Байтак вакыт бездә сәркәтип булып үтә дә тискәре һәм дуамал Фруза ханым эшләде. Шунысы гаҗәп, ни өчендер шигырь дигән нәрсәне аның җене сөйми иде. Ә минем нәкъ язарга тырышып маташкан чаклар, ничек тә иҗат жимешләремне гәзит битендә күрәсе килә. Бер-бер артлы шигырьләремне бирә торам, бирә торам, әмма берсе дә басылмый, тәмам гаҗиз калдым, малай.
Шунда кемдер миңа Фәнил Арсаев белән булган хәлне сөйләде. Мин дә, уйлап торганнан соң, аның үрнәгенә иярергә булдым. Ниндидер бер бәйрәмгә багышлап шигырь яздым да, Каюм Насыйри дип имза куеп, редакторга кертеп бирдем. Ә ул безнең шыр надан бер эчкече кеше иде. Аңа Каюм Насыйри ни дә, Хуҗа Насретдин ни, аермасы юк.
Менә берзаман гәзит чыгарабыз. Теге шигырь әллә каян күренеп тора. Күренмәслекмени, бөек мәгърифәтченең исеме эре генә хәрефләр белән җыелган бит.
Белмим, язганы ничә кеше аша үткәндер, кимендә биш-алты хезмәткәр укый бит инде. Әмма Каюм Насыйриның 1902нче елда үлгәнен дә, аның шигырь язмаганын да шәйләүче табылмады.
Гөнаһ шомлыгына каршы, ул көнне үзем дежур выпускающий идем. Нишләргә дип озак уйладым, әгәр шулай китсә, үзем надан булып чыгам бит. Ниһаять, түзмәдем, инде соңгы тапкыр карап утырган корректор Фәнисәнең кулыннан оттисканы тартып диярлек алдым да “Каюм Насыйри”не сызып ташлап, үз фамилиямне язып куйдым.
Фәнисәнең нәфрәт һәм чиркану белән караган карашын күтәрү жиңел булмады. Бу беркатлы хатынның минем кеше шигырен үзләштерүемә бер генә бөртек тә шиге юк иде. Әмма икебез дә эндәшми калдык. Минем беренче шигырем әнә шулай басылды.
Автор фотосы.