Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
17 август 2025, 23:13

Вәкил БИЛАЛОВ. “Мәчтүрә” әби

Мәетне кочаклап утырган кешеләр башларын да күтәрмичә үкси, үкси елыйлар, барысыннан да ныграк, әбинең башын тотып утырган кыз-хатын такмаклый, такмаклый акырып елый.

Вәкил БИЛАЛОВ. “Мәчтүрә” әби
Вәкил БИЛАЛОВ. “Мәчтүрә” әби

Дежурныйдан маҗара турында хәбәр алганда көндезге уникеләр тирәсе иде. Автоинспектор Вәлиев папкасын алды да, җыенып чыгып, үзенә беркетелгән “Урал” мотоциклын кабызды да маҗара булган якка таба кузгалып китте.

Ул килеп җиткәндә, халык маҗара урынын сабантуй сыман уратып алган иде, Вәлиев  мотоциклын юлның уң як читенә туктатып,  кешеләр янына килеп басты, халык шул кадәр кєп җыелган иде, хәттә каян керергә дә урын тапмый торды. Ул бераздан:

– Кая, үтәргә рөхсәт итегез әле, юл бирегез,-дип маҗара булган урынга этешә-төртешә үтеп керде.

Урам уртасында, юлга аркылы яткан бер карчыкның үле гәүдәсен кочаклап утырган бер картны, ике егетне һәм бер кыз-хатынны күргәч, ирексездән:

– Нәрсә булды?-дип сорады.

Мәетне кочаклап утырган кешеләр башларын да күтәрмичә үкси, үкси елыйлар, барысыннан да ныграк, әбинең башын тотып утырган кыз-хатын такмаклый, такмаклый акырып елый:

– Әникәем, бәгърем, ниләр булды сиңа? Нигәләр безне ташлап киттең? Әле генә исән иде» бит.

Бу сүзләрне тыңлаган автоинспектор, елаган кыз, үлгән карчыкның кызы, янында утырган карт әбинең ире, теге ике егет уллары икәнлеген аңлап алгач:

– Ярый,  җитәр, торыгыз әле! – диде. Тегеләр бераз тынычлана төшкәч шулай да:

– Кемегез була бу әби? – дип сорады елап утырган кыз янына килеп.

– Безнең әнкәй, безнең әнкәебез,– диде башын күтәрә төшеп үкси, үкси мәет янында утырган кыз.

Килгән тикшерүче лейтенант Даутовны күреп алгач автоинопектор:

– Ярый, без хәзер маҗараны тикшерә башлыйбыз, ә сез хәзергә читләшеп торыгыз!–диде мәет янында утырган туганнарына. Алар, автоинспекторның сүзенә игътибар да итмичә, беркемне дә якын җибәрмиләр. Әбине кузгатырга да рөхсәт итмиләр. Хәтта тикшерүчене дә якын җибәрмәскё уйлаганнар иде.

– Мин тикшерүче булам! – дип каты гына әйткәч, әби янында утырганнар торып бераз читләштеләр. Даутов автоинспекторга якын килеп, сораштырып вакыйга турында нәрсә булганын аңлагач, әбинең кызын читкәрәк чакырып алды да:

– Ярый, тынычланыгыз! Исемең кем була әле синең? – дип сорады.

– Мин Марфуга булам, – диде ул тотлыгып.

– Ә әбинең исеме кем, фамилиясе ничек? – дип сорады тикшерүче Марфугадан.

– Гатауллина Мәчтүрә була.

– Кайда яшисез? Ерак торасызмы?

– Әнә моннан ерак тєгел, Октябрьская урамында яшибез.

– Марфуга әйт әле, әниең кая киткән иде?

– Әнкәем пенсия акчасы алгач, күптән түгел генә базарга барып чәй, шикәр комы гына алып кайтам, дип чыгып киткән иде, менә нәрсә булган бит,– дип кычкырып елап җибәрде.

– Тукта әле, тынычлан.  Ә нәрсә булган соң? – дип сорады тикшерүче.

– Күрәсез бит нәрсә булганын, әнә теге тополь агачы арасына кереп кысылган автобус шоферы әнкәемне таптап, өстеннән үтеп киткән, диде үкси-үкси Марфуга.

– Чынлап та сезнең әниегезме? Таныдыгызмы? Улмы соң?

– Әйе, әйе ул, менә бит аның кара сумкасы. Марфуга мәет янында яткан сумкадан алган дисбесен күрсәтеп. Ул беркайчан да үзеннән калдырмый, сумкасында йөртә иде. Әнә аягындагы ак оекбашы, кунычлы галушы да аныкы бит.

Тикшерүче Марфугадан сораулар алгач, маҗара урынын тасвирлау өчен папкасыннан протокол кәгазьләрен алып, үзенең матур хәрефләре белән яза башлады. Маҗара урынын язып бетергәч, чиста протокол бланкасын алып, үлгән карчыкны тасвирлап язарга кереште. Әбинең кызы Марфуга әйткәнчә, мәетнең башында чәчәкле яшел саргылт яулык, өстендә алсу чәчәкләр төшкән озын яшел күлмәк, аягында ап-ак йон оекбаш, кунычлы галуш. Гәүдәсе кыйблага таба караган, чалкан ята. Йөзе канга буялганга күрә битен танып булмый. Аяк очында кара сумкасы тора.

Тикшерүче протокол кзгазьләрен язып тәмамлагач, тикшерүдә катнашучыларны чакырып алып имзаларын куйдырды.

Мәетне тасвирлап бетергәч, папкасыннан кәгазь алып мәетне моргка җибәрергә юнәлеш кәгазе яза башлады. Язып бетерер алдыннан автоинспекторга карап:

– Ярый, хәзер мәетне моргка җибәрергә машина кирәк булыр инде,-диде.

– Яхшы, машина табарбыз!– дип җавап бирде автоинспектор аның үтенеченә.

– Менә юнәлеш кәгазен алыгыз!– дип автоинспекторга сузды.

– Тикшерүче белән автоинспекторның сөйләшүләрен тыңлап торган әбинең карты, малайлары һәм кызы Марфуга автоинспектор янына килеп:

– Иптәш лейтенант, зинһар өчен мәетне җибәрмәгез инде, үтенеп сорыйбыз, анда алып барып ярмасыннар инде. Үзебезчә, мөселманнарча гына тәрбияләп күмәрбез,– дип үтенеп сорый башладылар.

Вәлиев аларга карап:

– Эш миннән тормый бит, мин рөхсәт итә алмыйм, тикшерүче биргән юнәлеш кәгазен алгач боерыгын үтәми булдыра алмыйм! – диде.

Шунда ук тикшерєчене уратып алдылар да автоинспекторга биргән сорауларны яудыра башладылар.

– Иптәш следователь, мәетне җибәрмәгез инде, автоинспекторга биргән юнәлеш кәгазен алыгыз инде,– дип ялынып сорарга керештеләр. Тикшерүче йомшак кына итеп:

– Иптәшләр, тикшерүләр  беткәч, эш судка җиткереләчәк, тәртибе шулай булгач без хәл итә алмыйбыз, судта бу хәлнең нәтиҗәсе булмаса, суд эшне карамаячак. Тикшерүченең аңлатуына карамастан алар тынычланмыйча әбине кочаклап елый башладылар.

Әбине бәреп киткән “ПАЗ”  МАРКАЛЫ автобус, юлдан сул як читкә чыгып, канауны аркылы үтеп, ике тополь арасына кереп кысылган. Әгәр дә өй алдында тополь агачлары булмаса, автобус өй эченә кереп киткән булыр иде. Автобус шоферы ишекләрен бикләп, кабинасыннан төшәргә куркып утыра, чөнки әбинең үгездәй ике малайлары үч алабыз, дип шоферның котын алганнар, кабинасыннан тартып алып кыйнарга телёп, автобус тәрәзәләрен ватып, кырып бетергәннәр. автобус шоферы зур гәүдәле, киң күкрәкле, көчле егет булуына карамастан, куркуыннан агарып каткан, күзләре пыяла сыман ялтырап тора, ныклап сүзен дә аңлата алмый.

Автоинспектор, аның кыяфәтен күреп, автобусыннан төшмәскә кушты.

Базар ягыннан әкрен генә, ашыкмыйча, салмак кына басып уң кулына кара сумка тотып, башына чәчәкле яшел саргылт яулык бәйләгән, өстенә алсу чәчәкле озын яшел күлмәк, аягында оекбаш, кунычлы галуш кигән бер әби кайтып килә. Анда җыелышып торган халыкны күреп, әби адымнарын кызулатты.

– Нәрсә булды икән? – дип кызыксынып, җыелып торган кешеләр янына килеп басты. Әби бик кызыксынучан булып чыкты. Ул түземсезлек белән, нәрсә булганын үз күзем белән күрми торып, тынычлана алмыйм дип, сөйләнә-сөйләнә этешә-төртешә җыелган халык арасына үтеп керә башлады.

Кайгылы гына басып торган кешеләрнең берсе:

– Кая керәсең инде? Сиңа нәрсә калган анда! – дип әбине кертмәскә тырышып караса да, әби эндәшмичә генә үзенең сүзен сүз итеп, юлын дәвам итте. Тырыша торгач, ниһять, аларның алдына кереп басты.

Бераз басып торганнан соң, уң кулын кашлары өстенә куеп, уңга, сулга карый башлады. Карана торгач аның күзләре кинәт кенә мәет янында елап утырган кызы Марфугага төште. Ул кызы янына якынрак килеп басты да:

– Марфуга кызым, синме бу? Нәрсә булган?– дип эндәште. Марфуга янында карты белән малайларын да күреп алгач:

– Ә, сез монда нәрсә эшлёәп утырасыз?– дип сорады Мәчтүрә әби. Таныш тавышны ишетеп Марфуга кинәт кенә башын күтәреп карады. Алдында әнисенең, Мәчтүрәнең басып торганын күргәч, сикереп торып басканын сизми дә калды, әнисенең кочагына ташланды. Аны кысып кочаклап алып, сөенеченнән тагын да ныграк акырып елый башлады:

–Әнкәем, бәгърем, син каян килеп чыктың? Синме бу? Күземә күренәсеңме әллә? Без бит бу мәетне син дип, күпме күз яшьләре түгеп утырабыз. Бөтен кигән киемнәре дә синеке төсле бит. Күршеләр килеп әйткәч, йөгереп килеп, куркудан сиңа ошаттык,– диде Марфуга сөенеченнән елый-елый. Кайгылы гына кыяфәттә, башларын түбән иеп басып торган кешеләр, бу хәлне күреп, барысы да берьюлы һаваны дулкынландырып:

–Ха-ха-ха,– дип көлеп җибәрделәр. Бөтен урам яңгырап китте.

– Ни булды икән, дигәндәй, автобус шоферы кабинасыннан атылып килеп чыкты, әллә әби терелде микән? – дип уйлап, автобус түбәсенә атылып ничек итеп менеп басканын да сизми калды. Ул халык җыелган якка үрелеп-үрелеп караса да, халык арасыннан аңа бернәрсә дә күренмәде. Мәчтүрә әбине карты, малайлары һәм кызы күтәреп алдылар да маҗара урыныннан чыгып кайтып та киттеләр. Күп тә үтмәде, әйтерсең лә, җыелып торган халыкның барысын берьюлы җил очырып алып китте, берсе дә калмады.

Тикшерүче, култык астына кыстырган папкасын ныграк кысып, аптырап “Мәчтүрә” әбиләр киткән якка карап калды.

– Менә сиңа “Мәчтүрә” әби, һавадан төште дә бөтен халыкның  һушын алып, безгә кабаттан эш ясап кайтып китте,– диде ул автоинспекторга карап. Автобус шоферының әлегә кадәр автобус түбәсендә басып торганын күреп:

– Төш инде, вакыт җитте, кил безнең янга,– диде тикшерүче.

Автобус шоферы әкрен генә шуышып төшеп аның янына килде.

–Я, сөйлә, ничек булды? дип сорады.

– Мин центрга бара идем, түбән тизлек белән. Әби юлны чыгарга уйлады булса кирәк, кинәт кенә минем як юлга чыгып басты да, бер уңга, бер сулга таба тайпыла башлады. Мин аны юлга чыгар, дип уйламадым, тормозга бастым, ләкин әбигә кадәр бик кыска ара калды, автобусны туктатып өлгерә алмадым, рулемне сулга борып юл читенә төшеп киттем, әнә теге агачлар арасына барып кысылдым,– дип аңлатып бирде.

Даутов белән Вәлиев җиң сызганып маҗараны кабаттан тикшерә башладылар. Тикшерє беткәч, исемсез әбинең гәүдәсен йөк машинасы туктатып, морг бинасына салып җибәрделәр. Автоинспектор автобус шоферын мотоциклына утыртып экспертизага алып китте.

Редакциягә белдерү биргәннән соң, берничә көннәр узгач, туганнары килеп, мәетне танып, алып киттеләр. Автоинспектор “Мәрхүм Мәчтүрә” әбинең кыямәт көнендә урыны оҗмахта булсын инде, дип артыннан теләп калдык.

 

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас