Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 октябрь 2025, 21:24

Фәрит ГАБДЕРӘХИМ. Элеваторлы кыек

Кит, мәлгунь, авызыңнан җил алсын!

Фәрит ГАБДЕРӘХИМ. Элеваторлы кыек
Фәрит ГАБДЕРӘХИМ. Элеваторлы кыек

Заманында балта осталары белән дан тота иде авылыбыз. Хәзер аларның күбесе мәрхүм, исәннәре картайган. Йортны кем белән салып бетерергә? Азмы-күпме балта тоткан кешеләрне күңелдән барлый торгач, Нәзиргә тукталдым. Аларның өйләре бездән ике йорт аша гына иде. Бергә уйнап үстек, үсмер чакта колхоз эшенә бергә йөрдек. Өйләнгәч, авылның «Урталык» дигән өлешендә үзенә нигез корды Нәзир. Шактый үҗәт, үз дигәненә ничек кенә булса да ирешергә тырыша торган кеше. Яшь чакта ФЗОда төзүче һөнәренә өйрәнеп чыкса да, армиядән кайткач, гомер буе колхоз фермасында эшләде. Хәзер пенсиядә инде. Шулай да балтасыннан бөтенләй үк аерылмады. Авылда атаклы балта осталары белән бергәләп салган берничә йорт әле дә исән-саулар.

Нәзир, гозеремне тыңлап бетергәч:

– Яшьрәк чак түгел бит, замандаш, – диде.

Хатыны Әминә минем хәлне аңлаган икән:

– Нигә, карт, Илгиз белән бергә тотынсагыз…

Нәзир Әминәнең фикеренә һәрчак колак сала икән.

– Ярар, иртәгә Илгизләргә барып килермен, алай булгач, – диде.

Илгиз – аларның өлкән уллары. Колхоз электригы. Берничә көннән Нәзир белән Илгиз җиң сызганып эшли дә башладылар. Күренеп тора, Илгизгә балта эше дә ят түгел икән. Әтисенең әйткәнен көтеп тормый, үзе белеп эшли. Дөресен әйткәндә, белмәссең, әллә Илгиз әттәсенең (кырык яшьлек Илгиз әтисенә бәләкәй чактагыча «әттә» ди) ярдәмчесе, әллә Нәзир улының ярдәмчесе.

Белүегезчә, балта осталары хакында мәзәккә тартым төрле хикәятләр киң таралган. Авылыбызның мәшһүр балта остасы Мөхәммәт абзый андый хикәятләрне сәгатьләр буе сөйли ала. Маҗаралы әсәрләрең бер як читтә торсын. Ял иткән араларда Нәзир дә аларны сөйләргә бик әвәс. Сүзе озынгарак китсә, улы Илгиз:

 – Җитте, әттә! Безнең әкият – ана, – ди, юна башлаган бүрәнәгә яисә шомарта башлаган тактага күрсәтеп.

Нәзир сөйләгәннәрдән берсе аеруча нык истә калган.

– Миргасим абзыйны белә идеңме син? Кит, аны белмәгән кеше була димени?! Менә оста иде, ичмасам? Без аның янында юынып ташлаган йомычка гына. Кая гына барса да билендә балтасы булыр иде мәрхүмнең. Шулай беркөнне Табанлыкүлгә киткән бу. Элеватор төзегән чак. Стенасы байтак күтәрелгән. Стоп! Стенасы кыек түгелме соң? Миргасим абзый биленнән балтасын ала да сабының очыннан тотып күз турысына күтәрә. Шуннан әйтә бу: «Элеваторлары унбиш сантиметрга кыек», – ди. Аның янында берничә кеше була. Берәүләр: «Кит, мәлгунь, авызыңнан җил алсын! Шундый важный төзелеш бит ул, элеватор бит ул, нишләп кыек булсын», – диләр. Икенчеләре дәшмиләр, Миргасимга сөзеп карыйлар. Өченчеләре астыртын хихылдыйлар. Ә Миргасим балтасын кире билбавына кыстыра да үз юлы белән китеп бара. Тик әллә ни ерак китә алмый: ике милиционер ике ягыннан култыклап та ала. Милиция бүлегендә: «Нигә социализмның шундый великий төзелешеннән көләсең, контр! Башыңны төрмәдә черетәчәкбез!» дип хәтәр яныйлар. Абзый һаман үзенекен тукый. Ышанмасагыз, үзегез үлчәп-тикшереп карагыз, янәсе. Тәртип сакчылары китәләр төзелешкә, табалар прорабны. Балта осталарының сүзләрен җиткерәләр тегеңә. Прибор белән үлчәп карасалар, чынлап та кыек күтәрелә бит стена. Точно унбиш сантиметрга! Шуннан соң гына чыгаралар Миргасим абзыйны каталажкадан.

Нәзир тагын бер сигарет көйрәтеп җибәрде дә сүзен дәвам итте:

– Миргасим абзыйның мәзәк яклары күп иде инде аның. Мунча дисәң үлеп китә иде, мәрхүм. Ул чабынганда колаклар пешә, тын алып булмый иде. Шулай беркөнне малае бүрек, бияләй киеп хәлдән тайганчы чапкан моны. Мунчадан чыккач, карт каты итеп чәй эчкән дә тир катырырга дип яткан. Күп тә үтми, күрше малае йөгереп кергән: «Миргасим бабай, мунча якканыек, мунча керәсеңме?» Бабай шундук сикереп торган да: «Һи-и, мунча кермиләр димени!» – дип тирен сөртә-сөртә күршеләренә элдерткән.

Нәзир политикага күчәргә уйлаган иде дә, улы Илгиз кулларын шапылдатып:

– Җитте, әттә! Әнә безнең политика! – дип юына башлаган матчага ишарәләде.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас