Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 ноябрь 2025, 18:50

Марат ӘМИНЕВ. Лотерея

“Камил лотерея билетына машина откан!” – дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды.

Марат ӘМИНЕВ. Лотерея
Марат ӘМИНЕВ. Лотерея

“Камил лотерея билетына машина откан!” – дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. “Авыл радиосы” кушаматын йөрткән Сәлимә апа бу зур куанычны уртаклашырга беренче булып килеп җитте. Йорт тупсасы аша атлап үткәч тә, күз яшьләрен сөртә-сөртә, такылдый башлады:

– И шатландык машина отуыңа, энекәем,  җизнәң белән үрле-кырлы сикердек.

–  Рәхмәт, апа, үзем дә ышанып җитмим әле, – диде куанычыннан исереп йөргән Камил авызын колагына җиткереп.

– Шулайдыр, шулайдыр. Менә машиналы егет булып киттең. Прәме шатлыгым эчемә сыймый. Әле кайчан гына елак бала идең, әйе-әйе, әниең ахирәтем булгач, сине еш кына күтәреп йөрдем. Әле буыннарым сызлый, шул авыр күтәрү сәбәпче бугай. Җизнәң: “Камил яхшылыкны оныта торган кеше түгел ул, санаторийга юллама алып бирер”, – дип калды. Ярар, азак иркенләбрәк сөйләшеп утырырбыз әле.

“Радио апа”ның артыннан ишек ябылуга сыйныфташ Әхмәтнең көр тавышы ишетелде.

– Сәлам, дус! Машинаңны кайчан юабыз?

– Алып кайткач инде.

– Сиңа бер тәкъдимем бар иде. Ике атнадан туй бит минем. Шунда гына юыйк, сые да әзер була. Дус өчен бернәрсә дә жәл түгел. Туйга бер матайлык акча салсаң, шул җиткән. Нәрсә, кыйбатка төшәме? Син туй ясау хакын белмисең икән. Дуслык хакын да акча белән үлчәмиләр. Мәктәптә укыганда математикадан гел миннән күчерә идең. Онытмагансыңдыр? Алтынчыда укыганда суга баткан җиреңнән коткарып калдым. Унынчыны тәмамлаганда колхоз үгезе сине сөздем дигәндә генә мин...

Шулчак ишек кактылар. Харрас карт икән. Баксаң, ул да Камилга заманында чиксез игелекләр кылган. Балыкка ияртеп йөргән, сыерларын көтүгә куышкан, хәтта берничә тапкыр атка да атландырган икән. Камил аның шәһәрдәге улына фатир алырга ярдәм итсә, бурычы бетеп, картның савабын алачак икән.

Бу көнне Камилның ишекләре ябылмады. Авылдашларының аңа күрсәткән изгелекләре чиксез булып чыкты. Ярты авыл бала чагыннан аны кулдан-кулга күтәреп йөргән, тәпи йөрергә өйрәткән. Малай чагында прәннек, кәнфит тоттырып китүчеләрнең санын  кара исәп белән чыгарып карасаң, исең китәрлек. Баксаң, ул көне-төне прәннек кимереп йөргән икән, ничек тешләре коелып бетмәгән дә, ничек шикәр чире эләктермәгән?!

 

Камилнең уты таңга чаклы янып торды. Үзенә күрсәткән игелекләрне кире кайтару өчен ул төне буе тагын ничә машина отарга кирәклеген исәпләү белән мәшгуль булды.

 

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас