Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 сентябрь 2025, 22:37

Расих ХАННАНОВ. Чегән дәвасы

Кызым белән уртак тел таба алмыйбыз. Баш бирми. Телләшә. Әй, картым исән булса, бер сүзе җитәр иде ул кәҗә бәрәнен акылга утыртырга!

Расих ХАННАНОВ. Чегән дәвасы
Расих ХАННАНОВ. Чегән дәвасы

Хәсбиҗамал апа бер көнне ахирәте Әсмабикәгә зарланып торды:

 – Кызым белән уртак тел таба алмыйбыз. Баш бирми. Телләшә. Әй, картым исән булса, бер сүзе җитәр иде ул кәҗә бәрәнен акылга утыртырга! – диде ул, күз яшен тыя алмыйча.

– Шул юеш борын алдында җебеп калдыңмы? Үземә әйткән булсаң, әллә кайчан арт сабагын укыткан булыр идем.

– Үгет дигәнне колагына да элми шул. Тәмам кулдан ычкынды. “Минемчә булмаса, укуны ташлап читкә чыгам да китәм”,– ди.

– Куркыта гына.

– Алай дисең дә, ахирәт, әнә Мәрьям кызы шулай чыгып киткән иде, үзең дә беләсең, хәзер өченче ел китте, бер хәбәре дә юк. Әллә үле, әллә тере, дигәндәй...

– Алай бик куркыткач, болай итик: син аны иртәгә минем белән базарга җибәр.

– Ярый да, тыңлашса...

– Минем белән барсын. “Чирләп торам, азык-төлек алып кайтырсың”, – дип әйт. Тыңлар, аңа да ашарга кирәк бит.

Әсмабикә апаның үткерлеге бөтен тирә-якка билгеле. Ул, очкын кебек, чәчрәп тора. Кулыннан да килә, теленнән дә килә.

Иртән Хәсбиҗамал апа кызы Гөлүсәне базарга барырга күндерде. Кызый сәгатьтән артык көзге алдында боргаланды, бизәнде-төзәнде, бары шуннан соң гына җәяүләп базарга барырга чыктылар. Гөлүсә, ачулы күркә шикелле, башын горур күтәреп, озын нәзек үкчәле туфлиләре белән тып-тып басып кына, ялангач кендекләрен уйнатып, гел алдан барырга тырышты. Әсмабикә апа эчтән генә көлеп куйды: “Бергә барырга кимсенә, кәҗә бәрәне!” Ул кызны яшелчәләр сатыла торган урынга түгел, ә туры чегәннәр “кәсеп” иткән җиргә алып китте.

– Анда безгә нәрсә бар? – дип Гөлүсә киреләнә башлаган иде, Әсмабикә апасы аның эченә үтеп керердәй булып “серен” чиште:

 – Әй, җанкаем, бүген шундый төш күрдем, йөрәгем һаман урынында түгел. Бер албасты әйтә: “Син тизрәк чегән хатыныннан карат, ул сиңа киләчәктә нәрсәләр булырын, көзгедәге кебек, ачык итеп күрсәтеп бирер”,– ди. Барыйк әле, чибәркәем, күңелем тынычлансын. Сиңа да зыян итмәс.

Килеп җитү белән аларның алларына бер яшь һәм чибәр чегән хатыны килеп тә басты. Ялт итеп торган чем кара күзләр, болыттай чәчләр... Картинадан төшкән диярсең! Чегән хатыны Әсмабикә апаның уң учын битенә якын ук китереп, андагы сызыкларны карарга тотынды. Үзенчә нидер пышылдап, бармаклары белән тегеләй-болай сызгалады, вакыт-вакыт телен шартлатып, башын чайкады. Бары шуннан соң гына сөйләргә кереште. Аның сүзләренә караганда, Әсмабикә апа зур кайгы күрергә тиеш булган, ләкин хәзер ул шатлыкка әйләнәчәк. Әнә, сызыклар бергә килеп кушылган.

– Рәхмәт, – диде Әсмабикә. – Бик борчылып килгән идем, күңелемне юаттың. Шуның өчен хакын да артыграк бирәм.

– Ярар, – дип килеште күрәзәче, – шушы хак менә  бу сылу өчен булыр. Кая, китер әле кулыңны, матуркаем! – Гөлүсә, ни дә булса әйтеп өлгергәнче, кызыл тырнаклы озын бармакларын эләктереп тә алды.

– Әй-й, кара әле, мондый кулны гомердә дә күргәнем юк. Үзе ак, үзе мамык кебек йомшак. Син, мөгаен, берәр җирдә укыйсыңдыр, эшләгән кешенекенә охшамаган.

Гөлүсә колак очларына кадәр кызарды. Кулын тартып алып, китәргә теләде. Тик күрәзәчедән ычкыну – мөмкин булмаган хәл. Ул кызның учына карап, күзләрен зур итеп ачты, йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыгарды. Аннан соң үзе генә ишетсен дигән шикелле әкрен һәм серле тавыш белән тезеп китте:

– Эшләрең харап, сылукаем. Әниең белән икәү генә торасыз икән. Әтиең кайда? Юк, әйтмә, үзем беләм. Хәзер, хәзер, әйе, шулай шул, үлгән. Син бәләкәй чакта ук. Бәй-бәй, бая кулларыңның аклыгына карап ялгышканмын, укымыйсың бит. Чибәркәем, син әниең белән бик начар мөгамәлә итәсең! Телләшәсең, тыңлашмыйсың икән. Әгәр һаман  шулай яшәсәң, сине тормышта зур сынаулар көтә. Ана фатыйхасыннан башка аларны җиңеп чыга алмаячаксың. Ышанмасаң, кәрт салып күрсәтәм.

– Рәхмәт, – диде Әсмабикә апа, бер агарынган, бер күгәренгән кызга карап. – Булган хәтлесе дә җитте.

Байтак вакыт базарда йөргәннән соң алар кайтырга чыкты. Әсмәбикә апа еш кына Гөлүсәгә карап ала. Кызның йөзе борчулы. Менә ул түзмәде:

– Чегән ничек шулай дөресен әйтә икән? – дип сорап куйды.

– Күрәзәче белә инде ул, – дип кенә җавап бирде Әсмабикә апа, берни дә булмагандай.

Байтак вакыт узгач, ике ахирәт кабат очрашты.

– Кыз ничек? – Әсмабикә апаның беренче сүзе шул булды.

– Синең белән йөреп кайтканнан соң алмаштырдылар диярсең үзен! “Әникәем!”– дип кенә тора. Эшкә дә урнашты. Чөкердәшеп яшибез. Рәхмәт инде, ахирәткәем!

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас