Сәлимә уянса да түшәгеннән тормыйча ятты.
Аны соңгы көннәрдә битарафлык баскан иде.
– Тору белән нәрсә эшлим, елап торган балаларым юк, мыҗып йөргән ир дә юк, – дип үз-үзенә сөйләнеп тә куя. Шуңамы 21 декабрь көнне, дөнья бетә икән, дигән хәбәргә артык игьтибар да бирмәде. Авылдашлары кебек магазиннан шәм дә, шырпы да, азак-түлек тә ташымады. “Бетсә, бик әйбәт, ялгыз башым, интегеп яшәгәнче...” дип кенә уйлап куйды. Хәтта сөенеп, битенә елмаю чыкты.
– Әнә, байлар, балалылар кайгырсын, – дип кеше ишетерлек итеп әйтеп куйды. Ләкин аны беркем дә ишетмәде, ул өйдә бер үзе генә.
Утыз яшне тутырып, кырык ягына китеп барган Сәлимә тормышының барып чыкмаганына көя, яна. Әнисенең сүзенә карап, Айратка кияүгә чыкмый калды ул. Ә хәзер карт кыз исеме күтәреп, өйдә ялгызы утыра. Һич уйламаганда әти-әнисе дә яшьли вафат булып куйдылар.
Тәрәзә янагына сөялеп, Сәлимә тышны күзәтә башлады. Уң як күршесе ике катлы йортыннан чыгып, бер атна элек кенә сатып алып кайткан чит ил машинасына утырып, кайдадыр китте. Аның киткән юлына карап, Сәлимә: “Әйдә, йөреп кал, ике көн генә калды дөнья бетәргә”, дип куйды. Ә сул яктагы йорттан өч баланың йөгерешеп, кар бәрешеп шаяруларын онытылып китеп карап торды да, тиз генә үзен кулга алып: “Шаярып калыгыз...” диде шым гына.
Аның күңелен рәнҗү, үпкәләү, усаллык биләп алган иде. Бар дөньяга ачуы килә Сәлимәнең. Кайчан җитә инде ул көн, котылыр идем, дип календарьга карап алды.
20 декабрь көнне Сәлимә туйганчы ашады, иң матур күлмәген алып киде. Таң атты. Офык сызыгыннан чыгып килгән кояш яктысының тәрәзә аша өй эченә үтеп керүен күргәч: “Әһә, әнә дөнья янып бетә икән”, дип битен юрган белән каплады. Сәлимә шул көе күпме яткандыр, тышта машина кычкырткан тавышка сикереп торды. “Кем йөри анда”, дип тәрәзәгә капланды. Йорт алдында машина торганын күргәч, йөрәге “җыу” итеп калды. Аңа беркем килергә тиеш түгел. “Әллә дөнья бетеп килә, дип әйтергә килделәрме икән”, дигән уй да үтте башыннан.
Машинадан урта яшьләрдәге ир төште дә, Сәлимәнең ихата капкасын ачып, эчкә үтте. Сәлимә, нәрсә эшләргә белми, тиз генә башына яулык бәйләде. Көзгегә карап, чәчләрен яулык эченә яшерде. Кем булыр икән, дигән уй тынгылык бирмәде аңа. Күңеле төбендә яшеренеп яткан өмет уянып киткәндәй итте.
Ишектән озын буйлы, кара мыеклы ир килеп кергәч, артка чигенеп куйды.
– Сез буласызмы Сәлимә, – диде ир кеше елмаеп.
– Әйе, мин булам, ни йомыш? – диде Сәлимә коры гына.
– Мин белдерү буенча.
– Нинди белдерү ул?
– Танышырга дип килдем.
Сәлимәнең күз аллары караңгыланып, егылып китә язды. Ир кеше аны йомшак кына итеп биленнән тотып калды. Сәлимә: “Әлдә дөньясы бетмәде әле”, – дип кенә әйтә алды...
Автор фотосы.