидегезме әле?
Мин дөресләп баш кактым.
– Ярар, алар синең кебек саран түгелләрдер әле.
Ишек шап итеп ябылды. Мин җиңел сулап куйдым.
Котылдым! Ә Тукай белән Гафурине әйтәсе дә юк инде. Алар, теге дөньяга күчеп, аннан күптән котылганнар.
Фото: Мунир ВАФИН.