Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 гыйнвар , 21:38

Габделсамат ГАТИН. Хәйләкәр бабай

Авылда бер үк исем-фамилияле берничә кеше яшәгән. Аларны бер-берсеннән кушаматлары белән генә аерып йөрткәннәр.

Габделсамат ГАТИН. Хәйләкәр бабай
Габделсамат ГАТИН. Хәйләкәр бабай

Тушкыр авылында бер үк исем-фамилияле берничә кеше яшәгән. Аларны бер-берсеннән кушаматлары белән генә аерып йөрткәннәр. Яңа эшли башлаган хат ташучы, читтән килгән килен, бу хәлләрне белеп җитмәгән. Шуңа да инде 18 яшьлек егет повесткасын 60 яшьлек бабайга китереп биргән, чөнки фамилиясе дә, исеме дә туры килгән. Бабай бик шаян карт булган, ул вакытта, ике район кушылып, военкомат Борайда булган. Бабай повестканы хатынына күрсәтеп: “Хатынкаем, мине армиягә алалар, менә чакыру кәгазе – повестка”, – ди. Хатыны елап ук җибәргән. Хатыныннан егерме йомырка пешертеп, төенчеккә ашамлыклар салдырып, акча алып, бабай военкоматка киткән. Военкоматка баргач, военком көлеп, бабайны кайтарып җибәрә. Бабай бер ярты алып, эчеп, закускаларын ашап, күңелле итеп военкоматтан кайта. Бу хәл аңа бик ошап киткән. Алдагы атнада, пенсия алу белән, “Бөре шәһәренә учениегә чакыралар, – дип, – тагы бер күңелле итеп йөреп кайтам әле”, – дип уйлап куйган ди.

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас