Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар , 17:11

Венер ФӘТТАХ. Машина астында

Гомер булмаганны Гали быел Төркиягә ял итәргә хатыны белән барды.

Венер ФӘТТАХ. Машина астында
Венер ФӘТТАХ. Машина астында

Гомер булмаганны Гали быел Төркиягә ял итәргә хатыны белән барды. Көзнең салкыннарын, яңгырларын, томаннарын ташлап ул бар күңеле, җаны һәм тәне белән җәйгә чумды.

Шулай алма төсләредәй булганчы кояшта кызынып, тәмле-тәмле җиләк-җимешләр ашагач, хәтта төрек трубкасыннан кальян төтенен иснәп караганнан соң, Гали инде кайтырга да кирәктер дип календарена күз ташлады. Әйе шул, иртәгә юллама буенча соңгы көн. Бүген күчтәнәчләр юньләтергә кирәк, очсызрак кием-салымнар алырга була, бичә белән кибеткә барырга кирәк дип уйлады ул һәм шунда ук Галиясенә тәкъдим ясады.  Галия һич карышмады дисәм  бераз ялганлау булыр әле, шуны гына көтеп торгандай сумкаларын,  әзерләп куйган буш пакетларын җыйнап ул ишек төбенә барып та басты.

– Сумкаларны, пакетларны тутырып алсак, бу чаклы товарны ничек күтәреп кайта алырбыз икән?

– Ә син прокатка  машина ал. Әнә, күршеләр кичә шулай иткән, – дип Галине юатты бичәсе.

– Әйе шул, ярый “права”мны эләктергәнмен, булмаса,  шулай итик.

Чит илдә прокатка машина алулары бездәге кебек түгел икән. Кайчан, нигә, кемгә туганыңны, кайда яшәгән, эшләгәнеңне,  теркәү кәгазең бармы, юкмы, берсен дә сорап тормыйлар. Өйдә чакта гомер “Мерседес”ка утырып та карамаган Гали, бу машинаны йөртергә утыру белән өйрәнде дияргә була. Приборлар барысы да аңлаешлы, газ белән тормоз педальләреннән башка артык бер нәрсәсе юк,  коробкасы автомат булып чыкты.

Ләкин, вәт чукынган нәрсә, машиналар безнең илдә генә түгел, чит илдә дә ватыла икән. Ә бәлки күбрәк Русиядән килгән йөртүчеләр сәбәпчедер?! Кибетнең алдына гына килеп туктавы булды, “Мерседес” сүнде дә куйды. Менә баса Гали стартер кнопкасына, менә баса, машина тын да алмый.

– Синең шулай булыр инде ул, нәрсәң булса да кителер, – дип Галия ачуланып куйды.

– Мин соң монда ник гаепле? – ди Гали аптырап.

– Бүген иртән кире аягың белән торгансыңдыр.

– Ә-ә-әй, Галия,  юкны  сөйләп башны катырма әле. Бар, булмаса, кибеткә кереп кирәк әйберләрне үзең ала тор, – дип Гали хатынын кибеткә озатты. – Ә мин машина астына кереп кайбер детальләрен караштырам, – дип өстәде  хатыны артыннан.

Әллә бер сәгать, әллә аннан да күбрәк вакыт үтүгә сумкаларын тыңкычлап тутырган, ике кулына көч хәл белән икешәр пакет  өстәгән Галия кибеттән чыгуга ни күрсен, алар килгән машина тирәли унарлаган хатын-кыз һәм берничә ир басып  тора. Этенеп-төртенеп Галия алгарак чыгуы булды, шак катты, машина астыннан ике пар аяк чыгып тора. Аяк – аяк  инде ул, тик шул аяклар арасында шортикның зуррак булуы сәбәпле, башкалар күрергә тиешле булмаган әгъза башын күрсәтеп тора. “Адәм көлкесе бит бу”, – дип, сумка, пакетларын машина эченә ташлап, ул тизрәк шортикны төзәткәләп, теге күренгән нәрсәне яшереп куйды. Машина янында бер генә хатын-кыз заты да калмады.

Шул вакыт машина астыннан таныш булмаган тавыш төрекчә нәрсәдер эндәште һәм Галия янында гына басып торган ир аңа ниндидер ачкыч сузды. Галия як-ягына караш ташлады. Ни күрсен, ачкыч  биргән кара төрек артында авызын ерып Гали басып тора иде...

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас