Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
26 октябрь 2025, 23:01

Марат КӘРИМОВ. Сиам игезәкләре. Юмореска

Картлар дөрес әйткән шул: һәр нәрсәнең үз чамасы бар. Хәтта шаярганда да чама кирәк. Бөтен бу хикмәтле маҗара әнә шул чама белмәүдән килеп чыкты да инде.

Марат КӘРИМОВ. Сиам игезәкләре. Юмореска
Марат КӘРИМОВ. Сиам игезәкләре. Юмореска

Шулай җиңгәгез белән филармониягә көлке кичәсенә барган идек. Артистларның килештереп уйнавыннан көлә-көлә хәл бетте хәтта. Шул кичәнең шаукымы әллә безгә дә капты – шаярасы килеп тик тора. Кайтырга чыкканда да безне шат кәеф ташламады.

Тукталышта торабыз көлешә-көлешә. Көлеп кенә эш бетми шул. Вакыт та соң. Үч иткәндәй, бер транспорт та юк. Җиңгәгез, үзегез беләсез, көязрәк, җиңелрәк киенгән, шуңа дер-дер калтырый башлады. Нишләмәк кирәк, итәге җирдән сөйрәлгән озын пальтомны икебезнең дә иңбашына салырга туры килде. Җиңгәгез тал кебек бит ул, икебезгә тап-таман булды бу пальто, җитмәсә, алдан төймәләрен дә эләктереп куйдым. Тән тәнгә терәлсә, җылы була икән. Моны яшьләр белмиләрдер әле. Җиңгәгезгә янә җан керде – шаярырга чамалый.

– Менә ике башлы кеше булдык! – дип көлә бу.

Ул арада яныбызга шып итеп такси килеп туктады. Без юлның уртарак өлешенә чыкканбыз, күрәсең, шофер тәрәзәсен ачты да:

– Тапталып үләсегез киләмени? – дип җикеренде. Аннан абайлабрак карады бугай, тавышы йомшара төште: – Бәй, бәй, әллә күземә күренә инде, сез сиам игезәкләре түгелме соң? – Аның күзләре дүрт булды.

– Нәкъ өстенә бастыгыз! – Җиңгәгез минем бөергә төртә. Шаяртуны артабан дәвам ит, димәкче. – Табигатьне бозды кеше, – дип эләктереп алдым мин. – Экологик катастрофа якынлашып килә. Шуңа төрле мутантлар туа. Менә без шуларның берсе инде.

– Әйе, әйе, ике башлы бозау тууы турында бүген генә гәзиттә укыган идем шул. Сурәтен дә басканнар, – дип, үзенең шиген үзе таратты шофер.

Аның беркатлылыгыннан файдаланып, без уеныбызны дәвам иттек.

– Тарих кабатлана, – диде җиңгәгез, авыр сулап. – Элек ике, өч, хәтта җиде башлы аждаһалар, диюләр булган.

– Анысы әкияттә генә бит ул, – дип шик белдерде шофер.

– Вәт-вәт, шул булган хәлләр халык хәтерендә әкият формасында торып калган да инде.

– Киләчәктә кешелекне дә шул хәл көтә, – дидем мин, шоферны тагын да ныграк хәвефкә калдырып. – Хәзергә икешәр башлы кешеләр генә туа. Экологик шартлар начарайган саен, өчәр, бишәр, хәтта җидешәр башлы адәмнәр туа башлаячак икән. Галимнәр шулай дип фараз итә.

Шоферыбыз күзгә күренеп аңын югалта башлады. Бөтенләй һуштан язып егылмас борын, кешелекне киләчәктә нәрсә көткәнлеге турында сүзне туктатып, аннан безне өйгә алып кайтуын үтендек.

Шофер тиз риза булды. Тик ара-тирә артка карый да башын чайкап ала:

– Менә мәзәк, сезнең бер башыгыз хатын-кызныкы, икенчесе ир-атныкы икән! – ди.

– Табигатьнең шаяруы, – дим мин, шаркылдап көлүдән чак-чак тыелып.

– Ә ничек… болай башларыгыз бер-берсе белән килешеп яшиме?

– Килешми карасын, ул каршы сөйли башласа, мин аның иренен үбеп ябам, – ди җиңгәгез.

Шофер ышангандай итә.

– Анысы шулай, – ди. – Мин үзем дә, мәсәлән, хатын тузына башласа, чут- чут үбәргә тотынам. Шунда ук шым була да карават ягына карый башлый.

Җиңгәгез мине чеметә. Ишетсен колагың, димәкче.

– Бер уйлаганда, кешедә ике баш булуы шәбрәк тә, – дип, философиягә бирелә шоферыбыз. – Ни дисәң дә, бер баш – ярты баш, ике баш – бөтен баш. Киңәшләшүгә карата әйтелгәндер инде бу. Югыйсә, әнә тегендә утыручылар… – Ул бармагын югары күтәреп алды. – Шул барлы-юклы ярты башлары белән илне җитәкләмәкчеләр. Ярты баштан ни көтәсең инде?

Менә сиңа кирәк булса! Безнең бу шаяру сәясәт бушлыгына алып кереп бара түгелме соң? Тагы әллә нәрсәләргә кереп китүең бар. Тизрәк төшеп калу хәерле.

Таксист һаман таксист булып кала икән.

– Бер кеше өчен генә түлим, – дигән идем дә, риза булмады.

 – Юк, мин акчаны баш исәбеннән алам! – диде катгый рәвештә. – Ә сездә, бер кеше булсагыз да, ике баш!

Аны бәхилләштергәч, егылып ятып көлдек. Бу көлүебезнең башы гына булган икән.

Берничә көннән калада ике башлы кеше пәйда булуы турында хәбәр таралды. Кемне генә алма, авызында шул сүз булды. Гәзитләр шундый сенсациядән читтә каламы?! Әлеге таксист белән интервью басып чыгардылар. Ул, шул ике башлы кешене күрүче бердәнбер шаһит буларак, телевидение аша да чыгыш ясады. Бу шау-шуга галимнәр дә кушылды. Берәүләр мондый хәлнең булуы мөмкин икәнлеген язып чыктылар дәлил итеп, әлеге таксист сымак, сиам игезәкләрен, ике башлы бозау тууын китерделәр. Икенчеләре исә таксистны психик яктан тикшерүне таләп иттеләр. Әмма психологик анализлар таксистның нормаль кеше булуын күрсәттеләр. Бу сенсация Интернет аша бөтен дөньяга таралган булып чыкты. Тиздән Япония галимнәре, төрле приборлар төяп, калабызга килеп төштеләр. Ике башлы кешене күрүчеләргә күп кенә акча вәгъдә иттеләр. Акча сүзен ишетеп, бөтен полиция аякка басты. Әмма, әлеге таксисттан башка, ике башлы кешене күрүче табылмады.

Безнең җиңгәгез белән гөнаһсыз шаяруыбыз шундый шау-шу тудырганга башта көлеп карасак та, соңрак нигә шаярдык микән дигән көнгә төштек. Уеннан уймак чыгасын кем белгән! Көлке көлә килә, артыннан куа килә, дигәннәре шул буладыр инде. Шулай да вакыт үзенекен итте, әкренләп-әкренләп бу шау-шу басылды. Гәзитләр башка сенсацияләргә күчтеләр. Шөкер, алары безнең илдә көн дә буа буарлык булып тора. Без онытылдык. Үзебез дә тынычландык. Әлеге мәхшәр булмаган да кебек тоела башлады. Әмәлгә калгандай, теге вакыттагы артистлар тагы килгәнен ишеткәч, янә филармониягә барасы иттек. Кайтышлый тагы такси туктатырга туры килде. Салон ишеген ачып керүгә, күзебез шар булды: безне өйгә алып кайткан таксист үзе! Ул да безне танып алды.

– Ә-ә, сезне аердылармыни? – дип сүз башлады ул. – Бүген генә гәзиттә укыган идем, кайсыдыр илдә, Кытайда бугай, сиам игезәкләренә операция ясаганнар икән. Тик алар сезнең кебек түгел, бер җенестән булганнар. – Аннан өстәп куйды. – Кызганыч, кызганыч, илне җитәкләгән бер башлы кешеләрдән уңмадык. Ике башлылардан уңар идек, бәлки. Озакламый сайлаулар була, шунда кандидатурагызны күрсәтсәгез, бөтен халык бертавыштан үзегезне Президент итеп сайлар иде. Ике башлы Президент! Ничек яңгырый, ә! Их, булмады инде болай булгач. – Ул, уфтанып, өметсез генә кулын селкеде.

Шуны да әйтим, бу юлы да ул акчаны баш хакы буенча алды.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас