Нигә шулай бәхетле елмаеп йөри бу? — дисезме. Бәхетле елмаймыйм мин. Просто, башым эшләми. Аңламыйм мин. Бернәрсә дә аңламыйм.
Менә элекке белән бүгенгене чагыштырып карыйм да… Бер нәрсә дә аңламыйм. Элек бер түрә коммунизмны сүгеп төрмәгә кергән иде. Күп тә үтмәде, бер төремчик шул ук коммунизмны сүгеп түрә булды.
Коммунизм дигәннән, элек һәртөрле лозунглар күп иде бит. Безнең авыл янында мондый язу тора иде: “Алга — коммунизмга!” Тик авыл алга да, артка да китмәде, һаман үз урынында тора. Хәзер авыл янында болай язганнар: “Кендегебез җиргә береккән!” Һе, берекми ни… Әле кендегең генә түгел…
Авыл беркайда да китмәде, ә коммунизм артта калды.
Менә аңламыйм мин…. Элек мәчет юк иде. Кеше Аллага табына иде. Хәзер мәчет тә бар… Хәзер кеше Аллага табынмый, акчага табына. Хәзер акча чынлап та Алла кебек. Барлыгы хак, берлеге хак, кулга тими, күзгә күренми. Безнең авылда элекке парторгны мулла иткәннәр иде. Болай әйбәт кеше ул. Әле больницада ята. Манарадан егылып аягын сындырган. Эчкән баштан.
Халык эчә бит хәзер. Элек авылның бригадиры милиция ияртеп өйдән өйгә: “Самогон чыгармыйсызмы?!” — дип йөри иде, хәзер калтыранып: “Самогоның юкмы?..“ — дип йөри. Менә монсын да аңламыйм мин.
Хәзер бездә туу да зур бер проблемага әйләнде. Менә элек түрәләр коммунизм төзи иде. Хәзер коттедж төзиләр. Хәзер кешенең психологиясе үзгәрде, бөтен нәрсәне дә акча белән үлчи. Күптән түгел бер дустым йөгереп килгән: “Пажалыста, выручай. Өч миллион ярым акча кирәк. Малай туды. Врач “три пятьсот” дип әйтте ди. Соң, ул бит авырлыгын әйткән, мәйтәм. Теге бөтенләй агарып катты: “Хәзер каян табам инде мин өч тонна ярым акча?..”
Ә исемнәр нинди! Элекке Азат, Айратлар бетте хәзер… Теге дустым улына Будумил дип кушты. Яңгырашы ничек? Ә мәгънәсе!.. Будумил — будущий миллионер! Имаметдинов Будумил Иванович!.. Ә бер ханым кызына Мерседес дип кушкан. “Нигә шундый исем куштың?” — дигән идем. “ Һәй, “Мерседес” машинасында булган иде ул,” — ди. Теге бала өчен сөенеп куйдым. Мәйтәм, әгәр “Минск” матаенда булган булса?!.
Менә аңламыйм мин… Элек кияүгә чыккан кызларны “Таш бул, балам!” дип озаталар иде. Хәзер: “Исән йөреп кайт, — диләр. Элек мәхәббәт бар иде. Кеше мәхәббәткә ышана, мәхәббәт белән яши иде. Хәзер аның белән яшәмиләр… Хәзер мәхәббәт белән шөгыльләнәләр… Хәзер озатып-озатышып йөрисе түгел. Гәзиттәге белдерүләргә генә күз сал. Ниндиләре генә юк аларның!
“Тормыш юлдашы эзлим! Күзем зәңгәр, буем зифа, аякларым төз. Аерылган!..”
“Фәлән яшьлек Аҗдаһа Үгезбозау белән гаилә корырга тели!”
“Москвичкамны “Москвич”ка алыштырам!”
”Диңгездә ял итү өчен тормыш юлдашы эзлим!”
“Сафлыгымны бирәм. Прокатка”.
“Лечебный массаж ясыйм. Любой урынга”.
Хәер, гәзиттәге белдерүләр генә нәрсә ул… Хәзер хәтта телефон аша да: “Һуштан яздырырлык ләззәт алырга телисезме? Минем номерны җыегыз. Мин сезнең карамакта-а!..”
Менә аңламыйм мин… Аңларга теләп бер мәлне теге номерны җыйдым. һәм беләсезме шунда нәрсә булды? Назлы, ягымлы тавышлы бер кыз… ярты сәгать буе… миңа… “Война и мир” романын укыды… Түзмәдем, аны бүлдерергә мәҗбүр булдым.
— Ә теге һуштан язу мәсьәләсе ничек соң?
— Ә ансы телефонга акча түләгәндә булыр…
Менә аңламыйм мин…
Халык язмышы хатын-кыз язмышы кебек. Тормыш болай әйләнсә дә без — аста, тегеләй әйләнсә дә без — аста.
Өстә булсак та – без түгел… Безне…
Аңламыйм. Кайларда — уң, кайларда — сул… Кыйблалар буталды. Шул турыда бер шигырь яздым әле:
Бу замана дөньяларны,
Кыйблаларны бутады…
Кемнәргәдер — елмаюы,
Безгә исә… шул тагы.
Автор фотосы.