Башагы эре булганның тавышы да көр чыга
Фәсих Хәбиевичның даны таралды. Барча җыелыш, киңәшмәләрдә аның урыны түрдә. Чыгыш ясаса, күкрәк киереп, көр тавыш белән: “Үзебезнең тырыш хезмәтебез нәтиҗәсендә без гектарыннан фәләнчә центнер иген җыеп алдык!” — дип башлый ул сүзен.
Артта калган хуҗалыкларның хуҗалары аңа карый да:
— Башагы эре булганның тавышы да көр чыга, — дип уйлый.
Сыйлаганда су да сый
Әлдә хатыны бар бу Ришатның, югыйсә кеше арасына чыкканда чалбар кияргә дә кулыннан килмәс иде. Ашарга әзерләүне әйтеп торасы да юк. Кулы эш рәте белми.
Авылдан яшьлек дусы кунакка килеп төшкәндә Ришат өйдә ялгызы, бүген эшлисе эшләрен уйлап, торырга иренеп, йомшак ястыкта ята иде. Дусының килүенә шатланды ул, юлда ачыкккансыңдыр, хатын кайтканчы үземнең осталыкны күрсәтим әле, дип бәрәңге пешермәкче булды. Әмма әрчегәндә бармагын кисте һәм, берәңге дә булдымы сый, дип колбаса кыздырырга кереште. Ләкин ул да көеп бетте.
Ришат, кухняда тыз-быз йөргәч, дусына чүмеч белән су сузды:
— Көн дә эссе, юлда сусагансыңдыр, эчеп җибәр, дус! Сыйлаганда су да сый.
Кеше хатыны пешереп алганчы минем
хатын көйдереп тә ала
Бу оешмада төшкелекне ашарга өйләрендә хәзерләп алып килү гадәткә кергән. Бүген дә ул тәртип бозылмады, вакыты җиткәч, эш өстәлләренең бер почмагын бушатып, шунда өй ризыкларын куа башладылар. Тәмле тамак Мөлек: “И-и, минем бичәкәй маладис та инде, мантыен да, кәтлитен дә пешереп җибәргән. Пешеренергә дисәң аңа гына куш инде”, — дип хатынын да мактап алды. Аңа тавык канаты ялап утырган Усман кушылды.
— Юк инде егетләр, пешеренү ягына килгәндә минем Мәдинәгә җиткән хатын юктыр ул, аңа әйттең — җаның ни тели шуны момент әзерләп бирә.
Аларның сүзен табада пешерелгән генә түгел, пешә-пешә инде күмерләнеп каткан колбаса кисәкләрен ашарга азапланган Нәби бүлдерде.
— Һи, сезнекеләр пүстәк, минекенә җитми инде — кеше хатыны пешергәнче көйдереп алырга дңа өлгәшә ул минем хатын, — диде ул сөйгәнен мактап.
Автор фотосы.