Опера җырчысы тавышына ия Мөдәрис Морзаханов, укуын бетергәч, театрда калырга кыстасалар да, Дүртөйле мәдәният һәм техника сараена эшкә кайта. Ул җырчы гына түгел, шигырь дә яза, көйләр дә чыгара. Күп кенә җырларын билгеле башкаручылар дөньяга тарата. Дүртөйлегә кайткач, бер шәлкем шигырен туплап Мөдәрис “Ленин байрагы” дип аталган район гәзите редакциясенә килә. Татарчага тәрҗемә итү буенча баш мөхәррир урынбасары, шагыйрь Әхсән Сәлимов унбиш шигырен сайлап ала да, калганнарын төзәтергә куша.
Еллар үтә. Бер чак Әхсән Сәлимов үзенең шигырьләрен күтәреп, инде матур-матур көйләр язып, танылган композиторга әверелгән Мөдәрис Морзаханов янына килә. Берничәсен көй язарга тәкъдим итә. Мөдәрис укып чыга да кайбер шигырьләрен төзәтергә куша.
– Теге чак синең шигырьләрне төзәтергә кушканның үчен аласыңмы? – дип шаяртмакчы була Әхсән Сәлимов.
– Әлбәттә, – ди юморны аңлап алган композитор. – Дөресен әйткәндә, һәр нота үзенә генә хас иҗекне сорый. Шунсыз гармоник җыр тумый. Шуңа күрә, еш кына шигырьне төзәтмичә, көй язып булмый.
Бүгөн Мөдәрис Морзахановның Әхсән Сәлимов сүзләренә язган “Кичке Дүртөйле” җырын танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов матур итеп башкара, ул шәһәрнең гимны булып тора.
Фото: tulpar.info