Сыерышбаш кызы Жәмилә Хаҗипованың Кушнарен педучилищесында укыган чагы. Аның бүген училище каршында урнашкан башлангыч мәктәптә дәрес бирәсе бар. Әмма ул педкабинеттан кирәкле әсбапларны озак кына ала алмый һәм урам аша урнашкан мәктәпкә кыңгырау шылтырагач кына йөгереп барып керә. Соңга калуына оялудан кып-кызыл булган Жәмилә, бер-ике атлауда коридорны үтәм дә класс ишеген ачам дигәндә, бер ялварулы тавыш ишетә: “Хаҗипова, тарт, тарт!”
– Бәлеш, бит бу – училищеның атаклы тарих укытучысы Жәмиләнең бүгенге дәресенә төп методик анализ ясаячак бик тә юан Галина апа Ханова.
Үз чиратында Ханова апа да, Жәмиләнең дәресенә соңгарак калып ашыга-пошыга кергәндә, абайламыйча, коридордагы ике такта арасына төшкән икән. Авырлыгы аска тарта. Тик олы корсак җибәрми, үзенекен итә. Жәмилә, күпме тырышса да, методистын тартып чыгара алмый. Үзенең дәресен
анализларга кереп утырган берничә егетне ярдәмгә чакыргач кына, апаларын бәладан коткаралар. Дәрес үтсә дә үтә, үтмәсә дә үтә. Аның каравы, Жәмиләгә “бишле” куялар.
Бу хәбәрне Жәмилә безгә шул ук көнне җиткерде. Жәүдәт белән без бик шукларбыз. Галина ападан ничек тә базга төшкәнен сөйләтергә кирәк. Дәрес барышы безгә ачык: менә хәзер Галина апа класска керә, үтәсе теманы озаклап журналга яза, хәл-әхвәл сораша; шул арада сорыйсы кешеләре турына төрткеләрен дә тезеп куя.
Бүген дә гадәттәгечә кабатланды. Жәүдәт белән мин алдагы өстәлдә утырганга, бөтен информацияне артка таба җибәрдек тә мин, пышылдап кына, авылдашыма юри сөйли башладым:
– Әйкәем, базовый мәктәпкә барган идем, коридорда идәннәрен алганнар икән, төштем дә киттем!
Үзем бер күз белән генә укытучыны күзәтәм. Галина апаның колаклары торды:
– Йосыпов, әллә син дә төштеңме?
Алдан искәртелгән группабыз бот чабып көлә башлады. Ә апа үзенең маҗарасы турында тәфсилләп-тәфсилләп сөйли генә. Дөрес тә үтеп китте диярлек. Соңыннан йомгаклап куйды:
- Йосыпов, синең белән икәүләп без аларны судка бирәбез!
Судка бирүен бирмәдек. Әмма аның базга чынлап, минем сүздә генә төшүем безне бик якынайтты. Галина апа җәйге сынауда миңа да “бишле”не чәпәде.
Фото: тузлукуш.рф