Табиб рентгент сурәтләрен караганнан соң авыруга:
– Сездә туберкулез бит, туган, – дип куя.
– Нәрсәдер эшләп буламы соң?
– Була. Фотошопта үпкәгезнең сурәтен тазартырга мөмкин.
* * *
Бер ир батып үләргә дип, муенына таш бәйләп торганда, таныш булмаган хатын мөрәҗәгать итә:
– Шушы пакетны да алмассызмы икән?
– Ә анда нәрсә?
– Суга батырасы мәче балалары.
* * *
Мәчтүрә түти аяк очларына гына басып ишек төбенә килә, колагын куеп тыңлап тора, аннан җәһәт кенә кухняга чыга да, кайнап утырган ашка бер кап тоз тондырып, ялт кына бүлмәсенә кереп утыра.
Аның коммуналь фатирдан аерым фатирга күченүенә инде өч ай, ләкин картлык галәмәте сәбәпле, кайчагында әнә шулай буталып киткәли.
* * *
Пенсионер ял йортында үз яшендәге бер хатын белән таныша.
– Беләсезме, мин иң борынгы һөнәр вәкиле – акча өчен йоклыйм.
– Булмас ла, сезнең яшьтә! – ди хатын ышанмыйча.
– Нишләп булмасын – мин бит төнге каравылчы!
* * *
Ир белән хатын автомобиль һәлакәтенә тарый. Иргә операцияләр ясап, сынган җирләрен гипска катыралар. Ул аңына килгәннән соң:
– Хатынымның хәле ничек? – дип сорый.
– Аның кул-аякларын кисәргә туры килде, умыртка сөяге сынуы сәбәпле, гомерлеккә урында ятарга дучар. Шуңа өстәп, колаклары ишетми. Димәк, кулда гына күтәреп йөртергә туры киләчәк. Ләкин калган урыннары таза, бер кырык ел яшәячәк әле.
Ир, коты очып, күзләрен йома.
– Шаярттым гына, – ди табиб. – Тынычланыгыз. Хатыныгыз мәрхүм булды.
* * *
Агыйдел елгасыннан агып барган боз өсетеннән коткаручылар 16 балыкчы белән бергә 16 тартма аракыны һәм 16 балыкны да алып чыккан.
* * *
– Хәзер әллә нинди дарулар җитештерелә. Нигә тараканнарыгызны бетермисез?
– Әй, ахири, бик файдалы бит алар. Электр счетчигына керәләр дә, тәлинкәләренә утырып, әйләнүен туктаталар.
* * *
– Әни, минем биткә бүтән бер генә бетчә дә чыкмаячак!
– Ник алай дисең?
– Чөнки урын калмады!
* * *
Буратино шашлыкка чыгарга ярата иде. Тик утын беткәч, Папа Карлоның аңа сәер итеп кырын каравы аны куркыта башлады аны.
* * *
– База, база, мин 34нче борт. Биеклек 15 километр моторлар ватылды, катапульт эшләми, миңа нишләргә?
– Борт №34, мин – база. Минем арттан Ясин сүрәсен кабатлагыз...
* * *
Концертларда фонограммага җырлаган җырчыларга акча ксерокопияләрен түләргә кирәк.
* * *
Хатыныңның сиңа хыянәт итүе Ватанга хыянәтенә караганда әйбәтрәк.
* * *
Оборона министрлыгы хәрби пирамида төзеде. Аңа ярашлы, хәрби комиссариатка үзе белән өч кеше алып килүче егет армия хезмәтеннән азат ителчәк.
* * *
Берәү күршесеннән:
– Кара әле, чучкаңның бер аягын нигә агачтан? – дип сорый.
– Бер тапкы аш пешерү өчен генә суеп тормадым инде.
* * *
– Миңа Бритни Спирстагы кебек маникюр, Анжелина Джолидай макияж, Наоми Кэмпбеллныкына охшаш педикюр ясасагыз иде,– ди берәү матурлык салонында.
– Ә йөзегезне Жерар Депардьеныкы кебек калдырабызмы? – дип сорый хирург.
Фото: shayantv.ru