Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
14 октябрь 2025, 20:33

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Яман чир

– Кияү, без кайтып киттек. Югалыгыз тизрәк! – дип кычкырмасаң да кайтыр идек.

Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.  Яман чир
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ. Яман чир

 

Соңгы вакытта кайсы бер дусларыма, минем үземә дә яман чир кагылды. Юк, юк, юк, бернәрсә белән дә интекмим, бер җирем дә авыртмый. Һәр кеше нәрсә белән булса да мавыга бит. Ә ул тора-бара яман чиргә әйләнә.

Менә минем дусым Зәки аракы чире белән авырый. Безнең дуслык бетте: аның кебек эчә алмыйм. Кәрим дус белән дә аралар бозылып тора. Ул тәмәке чире белән интегә. Минем тәмәкедән күңелем болгана, тарта алмыйм. Дуслык бетәр, ахыры. Рәшит дусым исә мәхәббәт чире белән чирли. Көн дә бер кызга үзенең йөрәк сүзләрен аңлата. Ә мин алай булдыра алмыйм.

Ә син нинди яман чиргә юлыктың соң, дип сорасагыз, мин әйтәм – спорт чиренә. Дөрес аңлагыз, йөгергәнем дә, гер күтәргәнем дә, хаттә иртән торгач киерелгәнем дә юк. Ә менә бу яман чир бөтен барлыгымны, йөрәгемне биләп алды. Телевизордан аерыла алмыйм, спорт тапшыруы башланса, эштәме, кунактамы, телевизорга текәләм.

Беркөнне шулай телевизордан дөнья беренчелегенә хоккей уеннары күрсәтелде. Бәхетсезлеккә каршы, әби белән бабай кунакка килеп төште. Хоккей карап булмый, әбине беләсез бит инде, өч ел кеше яшәмәгән утрауда булган кебек, үз хәбәрен сөйли дә сөйли. Минем нык ачуым килде. Хатын да ичмасам, өйдә юк. Ниһаять, хәйләсен таптым, кызымның йомшак урынын чеметеп елаттым да, әбигә тоттырдым. Шуннан онытылып телевизорга капландым.

Менә бервакыт безнең команда бирешә башлады: җиңеләбез бит!

– Их, сез, кулыгыздан килмәгәч, мәйданга чыкмаска иде, югалыгыз тизрәк күз алдымнан, дип кычкырганымны сизми дә калдым.

Җиңелдек... Күз алларым караңгыланып китте. Аяк астымда торган утыргычымны тибеп очырдым. Аннан соң ушсыз булып диванга ауганмын.

Күпме ятканмындыр, белмим. Күземне ачып җибәрсәм, телевизордан эстрада концерты бара. Келт итеп әби белән бабай искә төште. Йөгереп икенче бүлмәгә кердем, кызым курчак уйнап утыра. Әби дә, бабай да күренми. Өстәлдә ниндидер язу ята.

“Кияү, без кайтып киттек. Югалыгыз тизрәк! – дип кычкырмасаң да кайтыр идек. Яхшылып аңлатырга булмый иде мени?” –  дигән сүзләр язылган иде.

 

Автор фотосы.                                                   

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас