Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 октябрь 2025, 21:21

Марат ӘМИНЕВ. Очрашу

Байларга эшләп надоел булдым.  Эт урынына көне буе чап та чап, барыбер ярап булмый, дөньяда бер гаделлек юк.

Марат ӘМИНЕВ. Очрашу
Марат ӘМИНЕВ. Очрашу

Чемкара төстәге "Джип" берсеннән-берсе зиннәтлерәк коттеджлар тезелгән урамнан җилдерә. Костюм, ак күлмәгенә галстук таккан водитель урам себереп йөргән ир янында тизлеген киметте:

– Нәрсә, нинди машина килгәнен күрмисеңмени, тузан куптарасың, – дип җикеренде ул, тәрәзәсен бераз төшереп. – Дворниклар йоклап ятмый ул, таңнан торып эшли.

Урам себерүче аңа таба борылды. Бераз карап торгач, авызы ерылды:

– Бәй, Зиннәт, синме бу? – Ул күрешергә кулын сузды.

– Сәлимҗанмы әллә? – Машина  руле артындагы ир аны таныгандай итте, әмма кымшанмады да. Сузылган кул һавада асылынып калды.

– Нәкъ үзе, бәй, ун ел буена миннән арттагы партада утырып, ун ел буе миннән күчергән “икеле” капчыгы бит син, ничек танымыйсың?

– “Биш”кә генә укыган ботаник Сәлимҗан инде син, димәк? – Машинадагы ир сузылган кулга иренеп кенә бармакларын тидерде дә, ап-ак салфетка алып, кулларын сөртте. – Тормыш ничек бара соң, урам себереп буламы? – Була, әнә бит, дөнья тазарып калды…

– Дә-ә, дөнья куласа, әйләндереп килеп бер баса шул, – затлы машинадагы ир канәгать елмаеп куйды. – Мин, “икеле” капчыгы, биш миллионлык машинада җилдерәм, син, отличник, урам себерәсең, гаҗәп бу тормыш дигәннәре. Искитәрлек.

– Шулай инде, – урам себерүче сәгатенә карады да өч катлы коттеджның капкасын ачты. – Ярый, офиста мине көтәләр, өйгә кереп, өс-башны алыштырып, душта юынып чыгыйм да кузгалыйм, ә син, Зиннәт, хәзер өйне беләсең, килеп йөр.

– Бәй, бу синең йортмыни? – Зиннәт машинадан сикереп төште.

– Минеке, бакча-урам тирәсен караучы егет бер атнага ял сораган иде, дөньяны чүп баса башлады, спецовка кидем дә үзем җыештырырга булдым. Авыл малае бит инде без.

Шулчак Зиннәтнең кесә телефоны шылтырады, ул ашыгып трубканы алды:

– Алло, Айрат Тимербаевич, мин кызыгызны мәктәпкә илттем, кибеткә кереп хатыныгыз кушкан барлык әйберләрне дә алдым, биш минуттан яныгызда булам! Аңлашылды, Айрат Тимербаевич, эшлибез аны, Айрат Тимербаевич!

Ул трубканы кабаттан салды да җиңе белән кинәт кенә бәреп чыккан маңгай тирен сөртеп алды.

– Байларга эшләп надоел булдым, – дип уфтанып куйды ул. – Эт урынына көне буе чап та чап, барыбер ярап булмый, дөньяда бер гаделлек юк, шулай бит, Сәлимҗан дус!

Тик аңа җавап бирүче булмады. Сәлимҗан йортына кереп киткән иде.

 

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас