...Габдерәхимнең битенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул канәгатьлектән йөзенә елмаю төсмерләре чыгарып, алдындагы тастымалы белән битен сөртеп куйды. Чәшкесен өстәлнең уртасынарак этеп тамак кырып алды, бу аның сүз башлаячагы турында белдерүе иде. Кәтибә утыз биш ел яшәү дәверендә аның холык-фигыльләрен белеп бетергән инде. Иренең сүз башлавын көткәндәй, аңа карап куйды:
– Я, нәрсә әйтмәкчесең?
– Халык сугым суя башлады, безгә дә вакыттыр? Анавы үгезне атна азагына егасы булыр. Габдерәхим, “син ни әйтерсең” дигәндәй, туктап калды. – Усалланды, балаларга хәбәр бирермен, ялга кайтырга кушармын.
Кәтибә нәрсә дисен, “ярар” диюдән башка сүзе булмады. Ит тә кимеп килә шикелле. Ярар, вакыт, дип уйлады үз алдына. Габдерәхим тимерне кызуында суга торган кеше, хатыны өстәл җыештырган арада күрше бүлмәгә чыгып улына шылтыратты:
– Әле, Рәсим исәнме улым. Исәнсезме, балалар арумы? Ә-ә-ә әйбәтбез әлегә әйбәтбез, әниеңнән сәләм.
– Улым, әниең белән уйлаштык та, шушы ялга сугым үткәрергә иде, кайтырсыз әле балам!? Кияүләргә дә эндәшәм. Ярый улым, алгы бот дисеңме? Ярый балам, киленгә, балаларга сәлам әйтә тор пока, улым. Габдерәхим, бер-бер артлы өч киявенә дә ялга кайтырга хәбәр биреп, өчесенә дә ярый дип җавап биргәч өстеннән олы йөк төшкәндәй тураеп куйды. Ул арада хатыны да аш бүлмәсендә эшен бетереп түр якка чыкты.
– Сөйләштеңме балалар белән, кайталармы?
– Әйе, сөйләштем, кайтмыйча, кайталар. Атна ничек башланды шулай тиз ялы да җитте. Габдерәхимнең капка төбенә бер-бер артлы дүрт машина килеп туктады. Балалары кайтты. Билгеле, алар кайтканчы йорт хуҗасы кирәкле нәрсәләрен әзерләп, күршесе белән алдан сөйләшеп куйган. Авылда шулай олы мәшәкатьләрне күрше-күлән белән эшләү элек-электән гореф-гадәткә кергән. Күршесе Тимерхан да сугымга эндәшә.
...Балалар чәй эчеп чыккач та берәрне көйрәтеп алырга булдылар. Аннан хуҗа кеше үгезне алып чыгарга абзар эченә кереп китте.
Габдерәхим мал-туарны якшы карый, аның сугымга дигән маллары көр, итле булалар. Бу юлы да шулай иде. Тик үгезе генә усалрак булдымы, хуҗа үзе маһ бирдеме, абзардан алып чыктым дигәндә генә үгезе кулыннан ычкынып китте. Арканын да кыскарак алган чуртым... Кысык бүлмәдә яткан үгез ындыр буйлап чабып та китте. Әй чаба, койрыкларын чәнчеп, арт санын чөеп-чөеп чаба. Кече кияү көлергә дип авызын ачкан иде дә, тиз йомды, үгез ындыр башына җитеп боларга таба чабып килә башлады. Габдерәхим белән күршесе тотарга әзерләнеп кулларына арканнар алдылар. Үгез килеп җитеп борылдым гына дигәндә, башына арканның очындагы дуңгәләге кереп тә утырды. Ул арада кияүләр дә арканга ябышты. Бу юлы үгез ычкынырлык түгел. Өйрәнелгән эш әллә ни озакка сузылмады. Эч-карын юарга дип кызлар белән килен дә чыгып бастылар. Эч-карыннарын төшереп, ир-атлар үгезнең эшен бетереп, ботларны келәт стенасына кагылган казакларга элеп куйдылар – кан-сүле бераз саркырга. Алар тәмәке көйрәтеп өйгә керүгә Кәтибәнең ашы әзер булып, тәмле исләр чыгарып утыра иде. Хуҗа, өстәл аягы янында, хатыны әзерләп куйган “ак баш”ны кулына алган иде дә балалары “без китәсе” дип каршы килделәр. Шулай да “ак баш” ачылмый калмады. Күршесе Тимерхан белән берәрне күтәреп куйдылар. Хуҗабикәнең ашын мактый-мактый эчкәч, тагы “көйрәтергә” дип ихатага чыктылар. Гәпләшә-гәпләшә тәмәкесенең берсен суыргач, Габдерәхим икенчегә кабызды. Ләкин анысын суырып бетерә алмады, ферма мөдире Мөнир ашыгып килеп керде:
– Габдерәхим абый, Сәлимәнең ике сыеры бозаулый алмай. – Әйдәле синсез булмый, мин машинада урамда көтәм.
Хуҗа озак көттермәде киемнәрен алыштырып та чыкты. Күршесенә рәхмәт әйтеп, балаларына “хәзер кайтып җитәм” диде дә, Мөнирнең машинасына кереп утырды.
Габдерәхим – районда тәҗрибәле, мактаулы мал врачы. Киңәшкә күрше колхозлардан да киләләр. Пенсиягә чыгарга да күп калмады, тагы ел ярым чамасы вакыт бар. Фермада эш озакка сузылды, сыерларны бозаулатып тиешле укол, даруларын биреп, мал фельдшерына күрсәтмәләрен биргәнче көн кичкә авыша башлады. Габдерәхим кәнәгатьлек белән йортына кайтты. Әмма йортта аны җәнҗал көтә иде. Кәтибә бер пыр тузса, тиз генә туктатырмын димә, озак сүрелә. Хуҗа өенә кереп тупсаны атлауга, түр яктан Кәтибәсе килеп чыкты.
– Менә, акчаларыңны салып аш пешереп ашарсың, җир бит, әдәм көлкесе. Хуҗабикә изәнгә бер уч бишмеңлекләр, меңлекләр, ваграк акчалар чәчеп җибәрде.
– Кая сугым итең, җир бит? Миннән ашарга сорама, әнә акчаларыңны аша!
Габдерәхим бозлы суга төшкәндәй булды, калтырана башлады. Ни дип әйтергэ дә белмәде ул хатынына. Бу чаклы да бетерешкәне юк иде аның. Ул эш нәрсәдә икәненә төшенде дә бит, тик соң иде. Дүрт ботта шәһәргә киткән, тю-тю! Балаларына сугымга дип шалтыратканда, ул ярый, ярый дип торды ич. Менә шул “ярый” белән итләр киткән дә. Калтыранган куллары белән хатыны чәчеп ташлаган акчаларны җыярга кереште. Авылда азаккы сугым булмагандыр әле, белешеп берәрсеннән бот алырга кирәк булыр, үгез боты! Габдерәхимнең бер кушаматы бар иде “Күркә боты”! Шул көннән Габдерәхимгә тагы бер исем-кушамат ябышып калды: “Үгез боты!”.
Автор фотосы.